…Аш ашап, чәй эчкәннән соң, безгә ятарга куштылар. Мине, кунак дип, түр өйгә яткырмакчы булганнар иде, ләкин мин туй мәҗлесе өчен шулкадәр тырышып юган-җыештырган җиргә кереп ятарга бер дә теләмәдем. Рәхмәт Нигъмәтулла абзыкайга, ул гадәттәге өлгерлеге белән: «Йә, мондый кичтә кем өйдә ятсын, без шәкерт белән печәнлектә йоклыйбыз», – диде. Кунакларның атлары өчен лапас башына күп итеп печән китереп өйгәннәр икән, без шул әле кибеп тә өлгермәгән хуш исле печәнгә палас җәеп, ике мендәр ташлап менеп яттык. Нигъмәтулла абзыкай башын мендәргә кую белән гырлап йоклап та китте. Мин алай тиз генә йоклап китә алмадым. Ишегалдында һаман кешеләр йөри, көлгән, сөйләшкән тавышлар ишетелә, лапас эчендә арбага бәйләгән безнең сары ат ашыкмый гына үлән кетердәтә, ара-тирә авыр гына сулап та куя, салдырылган авызлыгын әледән-әле чылтыратып ала. Ә аяз күктә миңа туп-туры карап тулган ай тора. Юк, тормый, китеп бара. Юк, китеп бармый, тора. Әллә тора, әллә китеп бара?! Ә тулган айга җитез-тере генә бер йолдыз ияргән… Ул да тибрәнә-тибрәнә… тибрәнә-тибрәнә… Мин йоклап китүемне сизми дә калдым.
Төшемдә кояш чыкканын күрдем. Бер биек кенә калкулык өстеннән ерактагы кара-зәңгәр офыкка карап торам, имеш. Менә бервакытны шул зәңгәр караңгылык әкрен генә сыеклана-сыеклана алсуланып яктырды. Озак та үтми, чыгып килгән кояшның нечкә кавын телемедәй сары кырые күренде. Бераздан ярты калач хәтле булып чыкты бу, аннары, чыга торгач, түп-түгәрәк ут шарына әйләнеп, җирнең читенә үк чыгып утырды. Менә берзаман аның әйләнәсендә әллә никадәр алтын кыршаулар чайкалып уйнакларга тотынды – һич карап та булырлык түгел, һәм шул чакта мин дә күзләремне кытыклаган җылы яктыдан уянып киттем. Баксам, кояш шактый күтәрелгән, кечерәйгән, кызган һәм мине: «Тор, малай!» дигән төсле, бик әйбәтләп пешерә дә башлаган. Ишегалдында шул ук кешеләр мәш килеп йөриләр – кайчан ятып, кайчан торганнардыр, Хода белсен!
Лапастан төшүгә, мине коедан су чыгарып торган кече кодача күреп алды. Оялчан гына елмаеп дәште:
– Әхтәм, кил, салкын су белән юын!..
Үзе, рәшәткә буена тиз генә барып, чиләгеннән комганга су салды да мине көтеп тора башлады. Мин килеп комганга үрелгәч, ул, ашыгып: «Юк-юк, үзем», – диде һәм бик теләп миңа су салып торды. Аннары сөлге бирде.
Кече кодача!.. Миннән ничә яшькә олырак икән? Бу инде теге кияүгә китәчәк кодачаның сеңлесе, кода бабайларның төпчек кызлары. Менә апасы китә, ә ул шуны гүя үзенең иң зур шатлыгы итеп, канатланып, бөтерелеп йөри. Аңламыйм мин бу кызларны. Кияүгә чыгу алар өчен дөньяның иң зур бәхете микәнни? Сакланып кына сорыйм:
– Апаңны… кызганмыйсыңмы?
Кече кодача миңа бик гаҗәпләнеп карый:
– Нигә?
– Сезне аералар ич.
– Һи-и, – дип көлде кодача. – Аерсалар ни, ерак китми әле. Күрешә торырбыз.
«Ә син кайчан кияүгә чыгасың?» – дип сорыйсым килде минем, ләкин тыелып калдым. «Әдәпсез», – дияр, гәрчә бөтен кайгысы кияүгә чыгу булса да.
Ләкин шулай да минем аңардан егет турында бераз сорашасым килде.
– Кияү кем инде?
– Кем булсын, кеше! – диде кече кодача, мине үчекләгәндәй.
– Алаша түгел икәнен мин дә беләм, – дидем, үз нәүбәтемдә шаярткан булып. – Мин синнән, кайдан, нинди егет ул, дип сорыйм.
– Түбән Абзаннан, Фазылҗан малае Шакирҗан… Йә, белдеңме?
– Чибәр егетме?
– Чибәр, күргәч гайрәтең чигәр, – диде кече кодача, шаркылдап.
Нигәдер аның минем белән гел уйнап кына сөйләшәсе килә.
– Юк, мин чынлап сорыйм, – дидем мин, көлмәскә тырышып.
– Мин дә чынлап әйтәм. Ихлас, чибәр егет, тәтәй өчен бик тә чибәр…
– Йөреп өйләнештеләрме?
– Ничек… йөреп?
Мин азрак уңайсызланып киттем: әллә юри аңламаган була инде, пәри кыз!
– Ни… теге… алдан танышып, яратышып йөрделәрме, дим?
– Ә-ә! – диде кече кодача, күзләрен хәйләкәр генә кысып. – Каян белим, аны кешегә сиздермиләр ич.
– Син бит сеңлесе, белгәнсеңдер әле.
– Белсәм ни, тәтәйнең гайбәтен сатарга мин юләр түгел лә.
– Өйләнешкәч, гайбәт булмый инде ул хәзер.
Кече кодача аз гына уйга калды һәм беравык миңа сынагандай карап торды. Аннары кисәк кенә:
– Ә син кешегә әйтмәссеңме? – дип сорады.
– Кемгә әйтим, мин бит монда берәүне дә белмим.
Кече кодача тирә-ягына ялт-йолт каранып алды да, миңа иелә биреп, шыпырт кына әйтте:
– Мин алар арасында хат йөрттем.
– Шулаймыни? – дидем мин, бик кызыксынып. Аннары аптырабрак сорадым: – Хатны ничек йөрттең соң? Ул бит икенче авылда.
– Булса соң… Түбән Абзан аръякта гына… Болынга кичке уенга без моннан, ә алар теге яктан төшәләр. Менә шул чакта Шакир җизни… әем лә, ул чакта җизни түгел әле… шыпырт кына миңа хат төртә иде. Ә мин тәтәйнекен аңа…