Выбрать главу

Шулай без утырышып беткәч, Карый хәлфә дә өстәлләр алдында торган артсыз биек урындыкка килеп утырды һәм әлеге шул сүләннеке шикелле елтыр күзләрен кысып, аз гына көлемсерәп, берни сиздермичә, безгә карап тора башлады. Без барыбыз да тынып калдык. Шактый дәшми торганнан соң, хәлфә акрын гына сорап куйды:

– Бүген кизү кем?

– Мин, – диде арткы рәттән бер олырак шәкерт.

– Торып җавап бир, – диде хәлфә аңа, тавышын үзгәртмичә генә.

Шәкерт торып басты.

– Мин кизү.

– Исемең ничек?

– Хәкимҗан.

Ямаулы чалбар, җиңнәре беләзегенә дә җитмәгән иске пинжәк кигән озын чандыр шәкерткә хәлфә, аның ныклыгын, тазалыгын, холкын чамалагандай сынап, күпмедер карап торды. Аннары сорады:

– Бүген сыйныфта ничә шәкерт?

– Егерме биш.

– Килми калганнары бармы?

– Бар. Өчәү.

– Утыр, – диде хәлфә һәм кулындагы катыргы тышлы озын дәфтәрне тезләре өстенә куеп ачты да малайларны исемнәре белән дәшә башлады. Җавап бирүченең һәркайсына каш астыннан сөзеп кенә карап алды, кайберәүләрдән: «Мондагымы, читтәнме?» яки «Атаң кем?» – дип сорап та куйгалады. Бу эшне бетергәч торып, шыгыр-шыгыр иткән өр-яңа читекләре белән йомшак кына басып, тәбәнәк өстәлләр яныннан китап-дәфтәрләребезне карап узды. Шул чагында бер малайның түбәтәе астыннан чыгып торган җилкә чәчен каты гына тартып куйды. Көлемсерәп: «Поп малаемы әллә син?» – диде. Малай дәшмәде, тик күзенә мөлдерәп яше генә килде. Тагын күршесенә нидер пышылдаган икенче бәләкәй генә малайның маңгаена, бер сүз әйтмәстән, куш бармаклап чиртеп алды. Җиңел генә чиртте кебек, ә шулай да малайның маңгае кызарып, бүртеп чыкты. Без барыбыз да, ни өчен бу дип, бик аптырап, сагаеп калдык. Малай көлемсерәп басып торган чибәр хәлфәгә сискәнеп һәм сыкранып бер генә карап алды да, маңгаен тотып, тизрәк башын иде. Ләкин тавышын чыгармады. Бу хәлдән безнең эчебезгә, салкын бизгәк шикелле, өшеткеч бер курку йөгерде.

Хәлфә яңадан үзенең биек урындыгына барып утырды. Ак кулы белән кечкенә кара сакалын сыпыргалагандай итеп торды, шуннан соң бер-ике зуррак шәкерттән берничә генә тыныш Коръән укытып карады. Ләкин бер сүз әйтмәде, төзәтү-фәлән дә ясап тормады, аз гына уйланып утыргач тыныч кына:

– Бүгенгә җитте, – диде, – иртәгә чынлап тотынырбыз, ә хәзер, бар, кайтыгыз!

Гариф хәлфә вакытында без, дәрес бетәр-бетмәс, ду килеп урыныбыздан куба идек тә, ишек төбенә ташланып, өерелешеп-көрмәкләшеп, букчалар белән сугышып, мәдрәсәне тузанга батыргач кына чыгып китә торган идек. Бу юлы инде без, иске гадәт буенча, алай дәррәү кубып, ишеккә ташланмадык, ничектер, ихтыярсыздан тыелып, кабаланмыйча-шауламыйча гына киез итекләребезне, каталарыбызны киеп, бер-бер артлы мыштым гына чыгып киттек. Хәлфә, урыныннан кузгалмыйча, башын ия төшеп, сүзсез генә безгә карап калды.

Һәм менә шушы беренче очрашудан соң атна-ун көн дә үтмәгәндер, мәдрәсәдә, гомумән, һәртөрле шау-шу басылды, тузан да басылды, эчен генә түгел, бөтен ихатасын үле бер тынлык басып алды. Безнең өчен уйнау да бетте, көлү дә бетте, ә шаяруны исә бөтенләй оныттык дияргә ярый.

Икенче көнне үк инде без хәлфә кулында өч талдан үреп ишкән озын чыбык күрдек. Хәер, шәкерт өчен чыбык бик таныш нәрсә ул, әмма чыбыркы сыман итеп үргәнен безнең әле татыганыбыз юк иде. Бик зәһәр нәрсә икән. Ничектер, сиздермичә генә килеп чага торган елан төсле булып күренә башлады ул безгә… Әйтик, сыйныфта шәкертләр, китаплары өстенә иелеп, тонык кына гүләп, һични уйламыйча, сабакларын ятлап утыралар. Шул чакта әлеге өчтән ишкән чыбык кинәт, баш очыбыздан выжлап, берәрсенең сыртына барып төшә. Шәкерт, чынлап та, елан чаккандай, үз-үзен белештермичә сикереп-чинап җибәрә. Бөтен сыйныф сискәнеп, агарынып китә: ни булды, ни өчен бу? Берәү дә шауламады, тынлыкны бозмады бит югыйсә! Тик соңыннан гына беләбез: бичара малай күршесенә борылып нидер әйтмәкче булган, имеш, бары шуның өчен генә!

Ләкин бу коточкыч усаллыкның безне тетрәткән, безне таңга калдырган хикмәте, билгеле инде, чыбыкта түгел, ә чыбыкны тоткан хәлфәнең үзендә иде. Беләсезме, ул бит бер сүз әйтмичә, бернинди кисәтү-фәлән ясап тормыйча, җитмәсә әле, майлы елтыр күзләре һәм кызыл иреннәре белән көлемсерәп кенә, сине сыйпап алгандай китереп суга. Һәм, әйтергә кирәк, бик яман суга. Ә берни көтмәгән малай исә, чыбык әчесеннән өзгәләнеп китсә дә, хәлфәнең әнә шул елмайган чибәр йөзенә күтәрелеп карау белән, ничектер ярым үлектәй өнсез катып кала, ачу-нәфрәте дә аның кабынып китми, күзеннән яше дә бәреп чыкмый, бары тик ак кәфендәй йөзенә искиткеч бер аптырау-курку гына җәелә. Кычкырып елый да алмый ул, елап җибәрсә, хәлфә моның өчен ишкән чыбыгын бер-бер артлы тагы да катырак төшереп ала. Башынамы, битенәме, аркасынамы – карап та тормый. Кечерәк шәкертләр моңа түзә алмыйлар иде, күбесенең кайткан чакта балак буйлары юеш була торган иде.