Выбрать главу

– Атам!

– Ат, йә, ат!.. Ник атмыйсың?

Коръәнхафиз, сыңар күзен кысып, наганын хәзрәтнең нәкъ башына төзи… Ике кулы белән түшәгенә таянып, артка каерыла биреп утырган хәзрәт, ап-ак иреннәрен кыймылдатып, күзен дә йоммыйча, наган көпшәсенә карап тора… Коръәнхафиз акрын гына наганын кире төшерә.

– Тәкъсир, – ди ул, ниһаять, карлыккан тавыш белән. – Кирелегеңә барма. Бел, синең кебек ахуннарга көн бетте хәзер… Ә минем аркада әле син котылып калачаксың… Аңлыйсыңмы шуны? Йә, ник дәшмисең?.. Чакыр, алайса, Гайшәбикәне, үзем сөйләшәм мин аның белән…

– Ул өйдә юк, – ди хәзрәт тыныч кына.

– Юк? Ни өчен юк, кайда ул?

– Китте…

– Кая китте?

– Авылга.

– Кайсы авылга?

– Анысы сиңа кирәк түгел.

– Хәзрәт, син уйнама минем белән!.. Мин синең җаныңны да җәһәннәмгә җибәрермен, Гайшәбикәне дә җир астыннан эзләп табармын… Яхшы чакта әйт, кайда ул?

– Ул монда юк, вәссәлам!.. Син кабихкә ялганлап тору бик зур түбәнлек булыр иде… Ә кайда икәнен сорама, барыбер әйтмим.

– Әйтмисең?

– Әйтмим.

Коръәнхафиз, кызыл галифе кигән аякларын ике җәпле сәнәктәй аерып, җилкәсен җыерып, хәзрәткә бүредәй карап тора. Әлбәттә, хәзрәт алдашмый, юк, алдашмый, тик нишләтергә үзен? Түшәгендә атып үтерергәме, нишләтергә?

Ә карт ахун, аны үчекләгәндәй, күзенә туп-туры карап әйтә:

– Йә мәлгунь, атсаң – ат, атмасаң – чыгып олак, җәллад шикелле алдымда басып торма!..

Шуны әйтүе була, Коръәнхафиз чытырдатып наганын кыса да селтәнеп бер… түшәмгә атып та җибәрә. Аннары бик яман сүгенеп, ишеккә бөтен көченә тибеп, атылып чыгып та китә. Һәм таң алды караңгылыгы аны әйтерсең баш-аягы белән йота.

Шуннан соң ул, чынлап та, төн эчендә эреп югалган гыйфриттәй, каядыр юк була. Иң гаҗәбе шунда ки: кызыл галифелы, ак папахалы Коръәнхафизны хәзрәттән башка Дәүләкән кешеләреннән берәү дә күрми. Ә бәлки, күреп тә танымаганнардыр? Һәрхәлдә, кызыллар отряды озак тормыйча Дәүләкәннән чыгып киткәч кенә, карт хәзрәт өендә булган төнге вакыйга халык арасына тарала. Ахрысы, шуңадыр, бу вакыйга кешеләргә ниндидер бер җен әкияте сыман булып тоела, башта аңа ышанырга да, ышанмаска да белмиләр, аннары, гадәттәгечә, үзләреннән әллә ниләр өстәп бетерәләр. Хәтта Коръәнхафизның яңадан әйләнеп кайтуын көтеп, сагалап йөрүчеләр дә була. Ләкин атналар үтә, айлар үтә, кешеләр бу маҗараны чәйнәүдән, ниһаять, арып туктыйлар, ә Коръәнхафиз шул китүеннән Дәүләкән тирәсендә, нә чалмадан, нә папахадан дигәндәй, бүтән инде күренми.

Отыры көчәя барган канлы һәм шомлы вакыйгалар аны безнең тирәдән шактый еракка өереп алып китте булса кирәк, югыйсә козгын шикелле ул тагын әйләнеп килеп җиткән булыр иде.

