Авылдан кырга чыккач, абзыкай дилбегәне миңа бирде. (Бу аның гадәте, авыллардан узганда гына ул дилбегәне үзе тота.) Ат та шунда ук, дилбегәнең кем кулына күчүен сизеп алды булса кирәк, юргалап баруыннан туктап, гади юыртуга күчте. Мин, тарткалап, суккалап карасам да, аны барыбер тыңлата алмадым. Каяндыр болыты белән вак чебен иярде, һәм сары ат башын селкә-селкә ялкау гына бара башлады. Нигъмәтулла абзыкай тарантас артына киерелеп ята төште дә, тургайлар сайравына кушылгандай, «ихи-хи-хи!» дип бер сузып куйды.
Без Сынны юлы белән барабыз. Көн бик тын, бик эссе. Ике якта да яшь игеннәр йокымсырап, оеп утыра. Иген арасыннан күзгә күренмәс чикерткәләрнең иренеп кенә чырылдавы ишетелә. Юл буендагы эт эчәгесенең кыңгырау чәчәкләре тирәсендә ак, сары, чуар күбәләкләр талпына. Ара-тирә иген арасыннан берәр кошчык пырылдап күтәрелә яки кәкре томшыклы карчыга тычкан эзләп түбәннән генә, канат какмыйча йөзеп кенә үтеп китә… Үр менәбез… Сары ат йомшак юл тузанына тып-тып басып кына атлый. Абзыкай башта ниндидер бер көйне исенә төшерергә теләгәндәй әкрен генә сызгырырга тотынды. Аннары күзләрен яртылаш йомып, тавышын калтырата төшеп, башта авыз эченнән генә сузып, тик соңгы сүзләрен генә ачык әйтеп җырлый башлады:
Мин ул чагында бик нечкә күңелле идем, бик тиз тәэсирләнә идем, шуңа ачуым да бик килә иде, ләкин нихәл итим? Менә абзыкайның сузып җибәрүе белән үк, минем күземә мөлдерәп яшьләрем дә килде. Әллә нинди шунда эчтәге бөтен нәрсәне бик төптән кузгата торган, бер үк вакытта бөтен җан иясен – адәмнәрне, кошларны, чәчәкләрне, бөҗәкләрне әрнеп кызганырга һәм өзелеп сөяргә мәҗбүр итә торган көй иде шул бу дәдәм көе! Һәм ул аны киң сулыш белән гаҗәп иркен, тирән, моңлы итеп җырлый белә иде. Җырлап бетергәч, тургайларны да үзенә кушылырга чакыргандай, тавышын тибрәтә-тибрәтә дәртләнеп бер «үлү… лү… лүү» дип сузып җибәрә иде. Һәм тургайлар, чынлап та, аңа кушылгандай, тын, якты кырлар өстендә тагы да талпыныбрак, исеребрәк сайрарга тотыналар иде кебек.
Менә хәзер дә ул җырын әнә шулай әллә кайларгача җәелеп китәрлек итеп сузып бетерде дә, үзе дә шуңардан әсәрләнеп булса кирәк, кәефләнеп бер көлеп куйды. Җиңгәчәйгә таба борыла төшеп, кычкырып дәште:
– Ни әле син, якты көнем, уйга калдың? Әллә минем кияү булып яныңа кергән чакларым исеңә төшеп киттеме?
– Тилермә, – диде җиңгәчәй, сабыр гына елмаеп.
Мин дә, күземнән китеп бетмәгән яшьләрем аша елмаеп, аларга борылып карадым. Абзыкай кәефе килгән чакта җиңгәчәйне гел менә шулай көлеп шаяртырга ярата. Ә җиңгәчәй бер дә үпкәләргә тормый, күп вакытта сөйкемле, уйчан гына елмаеп, ачусыз гына җавап кайтара. Мондый чакларда алар миңа бер-берсен бик аңлыйлар, бик канәгатьләр һәм бәхетлеләр төсле булып күренәләр. Мин шуңа бик сөенәм, үземә дә ничектер җиңел, рәхәт булып китә.
Гомумән, мине, ундүрт яшьлек малайны, ул чакларда «Бәхет нәрсә ул?», «Ярату нәрсә?» дигән сораулар бик борчый, бик уйландыра башлаган иде. Кешеләр ашыйлар-эчәләр, яталар-йоклыйлар, көн дә торып нужа куалар, ә бәхетлеме алар, яратышу дигән нәрсә бармы алар өчен – моны һич сизеп булмый иде. Бигрәк тә гади авыл кешеләренең бәхет һәм мәхәббәт турында уйларга вакытлары да юк, аларны кирәк диеп тә белмиләр шикелле тоела иде миңа.
Ярый, сүз бик озынга китте, без бит әле Абзанга туйга барабыз. Сынны авылын күптән уздык, инде Ивановка дигән зур рус авылына җитеп киләбез. Ивановканы үткәч, Абзанга да ерак калмый.
Яхшы атта җиңел генә барсак та, шактый җилектерде. Көн эссе, юлда бер дә урман-фәлән юк, гел ачык кырдан барабыз. Сүз бетте, барыбыз да тындык. Абзыкай ат юырткан уңайга талгып, азрак черем дә итеп алды. Мине дә вакыт-вакыт йокы басып киткәләде, ләкин кулда дилбегә булгач бирешмәдем, кыңгырауның күңелле генә чыңлавын, юл буендагы чикерткәләрнең ялкау гына чырылдавын тыңлап, үз уйларыма йотылып бара бирдем.