Выбрать главу

Кияү атлары урамга чыккач, туй кузгалды. Иң алдан башкоданың пар аты, аның артыннан төп коданыкы, аннары кияү атлары, алар артыннан калганнары тезелешеп киттеләр. Иң арттан гына кыз әйберләрен төягән ялгыз ат, төеннәр өстенә каплап салган җиз тазы белән ялтырап, чаба-чаба китеп барды. Дәррәү кузгалып киткән атларның кыңгырау тавышлары кечкенә авылны тәмам күмеп, бөтен Түреш буйларын яңгыратып җибәрде. Әйе, бу искиткеч бер тамаша иде. Капка төбендә өелешеп калган егетләр һәм кызлар ераклаша барган кыңгырау тавышларын сихерләнеп, онытылып, шылт та итмичә тыңлап тордылар. Туй китте. Туй белән бергә кемнеңдер яшьлеге китте… Тагын кемнәргә насыйп булыр икән бу кыңгырау тавышлары?!

Минем китаплар шүрлегендә тавыш-өнсез генә җиз кыңгырау тора. Ул шул Абзан туена, Нигъмәтулла абзыкайның сары ат башында, кара дугага тагылып барган кыңгырау икән, аны миңа күп еллардан соң Мәдинә җиңгәчәй биргән иде. Ул туйга катнашкан кешеләрнең бик күбесе – кода бабайлар, Хөбәйбулла кода, Нигъмәтулла абзыкай – күптән бу дөньяда юк инде. Җиңгәчәй исән әле, сиксәнгә якынлашып бара, зур калада профессор киявендә тора. Аннары тагын Сәлимә кодача белән аның кияве дә исән-саулар икән – мин моны былтыр гына ишетеп белдем… Еш кына алар турында, ничек яшәделәр икән, бәхетле булдылармы икән, дөньяда бармы икән үзләре, дип уйлана торган идем. Гаҗәеп бер нәрсә; күпме еллар минем хыялымда алар, нәкъ әнә шул туйда күргәнемчә, яшь чибәр кыз белән яшь таза егет булып сакландылар. Ә бит кырык елдан артык вакыт узып китте – әйтергә генә ансат!.. Баксаң, алар, үз авылларында тигез генә гомер итеп, уллар-кызлар үстереп, әби белән бабай да булганнар икән инде… Куандым да мин моңа, әллә нигә моңайдым да… Озын кара толымлы сылу кодача тик хыялда гына торып калды.

Әйе, дөньяда бөтен нәрсә искерә, туза, үзгәрә, тик менә җиз кыңгырау, ни хикмәттер, һич кенә дә бер үзгәрми. Чак кына кагылдың исә, нәкъ теге вакыттагы шикелле, көмештәй саф, нечкә, дәртле тавышы белән бүлмәне яңгыратып җибәрә һәм күз ачып йомганчы мине ундүрт яшьлек чагыма – үземә урын таба алмыйча гел борчылып йөргән, нидер сизенеп көткән иртә яшьлегемә кайтара да куя. Барысын-барысын да үтә бер ачыклык белән терелтә ул минем хыялымда… Яңгырап җибәрүенә, Нигъмәтулла абзыкайның җырын ишеткәндәй булам: «утырдым ла көймәнең, ай, түренә…» Юк, кирәкми, искә төшермик. Иясенә калсын ул…

Хәзер инде бик күп яңа җырлар туды. Яңа гадәтләр, яңа йолалар туды. Туйларга да хәзер кыңгыраулы пар атларда түгел, ә күбрәк «Волга», «Москвич»ларга гына утырып баралар. Егет белән кызны да өч көн буена ак келәттә ябып тотмыйлар, ә туйның түренә мендереп утырталар… Әмма мәңге үзгәрми торган бер нәрсә калды: бу – кешенең яшьлеге, мәхәббәте!.. Һәркемгә килә ул, һәркем кичерә аны… Менә ни өчен җиз кыңгырау бик кадерле миңа – аның дәртле, көмеш тавышында гүя яшьлек һәм мәхәббәт саклана.

1966

МӘЧЕТ ҖЫЛЫЙ

Хәтер сандыгында бик күптән бер әйбер саклана – язмыйча котылып булмас, ахрысы, үзеннән… Әйе, кемнәр генә булмадык, ниләр генә күрмәдек без. Аянычын да, көлкесен дә. Сүз биредә шундый көлкерәк бер әкәмәт вакыйга турында барачак.

1929 – 1930 елның кышында мин өлкә газетасында штаттан тыш репортёр булып эшләп йөрдем. Бик яшь идем әле ул чакта һәм «репортёр» дигән исемне бик зурдан санап, шуның белән үземчә горурланып йөри идем. Асылда исә, редакциядә минем урыным да, эшем дә бик кечкенә иде, даими хезмәт хакым да юк иде, редакция кушуы буенча, төрле җирдән вак-төяк хәбәр ташып, шулардан килгән бәләкәй генә гонорарга яшәп маташа идем. Ләкин яшьлек дигән нәрсәне беләсез инде, барысына да түзә, барысын да күтәрә ул, ә җитмәгәнен хыялы белән тутырырга ярата.

Заманның да бик кызыклы, бик киеренке чагы иде. Бөек борылыш елы!.. Илне индустрияләштерү, авылны колхозлаштыру, кулакларны бетерү – менә нинди зур вакыйгалар башланып китте ул елны… Сыйнфый көрәш гаять кискенләште, бу көрәш тормышның бөтен тармакларына үтеп керде, ни генә эшләнмәсен, барысы да шул көрәш хакына эшләнә торган булды. Мәчетләр мәсьәләсендә дә эш шундыйрак иде. Мәчет – сыйнфый дошман терәге, шуннан ул үзенең зарарлы коткысын таратып ята, бетәргә тиеш аның бу соңгы оясы!.. Әгәр мәчет агачтан икән, аның манарасын шунда ук кисеп төшерделәр. Янәсе, тормасын нечкә ае белән әллә кайларга күренеп!