Барасы җир ерак булмаса да, кодаларны атта гына йөртәләр. Пар атлар, алар артыннан ялгыз атлар тезелешеп, артык кызуламыйча, урамны салмак кына бер әйләнеп, хуҗа йортына барып керәләр. Анда кунакларны бик зурлап каршы алгач, ирләрне бер табынга, хатыннарын икенче табынга кертеп утырталар.
Табыннарга аш-су килә, чирекләр белән бал килә, мәҗлес башлана. Бу инде эчке мәҗлесе, күңел ачу мәҗлесе. Монда аракы да була икән, ләкин аны ачыктан-ачык табынга куймыйлар. Яшьрәк кунакларны ымлап кына мич артына чакырып алалар да шунда гына кырлы стаканга салып бирәләр. Буеңа сеңдер, картларга сиздермә!
Мәҗлес башлангач та, кияү егетләре үзләренең кара һәм тимеркүк җиккән пар атларында ишегалдына чаптырып килеп керделәр. Аларны да хуҗалар зурлап, шаулап каршы алдылар. Гадәт буенча, алар, кияүне кәләш янында калдырып чыккач, менә шулай кодаларга кушылып, мәҗлестән мәҗлескә йөриләр. Тик һәр көнне иртән иң элек кияү янына кереп, кодачаларның коймагын ашап, чәй эчеп чыгалар.
Кияү егетләре килгәч, мәҗлес бердән җанланып китте. Дәртле, шат күңелле егетләр сәкегә менеп, аяк бөкләп утыруны белмиләр дә. Хуҗаларга каршы торып җырлау, җор-шаян сүзләр әйтү, мәҗлесне көлдерү – менә аларның бөтен эшләре шул. Шуның өчен дә алар кияү егетләре!
Кыз ягының яшьрәк туганнары – Хөбәйбулла кода, Нигъмәтулла абзыкай, тагын бер кара мыегын тәкә мөгезедәй бөтереп куйган чандыр кеше – гел аяк өсте торып, кунакларны сыйлыйлар. Әле берсе, әле икенчесе бал тулы стаканны кодаларның әле берсенә, әле икенчесенә җырлап бирә. Җырны күбрәк Нигъмәтулла абзыкай белән әлеге тәкә мөгезедәй кара мыеклы кеше алмашлап җырлыйлар. Кайчагында исә икәүләп, билләреннән тотынышып һәм көй уңаена чайкала биреп, җырлап җибәрәләр. Кара мыеклының тавышы калынрак, Нигъмәтулла абзыкайныкы нечкәрәк, бергә кушылгач, гаҗәеп матур, ягымлы килеп чыга. Һәр җыр артыннан күңелләрне дәртләндереп җибәрердәй берәр кушымта әйтеп куялар:
Шулай үткәзеп җырлаганнан соң, кунаклар бер шаулашып алалар:
– Һай, ирләрнең асыллары!
– Рәхмәт, афәрин, мең яшәгез!
Кияү егетләренең берсе кыстырып йөрткән кечкенә гармун да тик тормый. Егет аны бер тезе өстенә генә куеп, җәя бөккәндәй ике якка да тигез генә тартып, уйнап җибәрә. «Баламишкин», «Эрбет», «Сәфәр» кебек кыска көйләрне гаҗәп шәп сиптерә, парин!.. Көй уңаена иңбашларын да дәртле генә сикертеп тора, җитмәсә. Аңа карап, кунакларның да йөзләре, аяк-куллары ничектер үзлегеннән хәрәкәткә килә башлый. Ә бию көен тартып җибәргәч, шунда ук берәр җиңел сөякле абзый бөеренә таянып, башын чөя биреп, уртага чыгып та баса һәм читеге белән идән тактасын «чаш-чош» ышкый-ышкый текә генә йөзеп тә китә. Аннары урта бер җирдә, иңбашларын уйнатып, вак-вак кына тыпырдап тора башлый. Кунакларның моңа бик тә кәефләре килә, барысы да шаулап көләргә, ә кайберләре исә, әтәч кагынган шикелле, терсәкләрен җилпеп: «Һайт сине, әйт шуны!» дия-дия такмакларга тотыналар.
Әнә шулай, әле озын көйгә сузып, әле гармун тартып, җырлап та биеп дәвам итә бу туй мәҗлесе… Миңа да бик күңелле иде, мин хәтта зурлар рәтенә кереп, үземнең малай гына булуымны да онытып җибәрдем.
Мәҗлес бетеп, кунаклар таралганда, таң сызыла башлаган иде инде. Кодаларның күбесен туй күтәрүчеләр, бүлешеп, үзләренә алып киттеләр, ә төп кода белән башкода кыз йортына кайттылар. Анда аларны салкын итләр, әчегән бал белән чәй табыны көтә иде. Мин күргән-кичергәннәрдән бик арыганга күрә, чәйгә кереп тормыйча, мыштым гына лапас башына үрмәләдем. Лапаска үтешли, аш өенең ишеге төбендә басып торган кече кодачаны, тагын берничә кызны күрдем. Алар нәрсәдер көтәләр иде, ахрысы, миңа дәшмәделәр. Мин, нигә болар йокламыйлар икән дип, гаҗәпләнебрәк уздым.
Үткән төннән җыелмыйча калган хуш исле печәндәге урынга менеп ятуым булды – бөтен талчыккан тәнем рәхәткә чумгандай изрәп оеп та китте. Ләкин чү! Бу нинди тавышлар? Башымны кисәк кенә күтәреп, колак салып тора башладым: нечкә кыңгырау тавышына кушылып кызлар көлүе ишетелде, ул да булмый, сыздырып гармун уйнап җибәрде. Әнә нәрсә икән ул. Кияү егетләре, пар атларына ястыкчы кызларны утыртып, урам әйләнәләр… Әнә алар киттеләр, буш, тын авыл өстенә тәңкәләр чәчкәндәй, җыр, моң сибә-сибә киттеләр.
Мин изелгән мендәремә тизрәк капландым – йөрәгемне кинәт нидер бик авырттырып, телеп узды. Нигә мин алар белән бергә түгел, нигә мин алар кебек түгел?! Кызлар, кызлар, ни өчен минем берүземне генә калдырып киттегез? Малай гынамыни әле мин сезнең өчен?..
Сызланып, сискәнеп күпме йоклаганмындыр, белмим, менә берзаман кемнеңдер аягымнан кат-кат тартуын сизеп уянып киттем. Күземне ачсам, лапаска менә торган баскычта җиңгәчәйнең башы! Бите кып-кызыл, чәче юеш, маңгаенда, борынында сыпырып алырлык тир бөртекләре.