Выбрать главу

Ивановканың ике-өч чакрымга сузылган урамын узганда, Нигъмәтулла абзыкай уянып күзен ачты.

– Бәй, Ивановканы үтәбезмени? – диде ул, гаҗәпләнеп, һәм эшләпәсен күтәрә төшеп, тураебрак утырды.

Капка-койма буендагы таза балтырлы яланаяклы апайлар, ап-ак җитен башлы малайлар, эскәмияләрдә текә генә утырган зур картузлы рус агайлары безне кызыксынып озатып калалар. Монда абзыкайның «знакомнары» да бар икән. Шуларның кайберләре белән ул, баш кагып:

– Ә, Митрофан агай, сәлам!

Яки:

– Ә, Ягур Иваныч, здрастуй! – дип исәнләшеп узды.

Тегеләр иренмичә, картузларын күтәреп, башларын кат-кат селкеп калдылар. Арадан берсе тагын:

– Князь кая китеп бара? – дип тә кычкырды.

– Туйга инде, туйга! – диде абзыкай, көлеп. – Свадба гүләем!

– Көлмә шултикле, тиле кебек! – диде җиңгәчәй, ничектер бераз уңайсызланып.

Ләкин көлмәслек тә түгел икән шул. Нигъмәтулла абзыкай, Ивановка урамыннан кыңгыраулы атта узып, менә дүртенчеме-бишенчеме балдызының туена бара, имеш. «Знакомнар» моны белеп бетергәннәр инде.

…Инде Абзанга да җитәбез шикелле… Алдагы сыртны гына менәсе калды. Шуннан Түреш буенда утырган авыл күренергә тиеш.

Бер сай чокырны чыккач, абзыкай миңа, юлдан читкәрәк борып, атны туктатырга кушты. Мин, ахрысы, кисәгрәк бордым, тарантас кинәт чалышаеп китте.

– Һәй, шәкерт, – диде абзыкай, тиз генә сикереп төшеп. – Җиңгәчәңне өстемә аудара яздың бит…

Мин нибары тик кызардым гына… Эчкәрәк узып, чирәмгә төштек. Тураеп, киерелеп, бераз сөякләрне яздык. Тузаннарны кактык, үләннең чистарак җиренә кереп, аякларыбызны ышкыдык.

Абзыкай, авыз эченнән генә сөеп, сары атның ялын тараштыргалады, тирләгән муенын сыпыргалады, тәртәсен селкетеп, аркалыгын тартып карады. Җиңгәчәй тарантастагы мендәрләрне каккалап, күпертебрәк куйды… Шулай бераз селкенгәләп алгач, яңадан утырышып, кузгалып киттек.

Сыртны менүгә, алдыбызда Түреш буе ачылды һәм ерак түгел Абзан да күренде. Нигъмәтулла абзыкай дилбегәне миннән алды, гадәтенчә эшләпәсен күзенәрәк төшерде һәм: «Әйдәле, канатым!» – дип, бер кагып җибәрүе булды – сары ат озын яллы муенын текә генә бөгеп, йонлач бәкәлләрен вак-вак кына алыштырып, томырылып юырта да башлады. Җиз кыңгырау, тәңкәләр сипкәндәй, дәртләнеп еш-еш кына тагын да чыңларга тотынды. Кырлар уянып киткәндәй булды, тургайлар, гүя сискәнеп, тагы да югарырак күтәрелделәр.

Минем бик кечкенә чагымда Иске Абзанда булганым бар иде. Анысы бик зур авыл булган, диләр. Мин аны белмим, хәтерләмим, тик зур кара тараканнан куркып елавым гына истә калган. Бусы – моннан берничә ел элек кенә шул авылдан күчеп утырган Кечкенә Абзан. Барлыгы утызлап кына йорт булыр. Өйләр барысы да яңалар, тазалар һәм бер яклап кына утырганнар. Каршыларында гына буйдан-буйга киртә тоткан иген басуы башланып китә. Каралты-куралары, бәрәңге бакчалары болынга таба караган. Болын тип-тигез, чуп-чуар чәчәк кенә, Түреш үзе күренми дә, аның кай тирәдәнрәк акканын бары яшел талларга яки биек, карт тирәкләргә карап кына чамаларга була… Бик күңелле, бик сөйкемле җирдә утыра икән бу Кечкенә Абзан. Мин үзем нигәдер менә шушындый иркен, матур табигатьтә утырган кечкенә, җыйнак авылларны күбрәк яратам.

Без менә шул авылга шәп кенә юырттырып, дәртле кыңгырау тавышы белән сәламләп килеп кердек… Авылның икенче очына җитәрәк, урам башын такта, эчкәре башын салам белән япкан йортның урыс капкасын безгә бер дәү, таза абзый ачып ук тора иде инде. Бу туй буласы йорт – җиңгәчәйнең әтиләре, ягъни кода бабайлар йорты. Капканы ачып торучы – җиңгәчәйнең агасы Хөбәйбулла кода иде.

Ишегалдына килеп керүгә, безнең тарантасны хуҗалар сырып алдылар. Куе чал төшкән түгәрәк кара сакаллы, базык бәдәнле, йомры, сөйкемле генә карт – кода бабай, аның янында ап-ак чырайлы, юка гәүдәле карчык кодагый әби иде. Тагын бик куанышып безнең тирәдә бөтерелүче ике җиткән кыз – җиңгәчәйнең сеңелләре – миңа кодачалар. Шушы кодачаларның кайсындыр (ихтимал, әнә теге оялыбрак, арттарак торганындыр, мин әле ачык кына белмим) кияүгә бирәләр – менә шуның туе булачак инде.

Нигъмәтулла абзыкай, тарантастан егетләрчә тиз генә төшеп, башта ике куллап, иелә биреп, бабасы һәм әбисе белән күреште, аннары көлә-көлә балдызларының аркаларыннан кагып, алар белән күрешә башлады… Җиңгәчәйнең төенчекләрен алдылар, үзенә тарантастан төшәргә булыштылар… Билгеле, шунда ук миңа да игътибар итеп өлгерделәр. Кучердан җиргә төшүемә, кода бабай: