Выбрать главу

Инде менә аның урынына яңа хәлфә килде. Билгеле, без аны бик кызыксынып каршы алдык. Бу инде Гариф хәлфә кебек шәкертләр арасында югалып калырлык кечкенә, өтек кеше түгел иде. Озын кара казаки кигән, нечкә билле, киң күкрәкле, уртадан калкурак нык, какча гәүдәле, бәрхеттәй кара сакал әйләндереп алган ап-ак чырайлы, юешләнебрәк торган кызыл иренле, ефәктәй йомшак кара мыеклы һәм аз гына сары йөгергән елтыр кара күзле бик чибәр бер кеше иде ул. Беренче керүендә үк ул безгә, күзләрен кысыбрак, матур иреннәренең чите белән генә елмайгандай итеп, гүя менә аны-моны сизмәгән куяннарга агач ботагыннан койрыгын уйнаткалап карап яткан сүлән шикелле, эченнән генә нидер уйлап, нидер чамалап, яшерен-астыртын гына карап торган иде. Һәм без, аның чын уен, чын теләген белмәсәк тә, бу елмаюлы астыртын карашыннан ихтыярсыз шомланып, эчебездән генә калтыранып та куйган идек. Онытмас борын тагын шуны да әйтим: баштарак без аның исемен дә ачык кына белә алмыйча тордык. Безгә аны «Хафиз хәлфә» дип таныштырдылар, шул ук вакытта бу кеше «Коръәнхафиз» дип тә әйттеләр. Тик бераздан гына төшенеп алдык: чын исеме дә Хафиз һәм, шуның белән бергә, Коръәнхафиз да икән ул. Ләкин тиз арада ул шушы соңгы «Коръәнхафиз» дигән ләкабе белән халык теленә кереп китте. Без, шәкертләр, аны «Карый хәлфә» дип йөртә башладык.

Бер уңайдан тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк: безнең мәдрәсәне «Искәндәр ахун мәдрәсәсе» дип йөртәләр. Таш мәчеткә урам аша, иркен генә ихата эчендә аның ике бинасы бар. Берсен – гади авыл өе сыман, бүрәнәдән салынган кечерәген – яңа мәдрәсә дип, ә икенчесен, такта белән тышланган зуррагын, иске мәдрәсә яки сары мәдрәсә дип атыйлар (сарыга буялган иде ул). Яңа мәдрәсәдә күбрәк Дәүләкән балалары укып йөри. Аларны «ибтидаи сыйныфлар» дип атыйлар. Хәер, болай сыйныфлар дип зур итеп әйтү дөрес тә булмас, чөнки бер өй эчендә, бер хәлфә алдына утырып, беренче тапкыр әлифба һәм иман шарты күтәреп килгән җиде-сигез яшьлек балалар белән бергә инде ничәдер кыш рәттән Коръән һәм хәдис ятлап йөргән ундүрт-унбиш яшьлек малайлар да укыйлар иде. Беренче, икенче, өченче сыйныфлар дигән сүз юк. Барысы да тик ибтидаи дип кенә йөртелә.

Ә сары мәдрәсәдә – рөшди сыйныфлар, ягъни анда төрле авыллардан килгән зур шәкертләр ятып укыйлар. Болар инде – типсә тимер өзәрлек таза егетләр. Өсләрендә бәрән эчле билле бишмәт, башларында кама читле бүрек, муеннарында ак шарф, кулларында ак перчатка, ә аякларында читек яки тула оек өстеннән кигән тирән киез каталар. Бик көяз булырга яраталар, эскәк белән кашларын нечкәртәләр, бармакларына берәр кыз исеме язылган кашсыз йөзек кияләр һәм безнең ише вак малайларга «кайнеш» дип кенә дәшәләр иде. Аларның күбесе Дим буендагы башкорт муллаларының һәм байларының мулла-мәзинлеккә укый торган малайлары иде. Аларга йөге белән азык килә, һәм, кыш буе җылкы ите ашап, сары май ашап, бавырсак ашап ятканлыктан, алар бик тазалар һәм бик мутлар иде. Кайберәүләре, качып-посып кына, яр буендагы Шәйморат бичәсенә бал эчәргә дә йөриләр иде.

Менә безнең яңа хәлфәбез Коръәнхафиз да, сары мәдрәсәнең бер кечкенә бүлмәсенә урнашып, өйләгә чаклы безне, өйләдән соң рөшдиләрне укыта башлады. Рөшдиләргә шулай ук карт хәзрәт Искәндәр ахун үзе дә көн саен диярлек дәрескә керә иде.

Әйе, беренче очрашу бик нык хәтердә калган. Әйткәнемчә, кара казаки кигән, ак чырайлы, кара сакаллы чибәр кеше тузан эчендә шау итеп торган мәдрәсәгә ничектер мыштым гына килеп керде һәм, тукталып, бер сүз әйтмәстән, безнең утырышып беткәнне көтеп торды. Без әле бу елларда да борынгыча, астыбызга киез салып, тәбәнәк өстәлләр артына тезләнеп утыра торган идек. Бик уңайсыз, бик авыр иде болай утыруы, аяклар оеп, катып бетә, аларны кая сузарга, нишләтергә белмичә йөдәп, җәфаланып бетәсең. Әмма бу тәбәнәк өстәлләрдән күрәсе җәфалар алда булган икән әле.