– Кара, бу Әхмәтҗан коданың улы түгелме соң? – диде, куанычлы гаҗәпләнгәндәй.
– Әйе, шул үзе инде, кече кодагыз Әхтәм, – диде җиңгәчәй.
– Бәрәкалла, бик кадерле кунак алып килгәнсез икән, рәхмәт төшсен! Әйдүк, шәкерт, әйдүк! – диде кода бабай, миңа ике кулын сузып.
Бу хәтле зурлап дәшүне ишеткәч, мин шактый каушап калдым, кызарып киттем. Бигрәк тә яшь кодачаларның күзләрен елтыратып миңа кызыксынып карауларын күргәч, бик уңайсызландым, әллә ничек менә үземне котсыз, килбәтсез, ә өс-башымны ярлы, начар итеп тойгандай булдым. Алар миңа «каладан килгән кунак» дип карыйлар инде. Ә минем кай җирем генә каланыкына охшаган соң?! Талчыбыктай нечкә, озын бер малай гына ич мин… Шулай кызарып, уңайсызланып кына мин кода бабай, кодагый әби, Хөбәйбулла кода белән күрештем, әмма кодачаларга кул сузарга көчем җитмәде.
Ыгы-зыгы килеп, исәнлек-саулык сораша-сораша күрешеп беткәннән соң, безне өйгә чакырдылар. Хөбәйбулла кода атны, йөгәненнән алып, туарыр өчен лапаска таба атлатты. Кодачалар чирәмгә тиз генә таз белән комган чыгардылар, рәшәткә башына озын сөлге элеп куйдылар. Абзыкай дәртле тавыш белән:
– Ягез, балдызлар, кайсыгыз уңганрак, безне юындырыгыз әле, – диде.
Ә мин һаман уйланам: бу ике кодачаның кайсысын бирәләр икән. Шушы түгәрәк йөзле, соры күзле, тулырак гәүдәлесенме яки әнә теге озын кара толымлы, коңгырт күзле, нечкәрәк буйлысынмы? Тулырак гәүдәлесе яшькә олырак кебек – бәлкем, шунысындыр. Алай дисәм, нечкәрәк буйлысы ничектер уйчанрак кебек, үзен ул эрерәк, җитдирәк тота да төсле… Безгә комганнан суны да түгәрәк йөзлесе салып торды, ә тегесе аз гына юанды да тизрәк кереп китте. Шуннан соң безгә бүтән күренмәде дә һәм юрарга урын да калмады: шул озын толымлы, нечкәрәк буйлы Сәлимә дигәнен кияүгә бирәчәкләр икән инде.
Иртәгә туй киләчәк һәм никах укылачак икән. Бүген исә шуңа соңгы зур әзерлек бара. Әнә аш өенең тәрәзәләре ачык, ишеге ачык, мичен көненә икешәр ягудан тәмугка әйләнгән эсседә хатын-кыз кайнаша. Зур сәке өсте туп-тулы табак-савыт, тәпән-чүлмәкләр, мичкә тыгар өчен әзерләп куйган табалар… Ничәмә төрле туй ашлары пешмидер бүген анда!
Өйнең урам башында да шул ук тамаша: кызлар тәрәзә башларына кашагалар сузалар, тәрәзә араларына чиккән башлы озын сөлгеләр эләләр, өйнең бөтен түр башын алып торган сәкегә киез, паласлар җәяләр. Чирәмгә чыгарып, су бөркеп юдырылган, сөртелгән гөлләрне кире кертеп үз урыннарына куялар. Кыскасы, тавык та чүпләп бетмәс кызу эш бара.
Безгә чәйне дә бакчадагы каен төбенә чыгарып куйган өстәлгә әзерләделәр. Чәй янына кода бабай үзе генә утырды, башкаларның вакыты юк. Кода бабайның өстендә ике генә сәдәпле ап-ак күлмәк, кара камзул, башында яңа кәләпүш. Мин аның шушы бик пакь булып күренгән кыяфәтенә һәм түгәрәкләп кырыккан чал сакаллы алсу, тыныч йөзенә кызыксынып, хәтта сокланып карыйм. Ул миңа бик күпне белгән, бик акыллы, сабыр, кешеләргә мәрхәмәтле бер карт булып күренә. Ничектер менә, ул дөньяда бик гадел торгандыр, бернинди дә начарлык эшләмәгәндер һәм берәүне дә урынлы-урынсыз рәнҗетмәгәндер дип ышанасы килә. Ашыкмыйча гына чәй ясый-ясый, ул миннән әткәй-әнкәй турында сорашты: «Әхмәтҗан кода ничек, тазамы, авырмыймы? Хәкимә кодача сау-сәламәтме? Ярый, ярый, бирсен Алла! Әнкәең – бик әйбәт, бик сабыр акыллы хатын, тик, бичара, бала хәсрәтен күп күрде. Ничәү әле, сигезме-тугызмы баласы үлеп китте бит?.. Туган берсен Ходай ала торсын әле, йә, ана кеше өчен моңардан да авыр хәсрәт бармы соң?! Син инде аның уннан берсе буласың, Хак Тәгалә үзеңә гомер бирсен, әткәң-әнкәңә картайган көннәрендә игелегеңне күрергә насыйп итсен. – Ахырдан минем үземә дә: – Укыйсыңмы? Бик яхшы, уку кирәк, укуда хәзер бар өмет!» – дип әйтеп куйды. Мин моны үземчә дөрес аңладым шикелле: заманасы шундый, укып кына чын кеше булырга мөмкин дип әйтүе иде бу аның… Әйе, минем япь-яшь кенә башымны иң нык уйландырган мәсьәлә дә шул инде, шул!
Чәй янында озак утырмадык – вакыты ул түгел. Иң элек җиңгәчәй торып, чоланда гына өстен алыштырып, аш өенә кереп китте. Бераздан Нигъмәтулла абзыкай белән Хөбәйбулла кода да, кабык арбага ат җигеп, каядыр китеп бардылар. Мин ялгызым бер эшсез калдым. Өй тирәсендә хәзер җыен хатын-кыз гына – миңа нишләргә соң? Кунакка килгән җиреңдә үз ишең булмаса, шактый читен икән ул…
Мин шулай рәшәткә буенда ялгыз басып торган чагымда ике яшьрәк хатын өйдән каршыдагы ак келәткә түшәк-ястык, чыбылдык-чаршаулар ташый башладылар. Ни өчен, кем өчен бу дип уйларга өлгермәдем, келт итеп башыма килде: ак келәткә кыз урыны әзерлиләр. Кияүне кыз янына шунда ябачаклар… Юк, миңа бу тирәдән китәргә кирәк иде. Ераккарак, аулаграк җиргә, һәм мин абзарларга таба уздым да шундагы арт капкадан болынга, Түреш буена чыгып киттем.