Шулай итеп, башта безне үзенең чибәрлеге һәм көязлеге белән сокландырган Коръәнхафиз бик тиз арада бөтен мәдрәсәнең котын алган ерткыч зобанига әверелде. Ерткычлыгының һич чамасы юк иде. Өчтән үргән чыбык нәрсә ул! Чыбык кына эләксә, шөкер итә идек әле… Бер кызып китсә, аның елмаюы ыржаюга әйләнеп, күзләрен тәмам кан баса торган иде. Мондый чагында ул шәкертне колагыннан сөйрәп торгыза иде дә бар көченә кизәнеп, яңагына салып җибәрә иде. Шәкерт егылып китсә, яңадан торгызып, тагын сугып ега иде. Аннары баз ишеген ачтырып, шунда типкәләп төшереп җибәрә иде. Беркөнне ул Миңнәхмәт дигән шәкертне чәйханәдән вакытында чәй китереп җиткермәгән өчен генә шулкадәр рәхимсез кыйнады ки, теге бичара һушыннан язды, авызыннан канлы күбекләр килде. Үлә дип торабыз. Бары йөзенә салкын су сипкәч кенә, күзен ачты, анда да бик озак тора алмыйча, идән уртасында бөгәрләнеп ятты. Шуннан соң Миңнәхмәт мәдрәсәгә аяк басмас булды. Моның ише кансыз кыйнаулар еш кына булып тора иде. Мәсәлән, Сафиулла абзый малае Габделбариның да шундый кыйналудан соң колагы агып йөри башлады. Ләкин мондый имгәнүләргә Коръәнхафизның һич исе китмәде, аз гына да тыела белмәде, һаман әүвәлгечә елмайгандай ыржаеп, тиргәми-сүкми генә, шәкертләрне вата бирде.
Гаҗәп, залим булган җирдә хаин дә табыла икән ул. Безнең залимнең дә шундый хаине табылды. Бу – җиләк-җимеш подвалы тотучы Гыйбаш сәүдәгәр малае Шәрифҗан бөкре иде. Ул, яше белән шактый олы булса да, рөшдигә күчә алмыйча, һаман безнең арада, ибтидаи сыйныфта утыра иде. Берәү белән дә аралашмыйча, берәү белән дә дуслашмыйча, һәркемгә шом салып, өнсез-сүзсез генә йөрүче бер карачкы булып күренә иде ул безгә. Аның колаклары иләмсез зур иде, һәм малайлар аңардан: «Бер колагын астына җәеп, икенче колагын өстенә ябынып ята икән», – дип көлә торганнар иде.
Безнең Дәүләкәндә, «Марҗа базары» дип йөртелгән мәйданда, кино дигән нәрсә бар иде. Ул заманда без аны кино дип түгел, ә «томанный» дип йөртә идек. Билгеле, шәкертләргә томанный карау катгый рәвештә тыелган иде, шунлыктан бу сихри җир безне үзенә гел тартып тора иде. Шунда эләгүнең хәйләсен-җаен без эзләп кенә йөри идек. Һәм кайчагында, бигрәк тә кышкы ярминкә вакытында, без, кырык хәйлә корып, бик нык яшеренеп, томанныйга барып чыккалый идек. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, безнең томанный тирәсендә йөрүебез икенче көнне үк хәлфәгә билгеле була торган иде. Моның җәзасын сөйләп торасы да юк, тик бер нәрсәгә без хәйран кала идек: кайдан белгән бу зобани? Бары берничә тапкыр шушы каһәргә юлыкканнан соң гына төшенеп алдык: Гыйбашлар томанный каршысында гына торалар ич, менә шуның ләгыйнь малае, әлеге бөкре Шәрифҗан, капка төпләреннән томанныйга кемнәр килгәнен күзәтеп тора икән дә икенче көнне хәлфәнең колагына җиткерә икән. Шул хаин аркасында без өчтән үргән чыбыкны күпме ашамадык. Безнең иң явыз дошманыбыз булып китте ул, тик бөкре булганы өчен генә без аны эт итеп тукмаудан тыелып калдык.
Кыскасы, Карый хәлфәдән күргәннәрне сөйләп бетерәсе дә түгел һәм, дөресен генә әйткәндә, максат та ул түгел. Мәдрәсәдән читкә, зуррак дөньяга чыгыйк әле, кызыгы аның шунда. Әйе, безне утлы табада биеткән шул ерткыч залим, беләсегез килсә, мәдрәсә тышында бөтенләй икенче кеше булып йөри иде. Коръәнхафиз!.. Аның шушы бер исеме үзе генә ни тора! Һәркемнең телендә ул, һәркемнең күзе аңарда. Мәчеткә ул кара казаки өстеннән көмештәй елык-елык уйнаклаган атлас чапан, башына кара чуклы зәңгәр фәскә җыйнак кына итеп чорнаган ак чалма киеп бара. Намаз вакытында, гомуми сафка басмыйча, ахун хәзрәттән бер генә адым арттарак ялгыз басып тора. Намаздан соң, хәзрәтнең уң ягына утырып, матур, көчле Мысыр мәкаме белән кычкырып Коръән укый. Аш мәҗлесләреннән дә аны һич калдырмыйлар. Анда да ул Искәндәр ахун белән янәшә утыра һәм, хәзрәт рөхсәте белән, Коръәнне дә ул укый. «Әгузе билләһи…» дип аз гына сакауландырып, тавышын аз гына калтырата төшеп башлап җибәрүгә, мәҗлес халкы тәмам оеп, мәрткә киткәндәй тынып кала, ә ишек артына җыелган хатын-кызлар, авызларын яулык читләре белән каплап, тәмам эреп, яшьләрен агыза-агыза, аны тыңлыйлар.