Выбрать главу

– Алар үзләре бер дә очрашмыйлар идемени?

– Ник очрашмасыннар, очрашалар иде. Ләкин бит гыйшык сүзен телдән әйтеп булмый, хатка гына язып була… Син, шәкерт башың белән, шуны да белмисеңмени? – диде кече кодача, мине тәмам үтерердәй итеп.

Мин комачтай кызарып киттем: юк икән шул әле, гыйшык тотуның серләрен белмим икән әле мин… Ләкин дәрәҗәне саклар өчен, эре генә әйткән булдым:

– Хатны танышыр өчен башта гына язалар, ә танышкач, барысын да телдән сөйләшәләр.

Кече кодача, «тиле син» дигәндәй, тагын шаркылдап көлде.

– Әйттең сүз! Аларга нигә танышып торырга, алар болай да бер-берсен би-ик күптән беләләр. Ә менә егет хат язмаса, аның яратуын кайдан беләсең? Вәт әйтеп кара!

Чынлап та шулай, күрәсең… Минем бит үземнең дә бергә укыган Әминә исемле кызга «танышыйк» дип «гыйшык» хаты язып караганым бар, тик ул, юләр, тоткан да хатны әнисенә биргән, ә әнисе минем әнкәйгә әйткән: «Малаең иртәрәк аза башлаган түгелме, Хәкимәттәй?» – дигән. Ай-һай, шул чактагы хәлемне белсәгез иде, оятымнан перәме җир тишегенә керердәй булдым… Әмма шулай да яратуыңны аңлатыр өчен, барыбер хат язу кирәк икән, акка кара белән язмыйча торып кызларны ышандыруы читен икән. Менә кече кодача миңа нинди сабак биреп куйды бит әле…

…Тагын аңардан ниләрдер бик сорашасым килә, ләкин шул арада аш өеннән кемдер аны кычкырып дәште, һәм кече кодача, кәҗә бәтиедәй уйнаклап, йөгерә-йөгерә китеп тә барды.

Җиңгәчәй миңа ак сәдәпле кара сатин күлмәгемне каталап бирде. Мин, лапаска кереп, шул күлмәкне кидем, өстемдәге пинжәк белән чалбарымны сыпыргалап кына чистарткан булдым, аягымдагы ботинкаларны печән белән сөрткәләдем. Менә кала кунагы туйга әзер дә!

Бакчадагы әлеге кечкенә өстәлдә майлы коймак белән ашык-пошык кына чәй эчтек. Берәүнең дә озаклап утырырга вакыты юк, хәтта сөйләшү дә юк, санаулы гына сәгатьләр калды. Җомгадан соң хәзрәтләр килергә, туй килергә тиеш.

Ләкин миңа болай көязләнеп, туй көтеп, эшсез йөрү бик уңайсыз иде. Йомыш-фәлән кушучы да юк һәм, күрәм, минем монда хәзергә кирәгем дә юк. Әйләндем-тулгандым да, эш белән әвәрә килгән хуҗаларның күзләреннән бераз югалып торыйм дип, тагын болынга чыгып китәргә булдым. Китәр чакта гына түр өйнең ачык тәрәзәсеннән Сәлимә кодачаны күреп алдым. Ул тәрәзә төбенә куйган көзге алдында озын кара чәчләрен тарап утыра иде. Аның тирәсендә җиңгәчәй һәм тагын өч-дүрт кыз чуала. Үзара нидер сөйләшә-сөйләшә, кызның әйберләрен – күлмәген, яулыгын, калфагын, тасмаларын, тагын әллә нәрсәләрен карыйлар, барлыйлар, куялар, кыскасы, кәләшне киендерергә әзерләнәләр. Бу кызларны «ястыкчы кызлар» дип йөртәләр икән. Алар, туйга әзерлек башланган көннән алып кызны кияү куенына керткәнчегә кадәр гел кыз янында булып, бөтен эштә аңа ярдәмләшеп, булышып торалар икән. Белеп кушканнар аларга «ястыкчы кызлар» дигән шундый кызыклы исемне!.. Мин кодачаның түбән иелгән йөзенә бераз гына карап тордым. Әйтергә кирәк, бу тип-тигез кояш карасы төшкән бик чиста, чибәр йөздә моңаю, уйлану яки хәсрәтләнү кебек һичнәрсә сизелми иде, бары үз эшенә бирелгән җитдилек һәм беркадәр тынычсызлану, пошыну гына чагыла иде сыман… Менә ул, минем онытылып карап торуымны сизеп алды булса кирәк, кисәк кенә башын күтәрде дә, нечкә кашларын җыерып, бик сәерсенеп, гаҗәпләнеп калды. Мин, тотылган карактай, гаять уңайсызланып, кызарып киттем һәм тиз генә борылып, ак-караны күрмичә китеп тә бардым. Шуннан соң инде мин аны бөтенләй диярлек күрмәдем дә.

Бүген төнлә болынга бик мул булып чык төшкән икән, әле дә кибеп беткәне юк. Үләннәр юеш, ямь-яшел, чәчәкләрдә энҗе бөртегедәй түгәрәк тамчылар җемелди, Түреш өстендә ефәктәй юка гына ак томан тибрәнә. Көн тымызык, эссе-бөркү. Бөтен әйләнәдә тын гына, әмма өзлексез бер хәрәкәт сизелә. Үлән сабакларында ниндидер бөҗәкләр әрле-бирле ашыгып йөриләр, кайбер чәчәкләргә күбәләкләр ябышып сеңгәннәр дә, аерылырга теләмичә, бары канатларын гына җилпеп куялар, ә кайбер зуррак чәчәкләр эченнән төклетуралар, тузанга баткан йонлач тәпиләрен көчкә сөйрәп, ава-түнә чыгалар. Ләкин шулай да бу тын хәрәкәттә, колак салыбрак тыңласаң, тонык кына гүләү, нечкә генә безелдәү өзлексез ишетелеп тора.

…Барам, туктыйм, колак салып торам. Тагын кузгалып китәм, тагын туктыйм. Үлән арасында мәш килгән хисапсыз кортларга, бөҗәкләргә озак кына карап торам. Аннары күтәрелеп, ерактагы күксел киңлекләргә бер гаҗәпләнеп карыйм, йа дөнья, нинди киң, нинди иркен син! Әмма шушы чиксез, нурлы иркенлектә, шушы иркә, назлы, йомшак табигать кочагында мин үземне нигәдер бик ялгыз тоям. Күңелемне ниндидер сәбәпсез сызлану, моңаю гел биләп тора кебек… Бөтен җанымда әллә нинди бер тирән кичереш бара… Нигә соң ул алай?!