Менә берзаман урам буйлап бик кызу сиптереп килгән кыңгырау тавышы ишетелде. Кунаклар бу тавышка аз гына колак салгандай булдылар, ләкин беркем бер сүз әйтмәде. Әдәп һәм тынычлык саклап, алларына карап кына ашый-эчә бирделәр. Кем килә, ни өчен килә, гүя аларның моңарда эшләре юк. Ә бит кияү килә, кияү!.. Тик Хөбәйбулла кода гына, ашыгып, урыныннан торды да, сак кына басып, өйдән чыгып китте.
Ул да булмый, төпкә озын яллы кара ат, мичәүгә тимеркүк җиккән тарантас ишегалдына бик кызу гына килеп тә керде. Мин дә, бөтен әдәп-кагыйдәне онытып, тизрәк тәрәзәгә борылдым. Пар ат ак келәт алдына шып итеп туктады. Атларны бик көязләп җиккәннәр – ялларына ал, кызыл тасмалар үрелгән, калын кара дугада куш кыңгырау, тәңкәле йөгән, тәңкәле эшлея, эшлеянең каеш чуклары ике яктан асылынып тора… Тарантастан дүрт егет төштеләр. Егетләр барысы да карадан киенгәннәр, барысының да башларында кара кәләпүш, аякларында ялт иткән итекләр. Егетләрнең берсе култык астына, сары яулыкка төреп, бәләкәй генә гармун да кыстырган… Ләкин боларның кайсысы соң кияү тиешле? Әһә, әнә берсенең башында сай гына кырпу бүрек икән, кулында кечкенә саквояж… Шулдыр инде кияү дигәне, һичшиксез, шул!.. Калганнары – кияү егетләре.
Аларны келәт ишеге төбендә ястыкчы кызлар сырып алдылар. Аз гына ыгы-зыгы килгәннән соң, егетләр, кулга-кул тотынышып, киек казлардай тезелештеләр. Алдан – баш кияү егете, аңа тотынганы – кияү үзе, калганнары – кияү егетләре. Шулай тезелешкәч, алар келәт ишегенә килделәр. Келәт ишеген тотып торучы бер җитү кызмы яки яшь хатынмы, башын чөебрәк, егетләргә нидер әйтте. Баш кияү егете аңа нәрсәдер дип җавап кайтарды. Тагын кара-каршы нидер әйтешеп алдылар. Әйләнәдә тыңлап торучы ястыкчы кызлар дәррәү генә көлештеләр. Шуннан соң теге кызмы яки хатынмы келәт ишеген ачып җибәрде һәм егетләр эчкәре уздылар.
Шушы минуттан минем дә бөтен күңелем-уем келәт эченә күчте. Бу вәкарьле, дәрәҗәле, йомык-салынкы картлар җыелган никах мәҗлесе минем күземә бөтенләй күренмәс булды. Бөтен хикмәт, бөтен кызык хәзер тегендә, ак келәт эчендә. Кияү егетләре, ястыкчы кызлар анда нишлиләр, нәрсә сөйлиләр, кияү үзен ничек тота, кыз ни хәлдә – шуларны минем үлеп күрәсем, ишетәсем килә. Ләкин мин менә шушы табында, шушы хәзрәтләр янында әдәпле, инсафлы, тыйнак бер шәкерт булып утырырга тиешмен. Кагыйдәсе шундый – кузгалырга ярамый… Ә олылар тыныч, олылар, берни булмагандай, гамьсез генә чәйләрен эчәләр, тик ара-тирә язмышлар, тәкъдирләр, гомерләр турында бик мәгънәле сүзләр әйткәләп куялар. Никадәр ерак та соң бу хыялый яшьлек белән акыллы картлык арасы, уйласаң!..
Ниһаять, мәҗлес бетте, хәзрәтләрне озаттылар, карт кодалар, хәл алыр өчен, утырган җирләрендә генә мендәргә таяндылар, ә кайбер яшьрәкләре тәмәке тартырга абзар артындагы бәрәңге бакчасына киттеләр. Мин дә, мәҗлес бетүгә, тизрәк ишегалдына чыктым. Кияүне китергән пар атны лапас астына тарттырып, тезгеннәрен чишеп кенә баганага бәйләп куйганнар. Ак келәтнең ишеге ябык, анда кияү үзенең егетләре белән генә чәй эчеп утыра. Келәт янына беркем бармый, хәтта ул якка карамаска да тырышалар. Бары кияү белән кызны карарга куелган бер елгыр яшь хатын гына, озын чәч үргеченә таккан чулпыларын чыңлатып, тыз-быз кергәләп-чыккалап йөри. Минем белүемчә, кыз әле үзе дә бу минутта чыбылдык эчендә генә утырып тора, кияү егетләре ашап-эчеп киткәч кенә, ул кияве янына чыгачак.
…Нишлим, кая барыйм икән дип аптырап торган чагымда, мине Нигъмәтулла абзыкай үз янына дәшеп алды. Ул тирләгән, күлмәк якасын чишеп җибәргән, кулындагы зур чиккән яулык белән һаман битен-муенын сөрткәли.
– Син беркая да китеп югалма, – диде ул миңа. – Хәзер кодалар белән кунакка китәбез.
– Нишлим мин анда? – дидем мин, тискәреләнеп.
– Менә тиле. Син дә кунак бит, кодалар белән йөрерсең.
– Кирәкми, йөрисем килми, – дидем мин, отыры үҗәтләнеп.
– Күп сүләнмә, – диде абзыкай кискен генә. – Монда калып нишлисең?.. Ярамый, килешми…
«…Ярамый, килешми» – бу сүзләр мине ничектер сискәндереп, айнытып җибәргәндәй итте. Ни өчен дип мин, абзыкайдан гына түгел, үз-үземнән сорарга да оялдым, тик бер нәрсәне бик яхшы аңлап алдым: юк, ярамый, ярамый бу тирәдә йөрергә!
Озак та үтми, кунак өйнең ишек төбенә кыңгыраулы атлар килеп туктады, һәм кодалар чыгып шуларга утырыша башладылар. Нигъмәтулла абзыкайның да аты җигүле иде, без шуңа өчәүләшеп утырдык… Билгеле булганча, кыз ягының якын туганнары чиратлашып «туйны күтәрешәләр». Никахтан соң менә шул туйны күтәрүчеләргә йөрү башлана. Без хәзер кода бабайның бертуган энесе Әхмәтсафа абзыйларга барабыз икән.