Башта уйланып барудан, ахрысы, ничектер тирә-ягыма күтәрелеп карарга да онытканмын. Күпмедер җир киткәч, үземне бил тиңке куе үлән эчендә күреп, гаҗәпләнгәндәй тукталып калдым. Алдымда шау чәчәктән торган тип-тигез болын җәйрәп ята… Шушымыни инде ул Түреш буе?.. Хәйран калмаслык та түгел икән шул!
Мин үзем дә Дим буенда үскән малай, болыннарны күп таптаганым бар, әмма моның кебек тоташ чуп-чуар чәчәкле, ерып йөри алмаслык куе үләнле, тын-якты болынны беренче күрүемдер. Күңелгә кинәт нур тулды, күзгә хәтта сөенеч яшьләре килде, һәм шул чакта табигатьнең кешегә газиз ана кочагыдай никадәр якын-кадерле булуын, кешенең аңа мең төрле җепләр белән бәйләнгән булуын, алай гына да түгел, кешенең бөтен хыялы-өмете, эше-гамәле шушы җылы, якты, тере сулышлы табигатьтән яралган булуын ихтыярсыз аңладым, тойдым, белдем шикелле… Болар берсе дә яңа нәрсә түгел кебек, әмма кеше йөрәгенең табигать белән мондый гомерлек тирән якынлыгын кинәт бик ачык хис итүе дә, минемчә, еш булмый торгандыр.
Үлән каплап киткән иске арба эзенә төшеп, мин, юри миңа сузылгандай ышкылып, сыгылып калган ал, кызыл, күк, сары чәчәкләрне учым белән сыпыра-сыпыра, болын түрендә кара-яшелләнеп торган агачлыкларга таба киттем. Барып җиттем. Бер карагай төбендә тукталдым. Менә елгачык үзе дә. Киң түгел икән, ярлары якын, ләкин тирән генә күренә. Суы зөбәрҗәттәй яшькелт, бик чиста; күләгә урыннарда караңгыланып китә, кояшлы җирләрдә җем-җем уйнакларга тотына, ә шулай да, үз дәрәҗәсен белгәндәй, ашыкмыйча уйчан тыныч кына агып ята. Чыккан җире дә, барып койган урыны да ерак түгелдер инде бу тын-сөйкемле елгачыкның, әмма гомере аның хыял җитмәс озын булырга тиеш. Күңелнең нечкәргән чагы иде, карап тордым да шагыйрь сүзләре белән үзенә дәштем:
– Әй агым су, ни уең, ни хәсрәтең бар синең? Ниләр күрдең, ниләр беләсең син?.. Синең буйларыңда кызлар туалар, кызлар үсәләр, үсеп җиткәч, әнә кияүгә чыгып китәләр. Син аларның бит-башларын, ап-ак тәннәрен югансың, зарларын, серләрен ишеткәнсең. Ни юрыйсың син аларга, ни телисең? Тормыш әллә нинди, тормыш бик серле, кызларыңны нәрсә көтә – алар үзләре дә белмиләр… Син аларга бәхет юра, син аларга чын мәхәббәт телә, әй агым су!
Ә агым су ага, миңа «әйдә» дигән сыман, бөтерелеп-уймакланып ага да ага. Мин ихтыярсыз аңа ияреп киттем. Яр кырындагы тар гына сукмак бормаланып куе таллыклар арасыннан, гөлҗимеш, карлыган, зелпе куаклары яныннан уза, тип-тигез, ачык, якты аланлыкларга килеп чыга… Шулай агым суга ияреп йөреп, шактый вакыт уздырып, ниһаять, авылга таба борылдым.
Җәйге озын көн күптән инде төшлектән авышса да, кояш баерга ерак иде әле. Кайтып керсәм, өйдә хәрәкәт тагы да көчәйгән кебек – көн үтә, ә эшнең очы-кырые күренми, ахрысы. Яшь кызлар, яшь киленнәр тыз-быз йөриләр, өйдән нәрсәдер чыгаралар, нәрсәдер кертәләр, селкәләр, кагалар… Кайсы кое янында нидер чайкап-чайкап юа, кайсы рәшәткә буенда комлап-катыклап самавыр, поднос агарта. Кар базының капкачы бертуктаусыз шап-шоп ачыла да ябыла, аннан өйгә чүлмәк-чүлмәк сөт, май, каймак ташыйлар. Аш өенең ачык тәрәзәсеннән мунча эссесе килеп тора – мичнең ничәнче ягылуыдыр инде, җиңгәйләр урак өстендәге шикелле янып, кызарып беткәннәр.
Лапас астында Хөбәйбулла кода белән Нигъмәтулла абзыкай түбән салындырып аскан бер зур сарыкны тунап яталар. Бая алар ат җигеп көтүгә киткән булганнар икән, менә шуннан бер кысыр сарыкны алып кайтып суйганнар. Мин килгәндә тунап бетереп торалар иде. Кода бабай да килеп карады. Хөбәйбулла кода үткен пычак очы белән сарыкның кабырга арасын берничә җирдән телеп җибәрде – кара ите юк диярлек, торганы май гына.
– Сөбханалла, – диде кода бабай, башын селкеп. – Җыйган икән майны үзе дә, ризыкка язсын.
– Хәзрәтләрнең эченә тимәсә ярый инде, – диде Нигъмәтулла абзыкай, көлеп.
– Тимәс, ашап өйрәнгән халык. Сигез капканчы, симез кап, дигән борынгылар… Каклаган ит белән җиңел үтәр, иншалла.
Кода бабай киткәч, Нигъмәтулла абзыкай комганнан җылы су белән кулларын юды да, җиргә чүгәләп, учына яшереп кенә тәмәке көйрәтергә тотынды. Хөбәйбулла кода да аның янына чүгәләде.
– Туйны кемнәр күтәрешә? – диде Нигъмәтулла абзыкай.
– Әхмәтсафа абзыйлар, Сабирҗан җизниләр, Галекәйләр… шул үзебезнең якыннар инде.
– Сәләхи абзыйлар?
– Юк, алар катнашмый.
– Пәрәмәч, ник?.. Бик якын туганыгыз лабаса.
Хөбәйбулла кода авыр гына сулап куйды.
– Туган да бит, һәркемнең үз исәбе, кияү… Әтәй дә, мин дә әйтеп карадык югыйсә. Быел елыбыз авыр, туй кебек зур мәшәкатьне күтәрә алмыйбыз, ди… Анысы инде берәүгә дә җиңел түгел дә бит, туганлык хакына күтәрәләр. Ә үзебезне әйтмим дә инде… Туй үткәрүнең нәрсә икәнен беләсең, кияү, әнә өсәкләребездә канат белән сыпырып алырлык та бөртек калмады. Ләкин жәл түгел, бетсен, тик баш кына сау булсын, ие!.. Сәләхи абзый бик карун кеше ул, ипиен дә иләтмичә генә салдыра, ә үзенең ындырында сукмаган эскерте тора… Әмма ләкин хикмәт анда гына түгел, хикмәт бүтәндә. Аларның да бит безнең Сәлимәдән олырак җиткән кызлары бар. Мәфтуха… Менә Сәлимә китә, ә Мәфтуха калып тора әле… Шуны бер дә күтәрә алмыйлар, кияү, көнчелек ашый үзләрен…