Мин инде ул кышны илдәге хәлләрнең кискенләшә баруын, мәдрәсәдә укуларның иртә бетүен әйткән идем. Чынлап та, язга чыгу белән, дөньялар тагын буталып китте. Аклар-кызыллар сугышы башланды. Каяндыр ниндидер тагын чехлар дигән нәрсә калкып чыкты. Менә шул чехлар җәй башында безнең Дәүләкәнгә дә килеп керделәр. Совет урнаштырып йөрүчеләр каядыр юк булдылар. Өяздә нинди власть, кем кемгә хуҗа – белгән кеше юк. Әллә нинди билгесез, ышанычсыз бер вакыт, һәркем өендә посып ята. Баерак кешеләр хатын, бала-чагаларын читтәрәк торган тынычрак авылларга күчерделәр. Искәндәр ахун да буй җиткән Гайшәсен, солдат күзеннән саклау өчен булса кирәк, үзенең туган авылы Ташлыярга озатты.
Шулай да бу чехлар дигәнең бездә алай озак хөкем сөрмәде. Аларның солдатлары, җирле халык белән артык аралашмыйча, станциядә үзләренең вагоннарында тордылар. Тик бик фырт киенгән офицерлары гына сәүдәгәр өйләрендә граммофон уйнатып, купец кызлары белән парлап биешеп, кәеф-сафа кылып йөрделәр. Ә бер айдан соң Бәләбәй ягыннан килүче кызылларга каршы торырга теләмичә, тиз генә Дәүләкәнне ташлап чыгып та киттеләр.
Дәүләкәнгә беренче тапкыр кызыллар килеп керделәр. Кырыклап олау, ике йөзләп кеше; беразы ат өстендә, ә күпчелеге – җәяүле гаскәр… Чын армия идеме бу – хәзер инде әйтә алмыйм – ахрысы, Богырыслан, Бәләбәй тирәсеннән җыелып чыккан аерым бер отряд кына булгандыр. Өс-башлары да, кораллары да аларның бик чуар иде; бер ишеләре окопларда аунаган иске шинельдән, икенчеләре үзләренең чикмәннәреннән; күбесендә штыклы озын мылтык, калганнарында көпшәсе киселгән кыска мылтык, ә кайберләрендә бернәрсә дә юк. Хәер, араларында чын командирларча аркылы-торкылы каеш киеп, шпорлы итек киеп, ян-ягына кылыч, наган тагып йөрүчеләре дә бар иде. Кыскасы, кем нәрсә тапса, шуны кигән, шуның белән коралланган булса кирәк. Ләкин бөтенесендә уртак бер нәрсә – башларында яки күкрәкләрендә зур кызыл тасма. Шушы тасма булмаса, аларның акмы, кызылмы, яшелме икәнен дә тиз генә аерып булмас иде.
…Инде тыңлагыз. Отряд килеп кергән көннең төнендә үк Искәндәр ахунның капкасын кемдер бик каты дөбердәтергә тотына. Өй эчендәгеләр сискәнеп уяналар, тын да алырга куркып көтеп торалар. Озын Гыймади капкага чыга… һәм менә берзаман туп-туры хәзрәт яткан түр якка берәү атылып килеп керә. Шпорлы итекләрдән, кызыл галифедан, ак папахадан, папаханың бөтен буена кыеклап кызыл тасма тоткан; аркылы-торкылы каеш шлеялар кигән, бер янтыгында – кылыч, икенче янтыгында – наган. Зур кара мыеклары орчыктай ике якка сөзеп тора… Идән уртасына аякларын аерып баса да бу, түшәгендә утырган хәзрәттән кычкырып сорый:
– Йә тәкъсир, таныйсыңмы?
– Таныйм, – ди хәзрәт, аз гына көттереп.
– Танысаң бик әйбәт, безгә хәзер исәп-хисапны өзәр вакыт җитте.
Йөзе генә түгел, иреннәре кәгазьдәй агарган һәм сакал-мыегы әкрен генә калтыранган хәзрәт, әллә артык дәрәҗәдә хәйран калудан, әллә чиксез ачу-нәфрәттән инде, телдән язып, керфеген дә кага алмыйча, Коръәнхафизга озак кына карап тора. Аннары тәмам аптыраган, исе киткән кешедәй ихтыярсыздан сорап куя:
– Ничек сине җир йотмый, ә? Йа Кадир, йа Мәүла!..
Күзләрен ялт-йолт йөрткән Коръәнхафиз сабырсызланып аңа кычкыра:
– Хәзрәт, Аллаңа сыенырга өлгерерсең, минем вакытым юк, сүзне бетерик.
– Сиңа миннән ни кирәк, иблис мәлгунь?
– Гайшәбикә… Кайда Гайшәбикә?
Хәзрәт, балаларча һәртөрле куркуны онытып, кинәт тәштитләп каргарга, тиргәргә тотына:
– Алланың дәргаһыннан сөрелгән хаин син, яэҗүҗ-мәэҗүҗ булып кубарылган ерткыч вәхши, син, җир күтәрмәс нәҗес, кабих зиначы син… Күкләрнең каһәре яусын башыңа, мөртәт!.. – Һәм бәддога кылгандагыча ике кулының сырты белән битен сыпырып куя.
Коръәнхафиз, котырып китеп, наганын тартып чыгара.
– Тукта, хәзрәт! Күрәсеңме менә моны? Авызыңны хәзер кайнар кургашын белән тутырам… Кайда Гайшәбикә?.. Чакыр тизрәк, йә!..
– Гайшәне түгел, көчегемне дә бирмим мин сиңа!..
– Юк, бирерсең!.. Җаныңны алам, тәкъсир, сузма!
– Җанымны да син ала алмыйсың, бәдбәхет! Җаным Алла хозурына китәчәк.