– Әхтәм, бар тизрәк мунча кереп чык, дәдәң киенә калды, – диде ул миңа.
– Әй лә, бармыйм, йоклыйм әле, – дидем мин.
– Юк, бармыйча ярамый, – диде җиңгәчәй, – сансызлык була ул… Туйда озак йоклап ятмыйлар, кайткач йокыңны туйдырырсың.
Берни эшләр хәл юк, тордым да, чалбар белән ботинкаларымны гына киеп, мунчага киттем. Туй уңае беләндер инде, сипләп яңартылган мунча курчак өе кебек иде. Кечкенә тәрәзәсенә ак пәрдә корылган. Чишенә торган мунча алды чип-чиста, агач чөйләргә кызыл башлы сөлгеләр эленгән, киң сәкегә зур ак җәймә ябылган… Шул сәкедә ычкырлы кызыл ыштаннан гына Нигъмәтулла абзыкай тезләренә таянып, тәмәке тартып утыра. Какча тәне кара янган, беләк һәм күкрәк мускуллары таштай беленеп тора, сукса – җенеңне өзәр!
– Әйдә, шәкерт! – дип каршы алды ул мине. – Кияү мунчасында бер юынып чык.
Кияү мунчасы?! Их, ниләр генә күрсәтми бу туй миңа! Хәер, минем бу хакта ишеткәнем бар иде инде. Иртән иртүк, кеше-кара аякка басканчы, кияү белән кызны мунча кертеп чыгаралар. Гадәттә, бу җаваплы эшне берәр уңган-җитез, тәҗрибәле хатын башкара. Ул мунчаны өлгертә, мунчаны карый, саклый, ә вакыты җиткәч, келәт ишеген әкрен генә шакып, яшьләрне мунчага дәшә. Моның өчен аңа, билгеле, кияүдән зур гына бүләк тә тия.
Яшьләрне шулай кеше күзеннән яшереп кенә кертеп чыгаргач, мунчаның парын-суын яңартып дигәндәй, башта кодаларны, аннары безнең ише кунакларны кертә башлыйлар. Мунча туйда иң зур сыйлардан санала.
Мин, чишенеп, эчкәре уздым. Мунча әле май кебек җылы иде, чиста иде, казанында һәм зур агач кисмәктә суы җитәрлек иде, хәтта мич авызында чуен белән селтесе дә тора иде. Идәндә ялт иткән зур таз белән җиз комган, тәрәзә төбендә исле сабын. Ләүкәдә яшь каеннан бәйләгән ике себерке ята, ахрысы, шулардан мунча эченә җиңел генә, тәмле генә бер хуш ис таралган…
Өстемә тагын берәрсе килеп кермәсен дип ашыкканга күрә мин, чабынып-нитеп тормыйча, кечерәк бер табакка кайнар суны таманлап кына салып алдым да, ләүкәгә менеп, каткан чәчемне юарга тотындым.
Мунчадан чыккач та, мине ак келәткә, кияү янына чакырдылар. Башта җиңгәчәй килеп әйтте:
– Хәзер бар инде, кияү белән күрешеп чык, – диде.
Мин аптырабрак калдым, ничектер тез буыннарым да хәлсезләнебрәк киткәндәй булды. Кияү янына керү бик зур эш булып тоелды миңа… Шул ук вакытта бу бик кызыктыргыч та иде, моңарчы минем хыялым гел шул кияү белән кыз тирәсендә әйләнде бит. Шулай да җиңгәчәйдән икеләнеп кенә сорадым:
– Ярар микән соң, җиңгәчәй, мин бит әле бик яшь, малай гына.
– Син инде егет исәбендә, үзең кунак кеше, – диде җиңгәчәй. – Керергә кирәк.
– Ә нишләрем соң мин анда?
– Кияү белән күрешерсең, никах белән котларсың… Син бит кала шәкерте.
Ул да булмый, безнең янга кече кодача очып килеп җитте. Мин аңа тагы да бер гаҗәпләнеп карадым: апасының кияүгә чыгуына бу кадәр дә исереп, шатланып йөрер икән сеңел дигәнең!.. Килеп җитүенә, мине тотарга теләгәндәй, кулын сузып:
– Әйдәгез инде, әйдәгез, җизни янына, сезне көтәләр, – диде ул, кабаланып.
Көтеп үк торалар микәнни дип, борчылып уйладым мин эчемнән генә һәм, каршы әйтер сүз тапмыйча, лапас түбәсеннән пинжәгемне алып, каккалап кидем дә кече кодача артыннан иярдем.
Көн яктысыннан келәт эченә килеп кергәч, башта бернәрсә шәйли алмыйча тордым. Ягымлы хатын-кыз тавышы: «Әйдәгез, рәхим итегез! – диде һәм: – Менә монда утырыгыз», – дип, бер буш урындыкны күрсәтте. Мин утырдым. Шуннан соң гына тирә-юнемне ачыграк күрә башладым. Келәт эче иңеннән-иңенә зур, чуар чаршау белән бүленгән булып чыкты, ләкин хәзер аны, көн яктысы төшсен дип, ике якка тартып куйганнар. Сул яклап бүрәнә стена буена эре чәчәкле ситсы чыбылдык корылган. Чыбылдык эчендә карават… Менә шул чыбылдыклы карават янына гына кызыл чүпләм эскәтер япкан кечерәк өстәл куелган. Өстәлдә бармак төртер урын юк: тәлинкәләрдә өем-өем төрле камыр ашлары, эреле-ваклы савытларда бал, май, чәкчәк, конфетлар, чирек белән әчеткән бал, нәкъ уртада таба белән коймак… Өстәл әйләнәсендә дүрт егет утыралар. Ә өстенә күпертмә иңбашлы яшел сатин күлмәк, аягына сары читекләр кигән, күкрәкчәле ак алъяпкыч бәйләгән, ак батист яулыгын колаклары өстеннән генә кыстырып куйган, бер егерме биш-утызлар тирәсендәге чибәр хатын кунакларын аягүрә кыстап-кыстап сыйлый… Кияү белән кыз янына куелган хатын инде бу – үзе бик алчак, җор булса кирәк, теле телгә йокмый, гел нидер әйтеп, көлдереп кенә тора.
Минем күзем, билгеле, барысыннан элек чыбылдык авызында гына утырган егеткә төште. Шушы кияү үзе! Нәкъ үз өендә яңа гына урыннан торган хуҗа сыман утыра: кыек якалы сары сатин күлмәгенең изүен чишеп җибәргән, кара кәләпүшен арткарак этәргән, кулындагы кызыл башлы озын сөлге белән тирләгән, кызарган муенын-битен әледән-әле сөрткәләп ала… Мин аңа карадым да каттым, башымда әллә никадәр сораулар туды: кем ул, кемнең баласы, нинди кеше, яхшы егетме, белеме бармы, яратып өйләнгәнме, бәхетлеме?.. Заманның кемне үз, кемне үги итүен бик нык сизә башлаган чагым, шуңа күрә кемнең кем булуы мине үтә кызыксындыра иде. Сүз дә юк, бу кияү – чын авыл егете. Байданмы, ярлыданмы – ул кадәресен ачык белмим, һәрхәлдә, кода бабайларның үзләре кебек таза тормышлы кешенең баласы булырга тиеш дип уйлыйм. Ул инде бик яшьтән түгел, ким дигәндә, бер егерме бишләрдә булыр. Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайткан дип ишетеп калган идем, димәк, күпме-азмы чарланган егет!