Бу туй арасында вакыт дигән нәрсә бөтенләй онытылып, буталып бетте. Бүген нинди көн, кайсы число – һич хәтерли алмыйм. Июль башы – шуны гына беләм. Кояшның зураеп, бик әкрен генә бата торган чагы. Әнә ул җир өстенә сузылып яткандай иренеп кенә сырт читенә төшеп бара…
…Шактый киткәнмен икән, кире борылдым. Ниндидер кызыкны күрми калырмын төсле, ашыгыбрак атларга тотындым. Шул ук арт капкадан гына ишегалдына кайтып кердем. Өй тирәсе гү-ү итеп тора, ишегалдында да, урамда да җигүле атлар тора, ә ак келәтнең ачык ишегеннән егетләр һәм кызларның җырлаганы ишетелә. Ахрысы, нәрсәгәдер әзерләнәләр, нәрсәдер булырга тиеш.
Лапас яныннан узганда, күземә ике кеше чагылды. Бәлки, игътибар итмичә узып та киткән булыр идем, ләкин караңгылана төшкән лапас эчендә берәүнең багана төбенә сәер генә чүгәләп утыруы мине туктата калды. Кем ул, нишләп утыра?.. Мышык-мышык борын тарткан тавыш та ишетелеп куя. Әллә елый инде шунда?.. Якынрак атлап, чынлабрак карасам, багана төбенә чүгәләп, башын учлап утырганы Хөбәйбулла кода булып чыкты, ә аның янында тик кенә басып торган кара казакилы, озын кеше кемдер – анысын танымадым. Хөбәйбулла коданың иңбашлары селкенеп-селкенеп куя, мыгыр-мыгыр нидер сөйләнә, үгезнекедәй калын тавышы сынып-сынып китә:
– Ух, Шәмсетдин абзый-й, белмисең, китә, йөрәк парәм китә! Тагын бер күгәрченебезне оч-очырабыз-з… Бишенчесен озатам бит, Шәмсетдин абзый, бишенчесен. Ят кулларга китеп бетәләр шулай, ох-ый!
Дәү, таза кешенең әллә кайдан гына сыгылып чыккан саран күз яшьләре!.. Мин, ник күргәнемә үкенгәндәй, йөгерә-атлый китеп бардым. Каршыма җиңгәчәй очрады. Туктатып сорадым:
– Җиңгәчәй, нәрсә бар монда?
– Тиздән туй китә, – диде җиңгәчәй.
– Сез дә китәсезме?
– Без дә җиңгәли озата барабыз… Син инде монда калырсың, акыллым, яме! – дип өстәде җиңгәчәй йомшак кына.
– Ярый, – дидем мин, тиз генә килешеп. Кияү ягы өчен мин ерак кеше – мин моны аңлый идем. Тик туй киткәннән соң бушап, боегып калган йортта ялгыз каңгырап йөрүнең миңа никадәр авыр буласын гына уйлый белмәгәнмен.
Җиңгәчәй, ашыгып, келәткә таба китеп барды, ә мин, рәшәткә буенарак узып, тынычрак урыннан ишегалдында барган тамашага карап тора башладым.
Бу вакытта кияү егетләре келәттә җырлый-җырлый чаршау-чыбылдыкны чишәләр, ә озата баручы җиңгәләр кызның урын-җирен җыялар иде. Кияү йортына баргач, шул ук кияү егетләре чаршау-чыбылдыкны яңадан корып, җиңгәләр кыз урынын җәеп куячаклар икән, йоласы шундый, имеш.
Менә келәт ишеге төбенә кабык арба җиккән ат килеп туктады. Шул арбага кыз артыннан барасы әйберләрне чыгарып сала башладылар. Ике егет өр-яңа яшел сандыкны ике башыннан күтәреп чыгардылар. Алар артыннан кызлар зур-зур төеннәрне чыгарып салдылар. Төеннәр өстенә зур гына җиз тазны каплап куйдылар. Җиз комган белән ак самавырны да төеннәр арасына ипләп кенә утырттылар… Барысын да шулай чыгарып, өеп бетергәч, йөкне озын бау белән аркылыга-буйга ныгытып бәйләделәр. Шуннан соң бу арбада барасы егет атын бер читкәрәк тарттырып куйды.
Биредә бөтен эштә билгеле бер тәртип булса кирәк. Мин, әйберләр чыгып беткәч, алар артыннан ук кияү белән кыз да чыгар дип көткән идем, ләкин алай булмады. Хәзер өй баскычы төбенә кыңгыраулы пар атларны берәмләп китерә башладылар. Халык та шунда җыелды. Беренче атка шактый мәлҗегән баш коданы ике ягыннан култыклап чыгардылар да, зурлап, юатып, тарантаска ипләп кенә утырттылар. Чирек күтәреп чыккан берәү шунда ук аңа стаканга салып бал сузды… Башкоданың аты кузгалгач та, аның урынына икенче пар ат килеп туктады. Монысына төп кода белән кодагый менеп утырдылар. Төп кодага да бал салып бирделәр. Шулай итеп, баскыч төбенә атлар бер-бер артлы килә тордылар, калган кодалар да утырышып, ишегалдыннан урамга чыга тордылар. Кодалардан соң кызны җиңгәли озата баручылар атларына утырдылар. Туй килгәндә алты ат булса, хәзер урамда унике җигүле ат тезелешеп торалар иде.
Бары менә шуннан соң гына келәт алдына кияүнең кара һәм тимеркүк җиккән пар атын китерделәр. Шунда ук келәт алдын ястыкчы кызлар һәм егетләр сырып алдылар. Мин дә, күрми калмыйм дип, рәшәткә буенда яткан ташка бастым. Менә берзаман Хөбәйбулла кода сеңлесен (бишенче күгәрченен) таза беләкләрендә келәттән күтәреп чыгарды да тарантаска, күпертеп салган мендәрләр өстенә, ипләп кенә утыртты. Кызның өстендә ак чүченчәдән җәйге җилән, башында ак ефәк шәл иде. Шул шәле белән ул, күзләрен генә калдырып, битен каплаган – мин ни теләп тә аның йөзен тагын күрә алмадым… Кыз янына кара җиләннән, кырпу бүректән кияү эре генә менеп утырды. Кияү егетләренең берсе дилбегә тотып, икенчесе, гармунын тезенә куеп, кияү белән кызга каршы кучерга урнашты, ә өченчесе тарантас артына басты. Егет, кулларын сузып, дилбегәсен какты, атлар кузгалдылар, озатучы кызлар, егетләр, бала-чагалар, тарантаска орына-сугыла, шау-гөр килеп, барысы да капкага юнәлделәр. Мин дә, агымга эләккән йомычка шикелле, кысыла-кысыла халыкка иярдем.