Аның каравы Коръәнхафизның ахун хәзрәткә булган мөнәсәбәтен ачык сизәргә мөмкин иде. Иң элек шуны әйтергә кирәк: Дәүләкән кебек зур бер җирнең бай мәхәлләсенә килеп эләккәч һәм татар сәүдәгәрләренең бихуш булып күтәреп алуларын, хәтта имамлыкка юрый башлауларын белеп алгач, бу хәйләкәр-елгыр бәндә мондый форсатка теше-тырнагы белән ябышырга тиеш иде. Ахун хәзрәт урынына имам булып калу – бу инде төшеңә дә кермәслек бер бәхет! Моның өчен иблиснең үзе булырга да, теләсәң нинди җәтмәләр корырга да ярый. Ләкин, шуның белән бергә, ахун хәзрәтнең башкорт булуы һәм башлыча үзенең башкортларына таянуы Коръәнхафизның эшен гаять читенләштерә иде. Хәтта өметсезгә әйләндерә иде. Бу эштә ачыктан-ачык татарлар ягына да басарга ярамый иде, алай иткәндә бөтенесен оттырырга мөмкин иде. Шуңа күрә безнең Коръәнхафиз, башкорт ышанучан, башкорт олылаганны ярата дип булса кирәк, иң элек хәзрәтнең үзенә ничек тә ярарга, ничек тә елышырга тырышты. Ачыктан-ачык ялагайлык күрсәтмәсә дә (чөнки аңа үз дәрәҗәсен дә сакларга кирәк иде), ул, карт хәзрәтне гүя хөрмәт итү, олылау йөзеннән, аның алдында «тәкъсир» дип, «мөбарәк зат» дип, баш иеп кенә торды. Һәрвакыт янында булып, аның һәр теләген, һәр боерыгын үтәргә әзер торды. Мәчеттә ул аны култыклап мөнбәргә менгерде. Мәҗлесләрдә ул аңардан узып сүз сөйләмәде, Коръәнне дә бары аның рөхсәте белән генә укыды. Кыскасы, бик итагатьле бер кыяфәт белән, ахун хәзрәткә, чынлап та, бик якын торган бер кеше сыман, ул бөтен җирдә аның күләгәсе булып йөрде.
Ләкин болар гына карт хәзрәтнең күңелен җәлеп итмәсен, татар файдасына аның фикере үзгәрмәсен Коръәнхафиз сизенә иде булса кирәк. Монда юхаланып маташу юлы белән генә эш чыгарып булмаячак иде, әлбәттә. Карт хәзрәтне тәмам әсир итәрлек ниндидер бүтән бер бик көчле, бик тәвәккәл чара табарга кирәк иде. Ә безнең Ыслак мишәре, явыз, усал булу өстенә, бик чая кеше дә иде. Чынмы-ялганмы, ләкин ялкынсыз төтен булмый, диләр, аның әнә шулай имамлыкны өмет итеп йөргән чагында, Дәүләкән шинкарларына барып, марҗалар белән күмешкә эчеп утыруы турында да сүзләр чыккан иде. Тик, хикмәти Хода, моның аңа бер зыяны да булмады. Зур дәрәҗәле чибәр кешенең гамәлен алай бик хөкем итмиләр, күрәсең… Менә шул әрсезлегенә һәм үзенең дәрәҗәсенә таянып, карт хәзрәткә тагы да ныграк якынаю нияте белән, Коръәнхафиз әфәнде гаҗәп бер кыю адым ясый. Ул үзенчә бик дөрес исәп йөртә, ләкин моңардан ни килеп чыкканын алда күрерсез.
Эш болай тора: Искәндәр ахунның чатан мәхзүмнән башка тагын Гайшә исемле җитеп килгән кызы да бар иде. Башкорт кызларының Дим камышыдай бер сылуы иде ул. Озын кара калын толымлы, түгәрәк карасу йөзле, сызылып киткән нечкә кашлы, чиядәй иренле, энҗедәй ап-ак тешле, елмайганда бит урталары чокыраеп китә, үзе карлыгачтай уйнак-сөйкемле иде. Сары мәдрәсәдә ятучы шәкертләр «Гайшәҗан!» дип авалар да китәләр иде. Шул «карлыгасты» бер күрер өчен генә, алар атна саен хәзрәтнең абзарындагы тиресен түгәргә йөриләр иде. Җомгадан соң ун-унбишләп шәкерт, туй мәҗлесенә әзерләнгәндәй бик көязләнеп, ак шарфларын чорнап, ак перчаткаларын киеп, бүрекләрен кырын салып, шагыр-шогыр хәзрәт ихатасына атлыйлар. Анда аларны хәзрәтнең ялчысы озын Гыймади каршы ала, һәркайсысына йә сәнәк, йә көрәк тоттыра. Шәкертләр, шарфларын, туннарын салып, дәррәү эшкә тотыналар. Зур үрәчәле чанага тиресне төягәч, биш-алты шәкерт аны, һай-һулап сөйрәп, яр астына алып төшеп китәләр. Болай ат җикмичә генә күмәкләшеп тарту кызыграк та, һәм вакыт та озаккарак сузыла. Ләкин тирләп-пешеп эшләгән шәкертләрнең күзләре гел аш өенең ишегендә генә – шуннан Гайшәҗан комган күтәреп килеп чыкмасмы? Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, җиз комганны күтәреп, йә чатан мәхзүм, йә карт остабикә, йә Гыймади хатыны килеп чыга, ә Гайшәҗан юк, Гайшәҗан чыкмый да чыкмый, һай, аны күрүләре бик тә читен шул! Бигрәк тә хәзрәт үзе өйдә булса, бу бөтенләй өметсез эш инде. Әмма, өметсез шайтан дигәндәй, кайчагында көтүләре бушка да китми. Гайшәҗанның да бит әле үз җаны бар, ул да бит шәкертләрнең ишегалдында тирес түккән булып зарыгып көтүләрен сизеп тора… Һәм менә уйламаган бер чакта гына сылу кыз, тәңкәле юка җиләнен башына бөркәнеп, аш өеннән ялт килеп чыга да башын түбән иеп кенә, кечкенә ак пималары белән вак-вак атлап кына капка төбенә китә. Урамга чыгып, кемнедер көткәндәй, бер уңга, бер сулга борылып, каранып тора… тора да, аннары керфекләрен шулай ук җиргә төшереп кенә, вак-вак атлап кына кире өйгә таба килә һәм ишеккә җиткәндә генә кыр кәҗәседәй кинәт атылып кереп китә. Авызларын ачып каткан шәкертләр шул чакта мәхзүмәнең озын кара толымлы зифа буен да, кыйгач кашлы, бит урталары чокыраеп торган түгәрәк йөзен дә, ичмасам, бер рәхәтләнеп күреп калалар. Һәм аларга шул җитте дә! Шунда ук көрәк-сәнәкләрен ташлап (калганын Гыймади үзе дә көрәп бетерер), туннарын киеп, тизрәк мәдрәсәгә элдерәләр. Кайткач, бөтен кич буена, «ах, Гайшә хурый» да «их, Гайшә җаный!» дип, котырып киткән хыялларыннан тәмам исерешеп, киезләре өстендә аунап яталар. Бигрәк тә пешеп кенә өлгергән кып-кызыл җиләк шул! Кемнең генә авызына өзелеп төшәр икән ул татлы-сусыл җиләк?!