Мин редакциядән чыкканда, кояшсыз декабрь көне сүнеп тә бара иде инде. Искереп беткән пальтомның өтек якасын күтәреп, ашыга-ашыга Чернышевский буйлап (редакцияләр элек шушы урамда иде) Кольцога төшеп киттем. Күз бәйләнгәнче Яңа бистәгә барып җитәргә кирәк, чөнки, кешеләр әйтүенә караганда, мәчет нәкъ менә караңгы төшкән чакта гына (ягъни икенде – ахшам арасында) җылап ала, имеш. Аннары төн буе карулап торсаң да, тавышын чыгармый, имеш.
Ул елларда Яңа бистәгә трамвайлар йөрми иде әле. Ләкин бер шәп нәрсә – «барабызлар» Свердлов урамының башында өелешеп торалар. Мин шул чаналарның берсенә килдем дә, салам тутырган чыпта кап өстенә кырын ятып, «барабызчы» агайга: «Әйдә, киттек», – дидем. Билен кызыл билбау белән әйбәтләп буып, тун өстеннән җилбәгәй генә чикмән кигән Әлдермеш татары, чанасына аягүрә басып, атын куа-куа, мине алып та китте. «Кая барабыз?» – дип сорады ул миннән… «Яңа бистәгә, җылак мәчет янына», – дидем мин ваемсыз гына. Агай даны чыккан мәчетне белә иде, күрәсең: «Була», – дип кенә куйды.
Бер егерме минуттан без барып та җиттек. Миңа кирәк ак мәчет Ямашев урамы белән бер кыска тыкрыкның чатында тора икән. Агайга унбиш тиенне бирдем дә төшеп калдым… Бу тирәләр миңа шактый таныш – үткән ел гына мин мондагы мех фабрикасында бераз эшләп киткән идем. Ул фабрика мәчеттән ерак түгел, шул ук Ямашев урамында, татар зиратына табарак урнашкан. Ә кыска тыкрыкта икенче мех фабрикасы – ул элек кайсыдыр бер татар баеның сабын заводы булган, диләр… Мәчет күршесендә генә, шул фабрика өчен булса кирәк, яңа бер бина салынып ята.
Караңгы тәмам төште диярлек. Инде нишлим, бу серле мәчетнең кайсы ягына чыгыйм дип торганда гына күреп алдым: тар тыкрык чатында, нәкъ мәчеткә каршы, бер төркем халык басып тора. Болар анда белмичә тормыйлардыр дип, мин дә шуларга таба атладым һәм, берсенә бер сүз катмыйча, аз гына читкәрәк тукталдым. Алар минем килеп басканны сизмәделәр дә шикелле… Төркем дигәнем берничә карт белән карчык һәм ике-өч малай иде. Үзара һични сөйләшмичә генә, тик кенә торалар. Нидер көтәләр. Тәрәзәләре караңгы ак мәчет тә тын гына, боек кына тора… Урам буш, үтеп-сүтеп йөрүчеләр бөтенләй юк диярлек. Тик әле бер яктан, әле икенче яктан берничә агай һәм берничә хатын-кыз төркемгә килеп кушылдылар. Исәнләшмәделәр, дәшмәделәр, килделәр дә бастылар. Сабырлыклары җитмәгән малайлар әкрен генә шаулаша башлаганнар иде, аларны шунда ук төрле яктан ысылдап кына тыйдылар…
Шактый гына вакыт узды, минем юка оек белән генә кигән ботинкаларыма бик нык сиздереп суык үтә башлады. Инде тәмам күз дә бәйләнде, ә халык серле, караңгы, тып-тын мәчеткә карап, тавыш-өнсез тора да тора… Мин дә карап торам, бу салкын, таш мәчеттә нәрсә булырга мөмкин дип уйланам һәм ихтыярсыздан малай чакта (моннан нибары биш-алты ел элек кенә) ишеткән төрле куркыныч әкиятләрне искә төшерәм. Сөйлиләр иде, һәр мәчетнең үз өрәге була, имеш. Өрәк кешегә бер дә күренми яки бик сирәк кенә күренеп китә икән. Аның тавышы юк, йөргәне һич сизелми, үзе ул кәфенгә урангандай ап-ак, нечкә-озын була, имеш. Аннары тагын ул өрәк дигән нәрсәнең бик шаяны йә бик явызы да булырга мөмкин, имеш. Шаян өрәк куркыныч түгел, кешегә тими, күбрәк ул кызык өчен, мәчеткә килгән картларның галош-каталарын буташтырып бетерә, мәзиннең манарага менгәндә чабуыннан тарта, хәзрәтнең мөнбәр таягын яшереп куя, имеш. Ә менә явыз өрәк бик хәтәр нәрсә, ди, кешенең каршысына ул кинәт кенә килеп чыгып, аның котын алырга ярата, ди. Кеше куркуыннан йә телдән яза, йә дивана булып кала, ди. Хәтта үче булган кешене буып та үтергәли, ди…
Мин хәзер бу әкиятләрнең берсенә дә ышанмыйм, билгеле, юк нәрсә дип көләм генә, батырайган булып, моның ише шик-куркуларны үземнән куам гына… Дөресрәге, куарга тырышам… Ә шулай да… ни пычагыма басып торам әле мин монда? Бу мәгънәсез көтүдән эчем дә поша башлады, катып-туңып йөрүемә ачуым да килеп китте.
Ләкин нәкъ шул чакта төркемнән бер агай кинәт кенә: «Чү! – дип куйды, аннары бик шомланып, коты алынган тавыш белән: – Әнә, әнә ишетәсезме… башлады!» – дип пышылдады. Төркемдәге халык барысы да үлектәй катып, өнсез калдылар. Ә бераздан әле берсе, әле икенчесе: «Ие шул, ие шул, ишетелә, Ходавәндә!» – диделәр. Аларга кушылып, бүтәннәр дә: «Мин дә ишеттем, мин дә ишеттем!» – дия башладылар. Бер карчык: «Мәчетебез җылый-й!» – дип сузып кына шыңшып та җибәрде. Ә башкалар, кызу-кызу гына пышылдап, белгән догаларын укырга тотындылар… Ә мин берни дә ишетмим, күпме генә колагымны торгызсам да, юк, һичнәрсә ишетә алмыйм… Аптырагач, янымда басып торган бер агайга: «Чынлап әйтәсезме, мин нигәдер берни дә ишетмим», – дидем. Агай миңа борылып карады да кырыс кына: «Ә син бүрегеңнең колагын күтәр», – диде. Мин тиз генә малахаемның колагын күтәрдем. Шул чакта тагын берәвесе ачулы гына: «Чүгез», – диде, без барыбыз да шым булып тынып калдык, һәм менә шушы тынлыкта – кеше әйтеп кеше ышанмас – минем колагыма да, ниһаять, нидер килеп ишетелде. Башта ышанмыйчарак тордым, ләкин… ишетәм бит, чәнчелеп китим, ишетәм! Чынлап та, «и-и» дип, бик нечкә генә сузып, әкрен генә җылаган тавыш!.. Бала җылавына охшаган, әмма сабый баланыкына караганда да нечкәрәк тавыш!.. Кайдан килә бу? Һичшиксез, мәчеттән, ләкин бинасы эченнән түгел, ә каяндыр югарыдан, түбә-кыек тирәсеннән килә – шулай ишетелде миңа…