Выбрать главу

– Бик зур рәхмәт сый-хөрмәтегезгә, әйе… Сезне бик сагынган идем, бик яхшы булып калды. Инде тиздән бөтенләй кайтуымны көтегез!

Мәрьям абыстай елый башлый:

– Газиз йөзләреңне күргән кебек тә булмадым.

– Әни бәгърем, юкка…

Галимҗан абзыйның да йөзе караңгылана:

– Карчык, сабыр бул!

Нәкъ шушы минутта, ишекне киң ачып, Мәрьям абыстайның агасының улы – былтыр фронттан агач аяк белән кайткан Шәрифулла килеп керә. Ул, кочагын ачып, туры Гомәргә таба бара:

– Һо, Гомәр туганым! Кая, җанкисәгем, бер әп итеп күрешик әле! – Һәм Гомәрне кочаклап, ике яңагыннан да үбеп ала. – Молодец, молодец! Менә исән-сау кайткансың. Рәхмәт, туган! Ә миңа хәбәр итми торалар. Юк, мин әйтәм, каным коелган җирләрдән кайткан туганымны төшкән килен шикелле каршы алырга тиешмен. Шулай бит! Мәрьям түти, бәгырем, нигә елыйсың? Шатлык бит бу, бәйрәм бит бу!..

Мәрьям абыстайның яшьләре мөлдерәп коела. Ул сүзен чак әйтә ала:

– Әй Шәрифуллам, китә бит, китә!

Шәрифулла аптырап, ышанмыйча, Гомәргә карый.

Гомәр ни өчендер көчәнеп елмайган була.

– Шулай, Шәрифулла абый, безнең эшелон станциядә тора. Азрак булды, нишлисең…

Шәрифулла катгый рәвештә:

– Не смеешь, брат, не смеешь! – ди, чалбар кесәсеннән ярты баш аракы чыгарып, шап иттереп өстәлгә куя. Ул үзе, бераз эчеп алганга күрә, кызмача. – Без болай шаяруны яратмыйбыз. Кайткансың икән, торырга тиешсең. Точка!

– Шәрифулла абый…

– Юк-юк, ишетәсем дә килми. Әйдә, утыр! Син, брат, минем команданы тыңларга тиешсең! – Һәм чәшкәне тутырып аракы куя.

– Шәрифулла абый, син бит үзең армиядән кайткан кеше. Приказны үтәмәскә ярыймы?.. Менә миңа бер сәгать вакыт бирделәр. Бер сәгатьтән мин барып җитәргә тиеш. Бу – минем өчен приказ.

Алар берничә секунд бер-берсенең күзләренә туры карап торалар. Ахырда Шәрифулла, уң кулын күтәреп:

– Да, – ди, – приказ – закон! Җизни, син аңлыйсыңмы, приказ – закон! Старшина Сәлимов дөрес әйтә. Ул китәргә тиеш! Ну, Гомәр, аякларың җиңел булсын! Яңадан әйләнеп кайтырга…

Чәшкә белән аракыны суза. Гомәр аракыны ала.

– Мин дә шулай дим, Шәрифулла абзый. Сугышкан кадәр сугышасы калмады. Менә күп тә үтмәс, әйләнеп чыккан кояш шикелле, яңадан кайтып килербез.

– Әйе, әйе, кайтасың, обязательно кайтасың! Мәрьям түти, бәгырем, мәрҗән яшьләреңне юкка түкмә! Кайтам, ди, ишетәсеңме, кайтам, ди.

Мәрьям абыстай сүзсез, акрын гына елавыннан тәмам кечерәеп кала. Яшьләре аның ана йөрәгендә изге бер чишмә ачылган шикелле туктаусыз агалар. Бу яшьләрдә газаплы хәсрәт ачысы юк, бу энҗедәй саф яшьләрдә тик ана мәхәббәтенең мәңге суынмас җылысы гына бар. Ашыгып, Гомәрнең юл капчыгына оекбашлар, сөлге, яулыклар һәм азык-төлекләр салып йөргән Камилә дә үкси башлый, эшеннән бер генә минутка да туктамыйча йөри-йөри үкси. Галимҗан абзый, ихтыярын җигеп, тыныч-сабыр булырга тырыша, тик карлыга төшкән тавыш белән:

– Амин, Шәрифулла, амин! – ди.

Гомәр аракыны беткәнче эчеп куя.

– Әти, әни бәгърем, сез минем өчен артык янып көймәгез! Шәрифулла абый менә бик тиз аңлады. Сез дә аңларга тиеш. Мине фронт көтә. Гитлерның эшен бетерәсе бар.

«Гитлер» дигән сүзне ишетүгә, Шәрифулланың күзләрендә хәтәр бер ут кабына:

– А, мин ул Гитлерны! Мин аны, җан җиреннән кысып, бөтен дөньяга акыртыр идем! – Һәм алга сузган кулын, тешләрен шыкырдатып, шундый көч белән кыса ки, бу минутта кайдадыр Берлинда утырган Гитлер тынычлыгын җуеп, урындыгы өстендә шуышып куярга тиеш иде кебек.

Ишек төбендә балалар күбәя. Күрше хатын-кызлар җыела башлый. Күрешүчеләр, сорашучылар, Мәрьям абыстайны кызганып кайгыручылар һаман арта бара. Бу хәл Гомәрне шактый уңайсыз хәлгә куя. Ул соңга калудан чынлап курка башлый һәм тизрәк китәргә ашыга:

– Әти, сез мине озата барырсыз бит?

– Әйе, улым.

– Ә син, әни…

Мәрьям абыстай, улының әйтеп бетергәнен көтмичә, балалар шикелле:

– Мин дә, мин дә, – ди һәм кинәт туган җанлану белән ашыгып киенә башлый.

Гомәр исә: «Ә син, әни, борчылып йөрмә инде», – димәкче булган иде, дәшмәде.

Ахырда алар – юл капчыгын иңбашына асып Гомәр, иске эшләпәсен кырпу бүрегенә алыштырып кигән Галимҗан абзый, кара сатин тышлы билле бишмәтен киеп, кечкенә мамык шәлен беләгенә салып Мәрьям абыстай, Камилә килен, Шәрифулла – тышка чыгалар.

Гомәрне бала-чагалар, хатын-кызлар һәм кайбер авыл агайлары урап алалар. Барысы белән дә бер үк вакытта исәнләшү һәм саубуллашу башлана. Гомәр хатын-кызларның уллары яки ирләре турында «очратмадыңмы?», «ишетмәдеңме?» кебек сорауларына кыска гына булса да тынычландырырлык җавап бирергә тырыша. Агайларның төрле яхшы теләкләрен, мактап әйткән сүзләрен игътибарсыз калдырмыйча тыңлый. Шул ук вакытта ул кешеләрнең башлары өстеннән тирә-ягына каранып кемнедер эзли. Ләкин ул юк, ул күренми…