Выбрать главу

Ул түгәрәк йөзле, киң генә маңгайлы, кысыграк күзле, туры гына борынлы, борын төбендә бер чеметем генә мыегы да бар. Юк, болай сөйкемле генә, Сәлимә кодача яратырлык егет, минемчә… Бәхетлеме ул? Хәер, бу бик балаларча уйлау инде. Бәхетле булмыймы соң! Әнә киң битендә елмаю катып калган, хәтта ашаган чагында да язылмый ул. Кысык күзләре аз гына түгәрәкләнеп, ничектер хәрәкәтсез карыйлар. Ул күзләрдә ниндидер хәйран калу, ис китү, хәтта бераз миңгерәүләнеп калу да сизелә кебек… Өстеңә шундый бәхет аугач, ни, миңгерәүләнерсең дә шул!

Мин утыргач, күпмедер ара авыр гына тынлык булып алды. Ахырда кияү, телгә килеп, теге хатыннан йомшак кына сорады:

– Бу егетне кем дип беләбез инде?

Хатын, шуны гына көткәндәй, гаҗәп бер өлгерлек белән:

– Бу инде, кияү, Нигъмәтулла баҗаңның агасы Әхмәтҗан коданың улы Әхтәм була, – диде. – Безгә кече кода, кала шәкерте, зур кунак!

– Ә-ә! – дип кенә сузды кияү моңа каршы.

Мин уянып киткәндәй булдым. Бурлаттай кызардым. Әлеге шул «кала кунагы», «кала шәкерте» дигән сүзләре белән тәмам җелегемә үттеләр инде. Өфедән түгел мин, Бәләбәйдән дә түгел, ә Дәүләкән дигән зур бер авылдан гына… Дөрес, Дәүләкән ул волость үзәге, аның бик шәп базары була, ярминкәсе була, анда зур-зур таш тегермәннәр бар, станция белән элеватор да бар, ләкин шулай да аның беркайчан да кала булганы юк әле. Мин үзем дә шәкерт түгел, укучы (урта мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы) – «шәкерт» сүзе бездә күптән төшеп калды инде, аны хәзер кода бабай шикелле картлар гына әйтәләр. Ә монда шуны белепме, әллә белмичәме, тоталар да йә «шәкерт», йә «кала кунагы» диләр. Үзләренчә миңа куштанланып, зурлап дәшүләреме соң бу?! Әллә шулай исемләгәч, үзләренә күңелле буламы? Янәсе, безнең туйда, малай гына булса да, кала кунагы да бар бит әле!..

Шул арада уңган хатын мине бик юмартланып кыстарга тотынды:

– Ягез әле, кече кода, балдан, майдан, коймактан рәхим итегез. Ягез, йә, тартынып тормагыз, кияү ашларын авыз итегез!

Шулай диде дә алдыма, стакан тутырып, әче бал да куйды.

Кылт итеп исемә төште: котларга кирәк ләбаса! Моңарчы кияүгә шаккатып утыру аркасында, мин аны онытып та җибәргәнмен. Нишләргә хәзер?! Әлбәттә, «кала шәкерте» була торып, миңа мокытлык, җебегәнлек күрсәтергә һич ярамый иде. Ахырда, үземне беркадәр кулга алып, бал тулы стаканны күтәрә төшеп:

– Сезне ни… никах белән котлыйм, ие, – дидем мин, тотлыгып кына.

Барысы да, шуны көтеп кенә утыргандай, беравыздан:

– Ә, рәхмәт, рәхмәт, кода, рәхмәт, шәкерт, – диештеләр.

Кияү егетләре, тышаулары бушагандай, шактый җанланып та киттеләр. Алар барысы да тазалар һәм көязләр иде. Кәләш куенында яткан иптәшләренә җылы дуслык, куштанлык күрсәтеп, шул ук вакытта аңа ничектер яшерен бер кызыксыну-көнләшү белән дә карап, ләкин моны берәүгә дә сиздермәскә тырышып, күбрәк табынчы яшь хатынга уен-көлке әйткәләп кенә утыралар.

Хәер, минем уем аларда түгел, башкада иде: ни өчен табында яшь кәләш үзе юк – шуңа бик гаҗәпләнеп утырам. Хикмәт нәрсәдә икән? Әллә аңа, гомумән, кияү егетләре янына чыгып утырырга ярамыймы икән? Алай дисәң, кияү кырында гына эчелеп бетмәгән чынаяк тора, өлеш тәлинкәсендә ашала башлаган сыныклар ята. Болар аныкы булырга тиештер бит, югыйсә кияү белән янәшә кем утырсын?! Димәк, Сәлимә кодача, мин керә башлагач кына торып, чыбылдык эченә качкан. Ни өчен бу? Ни өчен ул ундүрт яшьлек малайдан кача? «Кала кунагы»н санламыймы, өнәмиме, аңа юри күренәсе килмиме? Юк, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, бу мине соң дәрәҗәдә кимсетү булыр иде. Ышанмыйм, юк, ышана алмыйм. Әмма нәкъ менә шушы минутта мин кинәт бик ачык итеп, эчке бер калтырану белән эшнең серен аңлап алгандай булдым: Сәлимә кодача миннән ояла! Миннән, ундүрт яшьлек малайдан, оялып кача! Йа Тәңре, ул минем хәлемне аңлаган, ул минем артык сизгер, артык тиз җәрәхәтләнүчән йөрәгемне аяган!..