Шулай да Коръәнхафиз әфәнде безгә табышмакның бик авырын биреп китте. Кем булып чыкты бу кансыз, икейөзле кеше, кая кадәр барыр ул, язмышын кайларда, ничек итеп очлар икән дип гел баш вата идек. Әгәр кызыллар, үзләре аның кем икәнлеген сизеп, башын чапмасалар, ул бит, төрле кыяфәтләргә кереп, әллә нинди явызлыклар эшләп бетерер. Бик хәтәр кеше!

Ләкин күпме генә юрап маташмыйк, ул, иртәме-соңмы, барыбер һәлакәткә очрарга тиеш дигән нәтиҗәгә килә идек. Чөнки явыз кешенең башын нәкъ менә үзенең явызлыгы ашый да бит инде. Моның мисалларын без бик күп күрдек. Һәм Коръәнхафиз турында да бүтәнчә юрау мөмкин түгел иде.

1964

ҖИЗ КЫҢГЫРАУ

(Хикәя-истәлек)

Минем китаплар шүрлегендә тавыш-өнсез генә җиз кыңгырау тора. Кайчандыр, моннан бик күп еллар элек, туйга яки кунакка барган чагында ул кара дугага тагылган килеш ат башында йөри иде. Хәзер кара дуга да юк, кара дуга белән җигелгән ат та юк, хәтта дилбегә тотып утырган хуҗа үзе дә юк, ә менә җиз кыңгырау ничектер торып, сакланып калган… Әллә нидә бер мин аны кулыма алып, әкрен генә селкеп карыйм. Җиз кыңгырау шунда ук, телгә килгәндәй, дәртле тавышын чыгара: «Зың-зиң, зың-зиң!..» Нәкъ менә кара дугада чактагы шикелле чыңлап, яңгырап китә. Гаҗәп, вакыт дигәнең дә көчсез икән бу җиз кыңгырау алдында, вакыт аны әз генә дә, ичмасам, үзгәртә алмаган. Ул элеккечә яшь, дәртле, моңлы һәм ниндидер бер могҗиза белән мине күз ачып йомганчы кырык ел артка, яшүсмер чагыма күчерә дә куя.

I

Әйе, яхшы хәтерлим: егерме дүртенче елның җәе иде бу. Нигъмәтулла абзыкайларның яшел чирәмле иркен ихатасына килеп керсәм, ишек төбенә тарттырып куйган җигүле ат тора. Озын яллы сары ат җиз кыңгыраулы кара дуга һәм эшлеяле камыт белән читән тарантаска җигелгән. Тарантасның артына салындырып чуар палас җәелгән, палас өстенә ике мендәр дә кабартып куелган. Моны күргәч тә, мин: «Абзыкайлар каядыр кунакка барырга җыенганнар икән», – дип уйладым, һәм аулак өйдә калу мөмкинлеге мине шунда ук куандырып та җибәрде. Аулак өй безнең ише малай-шалайлар өчен үзенә күрә бер хөрлек инде ул… Шулай уйлап, өйгә кердем; керсәм, абзыкай белән җиңгәчәй өсләренә киенгәннәр, чыгып утырырга гына торалар. Җиңгәчәйнең өстендә киң итәкле озын кашемир зәңгәр күлмәк, яшел камзул, башында көмеш тәңкәле тар гына калфак, калфак өстеннән чәчәкле яулык ябынган, юка шәлен иңенә салган, аягында сары читек белән кара галош. Нигъмәтулла абзыкай кыек якалы сатин күлмәк өстеннән яңа көрән пинжәген кигән, шундый ук көрән чалбардан, балакларын читек өстеннән салындырып төшергән, аягында өр-яңа галошлар. Башында шактый ямьшәйгән күк эшләпә, эшләпәсенең бер кырыеннан кара кәләпүшенең чите күренеп тора.