Выбрать главу

Ниһаять, авыл очындагы сай чокырдан бер пар ат атылып килеп чыкты, аның артыннан икенче пар ат, аңардан кала ялгыз ат җиккәннәре килеп чыга тордылар. Ничәү үзләре? Бишәү, юк алтау икән… Һай, киләләр, агай, һай, киләләр дә соң! Җирең генә чыдасын!

Капка төбендәге бала-чагалар, чебиләр шикелле, читкә сибелделәр. Ишегалдына беренче пар ат шаулап килеп керде. Кучердагы егет, ишегалдын уратып, атларын баскыч төбенә үк китереп туктатты. Тарантастан хатыны белән кара сакаллы, таза гына бер абзый – башкода төште. Аларны кода бабай һәм башкалар: «Әйдүк, хуш килдегез, рәхим итегез!» – дип, зурлап каршы алдылар. Беренче атлар кузгалгач, икенче пар ат ишек төбенә килеп туктады. Бусыннан егетнең әти-әнисе – төп кода белән кодагый төштеләр. Төп кода – озын, җирән кеше – ир уртасы гына икән әле, күрәсең, беренче малаен гына өйләндерә торгандыр… Аларны аеруча зурлап каршы алдылар. Шулай итеп, атлар ишек төбенә килеп туктый тордылар, китә тордылар, ә төшкән кунакларны каршы алып, ирләрен түр якка, хатыннарын уртадагы салкын якка кертә тордылар.

Кунакларны каршы алып беткәч, хуҗалар да өйгә керделәр. Мине дә, билгеле, онытмыйча кунаклар янына чакырдылар. Без кергәндә, зур сәкенең түренә, бөкләп салган юрганнар өстенә хәзрәтләр һәм кодалар менеп утырганнар иде инде. Калган кунаклар да, дәрәҗәләренә карап, хәзрәтнең ике ягына тезелешеп утырдылар. Минем урыным сәке кырыендагы тәрәзә янына туры килде. Кода бабай да, урындык алып, хәзрәтләргә каршы утырды. Урын җитмәгән кайберәүләр (кызның яшьрәк туганнары) ишек төбенә чүгәләделәр.

Түрдә тыныч кына көтеп утырган чалма-чапанлы, ак сакаллы карт хәзрәт зәгыйфь кенә тавыш белән:

– Йә, утырышып беттегезме, җәмәгать? – дип сорады.

Кода бабай түбәнчелек белән генә:

– Ие, хәзрәт, барыбыз да әзер, – диде.

– Алайса, башлыйбыз.

– Аллага тапшырдык, хәзрәт! – диде кода бабай.

– Изге сәгатьтә! – дип куйды төп кода.

Өйдә, өйдә генә түгел, тышта, хәтта урамда да тантаналы тирән бер тынлык урнашты. Иң мөһим, иң киеренке вакыт җитте – бөтен кеше җитди, уйчан, аз гына моңсу бер кыяфәттә оеп калдылар. Хәзрәтнең никах укуы хатыннар ягына да ишетелсен дип, ак пәрдә корган өй ишеген чак кына ачып куйдылар. Ул якта да шылт иткән тавыш юк иде.

Шуннан соң хәзрәт аз гына тынып торды, бөгелә төште һәм күзләрен йомыбрак, зәгыйфь, моңсурак тавыш белән әгузе бисмалласын әйтеп, ашыкмыйча гына никах укый башлады. Кешеләр, уйлары белән каядыр бик еракка киткәндәй, алларына гына карап, һичбер селкенмичә тыңлап утыралар. Минем нигәдер кинәт кенә күңелем тулып китте, ирексездән күз төпләрем кымырҗый башлагандай булды… Кемдер бу минутта миңа бик кызганыч булып тоелды, ләкин кем – кызмы, әти-әниләреме – үзем дә белмим. Тәмам аптырадым инде бу калтыравык күңелнең һич юкка да нечкәреп китүенә…

Никах укылып бетте, хәзрәт һәм аның артыннан барлык кунаклар, берьюлы кулларын күтәреп, озак кына дога кылдылар. Мин дә, кулларымны кушырып, нидер укырга тырышып карадым, ләкин ни сәбәптәндер бөтен белгән догаларымны онытып җибәргәнмен, бары өзек-өзек сүзләрне генә кабатлап, ахырдан, «бәхет телим, бәхет телим» дип, битемне сыйпап куйдым.

Дога кылып бетүгә, башта кода бабай торып хәзрәткә, икенче муллага һәм мәзингә кәгазь акчалар сузды. Тагын озын гына итеп дога кылдылар. Аннары Хөбәйбулла кода, аның артыннан Нигъмәтулла абзыкай торып сәдака бирделәр. Нәкъ шул чакта иярле атка атланган бер егет, тасыр-тасыр чабып, капкадан чыгып китте: кияүгә никах укылуын хәбәр итәргә.

Сәдака бирү, дога кылулар беткәч, кунаклар алдына ике-өч кулдан тәлинкә-кашыклар тарата башладылар. Кече яктан ике зур миски белән аш керттеләр. Нигъмәтулла абзыкайны оста табынчы дип әйтә торганнар иде. Менә ул, егетләрнеке сыман сылу гәүдәсе белән табын каршына басып, бик әйбәтләп бисмилласын әйтеп, иң элек никах укыган хәзрәттән башлап, бөтен кунакларга да аш салып чыкты.

Аштан соң ике таба бәлеш, бәлештән соң зур табакларда өеп туралган ит чыгардылар. Кунаклар шуларның барысын да сүзсез генә, күңел биреп, бик тырышып һәм яратып ашадылар. Тик һәр аштан соң хәзрәтләр, өлкән кодалар ашны олылап, өйгә бәрәкәт-муллык теләп, мактау сүзләре әйткәләп куйдылар.

Бушаган табакларны кире чыгаргач, агач тустаганнар белән өрек суы бирделәр. Кунаклар салкын ширбәтне шул савытлардан гына кашыклары белән алгалап капкаларга тотындылар.