Выбрать главу

Без, газета кешеләре, бу эшне бик хуплап яза торган идек. Хезмәт иясенә мәчет кирәкми, мәчет – дин оясы, ә дин – халык өчен әфьюн ул… Мәчетләрне япкач, дин дә бик тиз үзлегеннән бетәргә тиеш, янәсе… Гомумән, без ул чакларда күп нәрсәләр турында ансат уйлый идек. Теләк көчле, дәрт көчле, менә шунлыктан бөтен искене тиз генә аударып, өр-яңаны бастырып куярга без бик атлыгып тора идек.

Ләкин шул кышны Яңа бистә татарлары арасында гаҗәп сәер бер хәбәр тарала башлый: күптән түгел ябылган шундагы мәчет җылап утыра, имеш. Дөресрәге, Ямашев урамы чатындагы таш мәчеттән һәр көнне, караңгы төшкәч, бала җылавына охшаган тавыш ишетелә, имеш… Шуны үз колаклары белән ишетүчеләр дә бар икән… Билгеле инде, башта бу уйдырмага берәү дә чынлап ышанмады. Ләкин юньсез хәбәр бит ул яман ис кебек, бер чыкса тарала да тарала; хәзер инде Яңа бистәдә генә түгел, бөтен шәһәрдә шул хакта гына сөйлиләр: мәчет җылый!.. Бәгырьләргә төшәрлек бала тавышы белән мәчет җылап утыра!.. Һәм тагын иң сәере шунда: бу җылауны үз колаклары белән ишетүчеләр көннән-көн күбәя бара. Менә хикмәт!

Ниһаять, бу хәбәр безнең редакциягә дә килеп керә. Күпләр моны, билгеле, көлеп кенә каршы алалар, һәрнәрсәдән мәзәк табарга яратучылар исә үзләреннән җыен кызык өстәп тә сөйлиләр: янәсе, мәчетнең күз яшьләре яңгыр торбалары буйлап агып төшә, имеш; мәчет җылаганда, аның ишек-тәрәзәләре шап та шоп ачыла да ябыла, имеш. Аннары хыялы йөгерек берәү, мәчет үзе җыламый, ә мәчетне япкан чакта чыга алмый калган карт мәзин җылап утыра, дип тә безне көлдерә. Кыскасы, көлеп сөйләүләр күп була, әмма һәркем бу хәбәргә пүчтәк нәрсә дип кенә карый.

Ләкин редакциянең җаваплы секретаре Мөрти агай икенче төрлерәк уйлаган булса кирәк. Ничектер бу мине чакырып ала да әйтә:

– Менә нәрсә, егет, – ди баскан килеш кенә. – Сиңа әйбәт кенә фельетон язарлык бер эш чыгып тора, шуны булдыра алырсыңмы?

– Нинди эш соң ул? – дим мин гадәтемчә каушабрак.

Биредә шуны әйтергә кирәк: Мөрти агай, күптәнге газетачы буларак, ара-тирә «Татарстан» битләренә сенсация кузгатырлык маҗаралы, шаккатыргыч материаллар да җибәргәләргә ярата иде. Миңа да күбрәк шундый материаллар табып китерергә куша иде.

– Ишеткәнсеңдер, – ди бу миңа, – әнә Яңа бистә обывательләре «мәчет җылый» дип шау итәләр.

– Әйе, ишеткән идем.

– Менә шул провокацияне фаш итәргә кирәк.

– Ничек итеп?

– Ничек итеп, имеш!.. Их, син!.. Репортёр сорап торамыни, репортёр үзе белергә тиеш.

Мин дәшмәдем, минем әле бөтенесеннән курка торган чагым иде. Ә Мөрти агай – шактый коры кеше ул, һич юктан кыздырып, тиргәп алырга да күп сорамый иде. Ләкин шулай да ул мине, үземә сиздермичә, эченнән генә кызгана да шикелле… Еш кына тиргәп ташласа да, китергән хәбәрләремне үз кулы белән төзәтеп, озак яткызмыйча чыгаргалый тора иде. Редакторга да өстемнән зарланган чагы булмады. Үзе дә күреп, белеп тора иде минем хәлемне… Бу юлы да әнә шулай дорфа гына шелтәләп алды да кистереп кенә әйтте:

– Бүген кич шул мәчет янына бар да үз колагың белән тыңлап тор… Кайткач, бернинди мәчетнең җыламаганын, бары контр мулла-мунтагайлар чыгарган бер провокацион уйдырма булуын әче генә итеп язып бирерсең. Аңладыңмы?

– Аңладым, – дидем мин, баскан урынымда таптанып.

– Бар, алайса.

Ләкин мин чыгып китәргә ашыкмадым. Куркып кына булса да сорыйсым килде:

– Әгәр ишетелсә нишләргә?

– Нәрсә ишетелсә? – диде Мөрти агай, кашларын җыерып.

– Мәчетнең… җылаганы.

Мөрти агай «Бу нинди миңгерәү?» дигән төсле гаҗәпләнеп, азрак кызганып, күбрәк ачу белән миңа бераз карап торды.

– Син әллә шуңа ышанасыңмы, советский репортёр?

– Ышанмыйм да бит, тик шулай да…

– Нәрсә «шулай да»?

Мин җавап бирә алмадым. Бу минутта Мөрти агай: «Булмас бу җебегәннән», – дип уйлагандыр, бәлки, ләкин артык сүз озайтырга теләмичә, боерык биргән сыман, коры гына әйтте:

– Бар, кушканны эшлә. Бурычыңны яхшы бел: мәчет җыламый, безгә бу провокацияне фаш итәргә кирәк.

Мин сүзсез генә борылып чыгып киттем. Шулай да эчемнән генә, нигә бу мине җибәрә инде, дип, аңа рәнҗемичә булдыра алмадым. Син ышанмаган кебек, мин дә мәчетнең җылавына ышанмыйм, шулай булгач, нигә әллә кайдагы Яңа бистәләргә барып торырга? Бик кирәк икән, тотарга да шушында гына, Мөрти агай әйткәнчә, контр муллаларны, фанатик карчыкларны, дин-исламны – барысын да берьюлы тетеп, фаш итеп ташларга була бит. Андый нәрсәләр, редакциядән чыкмыйча гына, бездә аз языламыни?! Юк, менә аның өчен җәһәннәм астына барырга, ниндидер ташландык, караңгы мәчетне күрергә, җитмәсә, шуның янында катып-туңып, тыңлап торырга кирәк. Әлбәттә, моның кебек мәгънәсез эшкә өлкән сотрудниклардан берәү дә бармаячак, ә минем шикелле малай репортёрны җибәрергә ярый инде…