Әмма соң ул, кодача, минем күз алдымнан качса да, хыялымнан кача аламыни?! Менә ул нәкъ каршымда, чыбылдык эчендә генә утыра. Мин хәтта аның чыбылдыкны аз гына төртеп торган тез башларын да шәйлим шикелле… Тез башларын гына түгел, бөтен кыяфәтен – сөрмәле күзләрен дә, хуш исле чәчләрен дә, уйчанлана төшкән, әмма бәхетле көлемсерәгән йөзен дә, ничектер үсебрәк киткән нечкә сылу гәүдәсен дә ап-ачык күреп торам кебек… Юк, ул минем хыялымнан барыбер качып котыла алмый, котылу мөмкин түгел!
Ишегалдында кыңгырау тавышлары ишетелде, кодаларны тагын берәрсенә мәҗлескә алып китә торганнардыр. Тышта хәрәкәт көчәйде, кешеләрнең йөргән, сөйләшкән тавышлары ишетелә башлады. Кияү егетләре дә, сыйлаучы хатынга рәхмәтләр әйтеп, кияүгә, дусларча шаярту белән, кәләше янында күңелле вакыт үткәрүен теләп, урыннарыннан кузгалдылар. Алар да хәзер кодалар белән бергә мәҗлескә китәргә тиешләр.
Келәттән чыккач, егетләрнең берсе, үз иткәндәй, минем җилкәмә кулын салып сорады:
– Йә Әхтәм, безнең белән йөрисеңме?
Бу дуслык ишарәсе миңа бик ошады, ләкин шулай да:
– Белмим шул, – дидем мин, икеләнебрәк. – Алай ярыймы соң?
– Һи, ник ярамасын, – диде егет, бер дә исе китмичә. – Син дә кунак вет, бергә-бергә йөрү күңеллерәк булыр.
Белмим, бәлки, бу кагыйдәгә сыеп та бетмәгәндер (мин бит кыз ягыннан туйга катнашучы), ләкин Нигъмәтулла абзыкай да, җиңгәчәй дә миңа «ярамый» дип әйтмәделәр. Шулай итеп, мин кияү егетләре белән бергә, аларның пар атларына утырып, мәҗлесләргә йөри башладым. Атлар шәп, егетләр шәп, билләреннән алышып, аягүрә генә баралар, юлда берәр җәяүле күренсә, «һайт!» дип бер кычкырып кына салалар. Мине алар, бу шәкерт очып төшә күрмәсен дигәндәй, урталарына алып кына йөртәләр иде.
Мин инде ничә җирдә мәҗлестә булуыбызны сөйләп тормыйм, бик озынга китәчәк. Әмма берсен, гомерлеккә күңелдә уелып калганын, тулырак итеп сөйләмичә булдыра алмыйм.
Туйның өченче көнендә иң соңгы мәҗлес тагын кыз өендә булды. Шушы мәҗлес белән кыз ягында туй төгәлләнә, кодалар да, кияү белән кыз да, кызны озата баручы җиңгәләр дә моннан китәләр, туй кияү ягына күчә… Соңгы озату мәҗлесе булганга күрә, бирегә кызның бөтен агай-энесе һәм тирә-як күрше-күлән дә җыелган иде. Өйгә генә сыйдырып бетерерлек булмагач, үз-тирә гадирәк кунаклар өчен бакчага да бер табын әзерләнгән иде.
Өйдәге түр табынга, билгеле, кодаларны, кияү егетләрен, кызның өлкән туганнарын һәм кайбер мөхтәрәм кунакларны утырттылар. Шул «мөхтәрәмнәр» арасына, гөнаһ шомлыгына каршы, мин дә эләктем. Бакчада гына торып калмакчы булган идем дә, Хөбәйбулла кода, үзе чыгып, мине чакырып кертте, янәсе, минем урыным монда түгел, тегендә… Һай, эләкмәгән генә булсам иде!.. Башта ук бу мәҗлес минем өчен зур газапка әверелде. Бөтенләй хур була, оятка кала яздым. Кыска гына арада ниләр уйлап, ниләр кичерергә туры килмәде миңа…
Эш менә нәрсәдән башланды. Табынга кунаклар утырышып беткәч тә, ике кеше зур тәпән белән койган бал күтәреп керттеләр. Тәпәнне сәкедән читкәрәк, бер урындык өстенә куйдылар. Нигъмәтулла абзыкай, һәрвакытта беренче табынчы, кәләпүшен егетләрчә кырын салып, тәпән янына басты. Аңа, кечерәк өлеш тәлинкәсенә куеп, бер стакан бирделәр. Нигъмәтулла абзыкай тәпәннең өстен ачты, чүмеч белән бер шөбердәтеп коеп карады, аннары кунакларга карап әйтте:
– Хөрмәтле кодалар, туебызның иң зур сые – кыз балы – табынга килде. Сезнең рөхсәт белән шуны рәхим итеп башлыйк.
Шулай диде дә балны, чүмеч белән стаканга салып, иң элек кияүнең атасы төп кодага сузды.
Төп кода:
– Рәхмәт, котлы булсын киленебезнең балы, – дип, ипләп кенә стаканны алды да бетергәнче эчеп куйды һәм, тәлинкәсенә өч сумлык акча салып, стаканны кире кайтарды.
Аңардан соң табынчы стаканны тутырып башкодага сузды. Башкода да, рәхмәт әйтеп, балны бетергәнче эчте дә, күпмедер акча салып, стаканны тәлинкәсе белән кире бирде. Шуннан соң инде Нигъмәтулла абзыкай стаканны рәттән йөртә башлады. Табынның түр очында утырган беренче кунакка, аннан икенчесенә, өченчесенә – шулай күчә-күчә китте кыз балы. Һәм эчкән бер кунак, тәлинкәгә акча салып, кире кайтара торды… Менә шушы хәлне күргәч, мин тәмам коелдым да төштем. Стакан миңа да килеп җитәчәк бит, мин дә акча салып кайтарырга тиешмендер инде. Йоласы шулай икән аның, ә йоладан котылу юк. Нишләргә? Минем кесәмдә бер генә тиен дә акчам юк лабаса! (Мин бит туйга эләгәсемне белеп өйдән чыкмадым.) Менә кайда ул хурлык! Әгәр минем кем булуымны, кайдан килүемне белмәсәләр иде – беләләр шул, барысы да бик яхшы беләләр. Белү генә түгел, «кала кунагы» кыз балына күпме төшерер икән дип көтеп утыра торганнардыр әле… Мин хәтта уттай яна башладым. Уйларым читлеккә эләккән кош кебек бәргәләнергә тотынды: нишләргә, нишләргә? Әллә мыштым гына чыгып сызаргамы!.. Юк, мөмкин түгел, барысы да күрәчәкләр, беләчәкләр, эчләреннән генә көләчәкләр. Ә стакан якынлаша, отыры якынлаша…