Выбрать главу

– Алай икән, – диде Нигъмәтулла абзыкай сузып кына. – Хикмәте бар икән шул… Каенагай, теге ни, Сәлимә балдыз, мин әйтәм, Мәфтуханың юлын кисмәгәндер бит?..

– Алла сакласын! – диде Хөбәйбулла кода, ашыгып. – Андый нәрсә буламы соң?! Язмыш эше, кияү, язмыш эше. Берәүнең дә монда гаебе юк.

– Аптырап кына әйтүем инде, әллә Мәфтуханың да ул егеттә өмете булдымы икән дип кенә…

– Өмет… өмет, ни, һәрбер җиткән кызда була инде ул… Әмма нишләмәк кирәк, язмыш!.. Хәзерге яшьләрне беләсең, үзләре бер-берсен табалар. Мунчаклап китереп булмый.

– Дөрес инде анысы, каенагай, дөрес… Һай, Мәфтуха!.. Әйтәм, җирле, ул сездә күренми.

– Чакырдык, бик чакырдык үзен, – диде Хөбәйбулла кода, ачынып. – Инәкәй үзе барып чакырып карады, юк, килмәде, чәкчәк пешерешергә дә килмәде. Әтәсе, Сәләхи абзый, инәкәйгә әйткән, үзебез туйны күтәрешә алмагач, Мәфтуханы да җибәрә алмыйбыз, дигән. Йә, шул да булдымы сүз?! Әлеге дә баягы, көнчелек… көнчелек ашый адәм баласын!

– Хәерле булсын! – диде Нигъмәтулла абзыкай, тәмәкесен җиргә басып. – Кызлы йортка кырык ат бәйләнер, дигәннәр. Мәфтуха да утырып калмас әле, насыйбы табылыр.

Алар чүгәләгән җирләреннән тордылар.

– Кызлы йортлар күбрәк, егетле йортлар әзрәк шул хәзер, – диде Хөбәйбулла кода, көрсенеп. – Канатлар чыкты егетләргә, еракларга оча башладылар… Их-ма, дөньясы!

Аларның бу кыска гына сөйләшеп алулары миндә шактый күңелсез уйлар кузгатты. Менә туй, бәйрәм, зур шатлык булырга тора, ә баксаң, аның эчендә дә әнә нинди каршылыклар, ризасызлыклар бар икән… Гаҗәп бу тормыш!

Ниһаять, кич тә булды. Тузан, сөт исе аңкытып көтү кайтты. Сыер, сарыкларны капкадан ук туры абзарга куып керттеләр. Җиңгәчәй белән кече кодача, чиләк күтәреп, шунда ук сыерларны саварга киттеләр. Эш бер дә бетәр кебек түгел иде, ләкин кода бабай, күз бәйләнгәнче халыкны ашатырга кирәк, дип, кичке ашны тизрәк ашыктырырга кушты. Ике җиргә – берсен бакчадагы кечкенә өстәлгә, икенчесен, зур торыпша җәеп, ишегалдының тапталмаган чирәменә – табын әзерләделәр. Барлык эшләп йөрүче кызлар, җиңгиләр, апайлар, арган аякларын сузып, чирәмдәге зур табынга урнаштылар. Бакчадагы кечкенә табын кунаклар белән хуҗалар өчен генә – без шунда утырыштык.

Безнең табынга графин белән бал да килде. Бу туйга дип әчеткән бал инде, бүген шуны ничегрәк булган икән дип эчертеп карыйлар. Кода бабай беренче башлап Нигъмәтулла абзыкайга салып бирде. Ул, балның остасы, стакан кырыннан әз-әзләп кенә эчеп, авызын чәпелдәтеп торды да:

– Булган бу, – диде. – Әчүе дә җиткән, кыркуы да юк, ширбәт кенә… Әмма үзе, борыч салгандай, авызны яндырып бара. Шәп булган бу, шәп!

– Инәйнең балы беркайчан да начар булмый торган иде, – диде җиңгәчәй дә.

– Һи, минем әби, минем әби бишенче кызын бирә шул, ничек итеп аның балы начар булсын, ди. Күз яшьләрен тамыза-тамыза койгандыр әле ул аны.

Кодагый әби көләргә итте, көлә алмады, күзләренә яшьләре килгәндәй булды, ләкин аларны да күрсәтмәде, тик тирләгән битен генә яулык очы белән сөртеп куйды.

Кода бабай балны миңа да салып бирде. Мин, эчимме икән, юкмы икән, эчсәм килешер микән дип, шактый аптырауда калдым. Кода бабай шуны сизгәндәй:

– Йә, йә шәкерт, аз гына эчкәннән гөнаһ булмас, – диде.

Яртылаш кына эчтем, һәм, чынлап та, бал гаҗәп тәмле иде. Башта куәтен дә сизмәдем, тик соңыннан гына ул әкренләп бөтен тамырларыма җәелгәндәй булды.

Шуның тәэсиреннәндер инде, мин, өстәл тирәсендә барган сүзләргә колак салмыйча, кинәт Сәлимә кодачаны исемә төшереп, аның язмышы турында уйлана башладым. Минем бит әле аны юньләп күргәнем дә юк. Йөрми, чыкмый, менә безнең табынга да утырмады. Ярәшелгән кызлар бик оялчан булалар дип ишеткәнем бар, сизгер җәнлек шикелле, кеше күзенә күренергә бер дә яратмыйлар, имеш… Әйе, Сәлимә кодачаны да хәзер никахтан ярты гына тәүлек вакыт аерып тора, иртәгә ул кыз чагының соңгы сызыгын үтәчәк, икенче тормышка керәчәк, кеше кешесе булачак. Ни уйлый ул, ниләр кичерә, үзен ничек тотарга мәҗбүр – менә шуны белер өчен генә мин аңа хәзер бер тутырып карар идем. Күңелемнән генә: «Мин сине кызганам, мин сине көнлим, әмма сиңа бик күп, бик күп бәхет телим», – дип әйтер идем.