Миңа җитәргә ике-өч кенә кеше калды. Булмый, булмый күрәсең инде бу хурлыктан котылып… Соңгы өмет белән Нигъмәтулла абзыкайга карыйм, аңа ничек тә миңа бирмә дип ымлыйсым килә, ләкин ул минем якка сыңар күзен дә төшерми, ичмасам! Балны бутап-бутап стаканга сала, мактап-мактап кодаларга суза, әйтерсең изге бер эш башкара. Шулай да ахыр чиктә генә миңа бер күз ташлап алды шикелле, ләкин мин аның карашын тотарга да, аңлашырга да өлгермәдем, билгеле.
Ниһаять, минем чират та килеп җитте. Нигъмәтулла абзыкай, бөтен табын ишетсен дигәндәй, кычкыра биреп, бал тулы стаканны миңа сузды.
– Йә шәкерт, ипләп кенә тот әле кодача тәтәңнең шир- бәтен!
Стаканны ничек кулга алуымны, иреннәремә ничек китерүемне белмим, барысы да йокыдагы кебек эшләнде шикелле, тик бер нәрсәне бөтен тирем белән сизеп торам – кунакларның күзе миндә генә… Маңгаема салкын тир бәреп чыкты, ә үземә бик эссе кебек… Күпмедер эчкәч, берни күрмичә, калтыранган стаканны кире сузуым булды, нәкъ шул мизгелдә Нигъмәтулла абзыкайның бик ачык итеп әйткән сүзләре ишетелде:
– Шәкерт акчасын миңа биреп куйган иде, – диде ул тыныч кына һәм түш кесәсеннән бер сумлык кәгазьне чыгарып, кунакларга күрсәтә биреп, тәлинкәгә дә салды.
Бу шулкадәр вакытлы һәм табигый килеп чыкты ки, кодалар төрле яктан:
– Һай, афәрин!
– Муладчина! – дип куйдылар.
Ә миңа… миңа ни, яшем тәгәрәп төшмәсен өчен, бары иренемне тешләп, башымны гына түбән ияргә калды. Юк, оялудан түгел бу, җиңеләеп китүдән, сөенечтән, рәхмәттән генә… Нигъмәтулла абзыкайга рәхмәттән. Мин дә адәм баласы, сизгерлеккә бик мохтаҗ адәм баласы!
Ә мәҗлес кызганнан-кыза бара. Кыз балын акча салып авыз итү бетте, хәзер инде табында берничә стакан йөри. Нигъмәтулла абзыкай тирләгән-кызарган, чиккән зур яулыгы белән һаман сөртенеп тора, үзе бертуктаусыз сөйләнә, көлә, кайчак нечкә сары мыегының очын хәйләкәр генә бөтереп тә куя. Аңардан җыр көтәләр – ул моны белә, тик җаен гына көтә… һәм, менә, турая биреп, тамак кыргалап алды да, пинжәк чабуын кайтара төшеп, әз генә калтыравык нечкә тавышы белән сузып җырлап та җибәрде:
Мәҗлес шундук тынып калды. Җыр һәркемнең йөрәген учлап алды. Кеше, мәрткә киткәндәй, сагышка, хыялга чумды. Кемгәдер яшьлеге кайтты, кемнеңдер заяга узган гомере күз алдыннан кичте, кемнеңдер күптән онытылган ярасы ачылды, әмма барысын да ниндидер бер искиткеч ләззәт-шашыну биләп алды.
Җыр бетүгә, табын, аз гына өнсез торганнан соң, дәррәү хәрәкәткә килде. Әллә шатлыктан, әллә исәрләнүдән тыела алмыйча яман шауларга, көләргә тотындылар, кемдер сүз таба алмыйча: «Эх-х, Нигъмәтулла-а!» – дип өзгәләнеп кычкырып куйды… Кемдер шунда ук яңадан җыр башлады – уздырырга теләп, тагы да ныграк исертергә теләп, дәртләнеп, кабынып җырлый башлады. Кайсылары җырга кушылды, кайсылары, үз стаканын хөрмәт иткән кунагына сузып, «Кодакаем!», «Абзыкаем!» дия-дия, аны үтереп кыстарга тотынды. Кемдер миңа да стаканын төртте, атамны мактарга, анамны мактарга тотынды… Балдан, җырдан, шау-шудан минем башым әйләнде, һавага чыгасым килде һәм, ыгы-зыгыдан файдаланып, урынымнан мыштым гына кузгалдым.
Чыксам, ишегалдында да кунаклар, тыз-быз йөргән хатын-кызлар. Ак келәтнең дә ишеге ачык. Ул тирәдә дә ниндидер хәрәкәт сизелә… Мин, тукталып тормыйча, абзарларга таба уздым да арт капкадан гына болынга чыгып киттем. Яраттым мин бу Түреш буен. Тынлыгына, иркенлегенә, чәчәкләренә, бөҗәкләренә ияләшеп өлгердем. Монда ялгыз йөрү рәхәт, барысы да: якты, йомшак тынлык та, иркә-оялчан чәчәкләр дә сине әкрен генә, сөеп кенә юата кебек, уйларың-хәсрәтләрең үзлегеннән тына-басыла, ә ялгызлыгың үзе бер рәхәт, тансык юанычка әйләнә… Әйләнә дигәннән, минем башым, чынлап та, әйләнә шикелле… Әллә башым түгел, күз алдымда дөнья әзрәк әйләнәме?.. Алай дисәң, әнә-ә тегендә, кечкенә елгачык буендагы карт тирәкләр тик кенә, тын гына утыралар төсле. Алардан да ары, тау итәгендә кечкенә авыл да үз урынында бик нык утыра кебек… Ләкин шулай да, күз алдында бернәрсә селкенмәсә дә, бу чиксез дөнья үзенең кырлары-болыннары, таулары-сулары, авыллары-шәһәрләре белән йә уңга, йә сулга әкрен генә чайкаладыр төсле. Тик кенә тору мөмкин түгелдер инде ул. Һәм күңелгә гаҗәеп сәер бер уй килде: әгәр дә мәгәр, мин әйтәм, дөнья болай чак-чак кына түгел, ә кинәт бик нык йә уңга, йә сулга чайкалып китсә, ни булыр иде икән? Җирдәге бөтен нәрсәнең асты өскә килер иде бугай… Алла сакласын! Юк, мин моны теләп, юрап әйтмим, тик уйнап кына, малай башым белән хыялланып кына әйтәм. Ә бәлки, нидер сизенеп тәдер…