Мин берьюлы аптырап та, куркып та калдым, әмма һич шик юк ки, җылаган тавыш бар, мин моны бер түгел, берничә тапкыр үземнең тырпайган колакларым белән ишеттем. Әллә галлюцинация микән бу? Алай дисәң, ишетүем бик ачык, кат-кат, галлюцинация шулай буламы икән соң? Аннары мондагы бөтен кешеләр дә ишетеп торалар ич, барыбызның да берьюлы алдануы мөмкин түгелдер бит инде!.. Димәк, тавыш бар, тавыш ишетелә һәм нәкъ менә җылаган тавыш!.. Ләкин ничек инде мәчетнең җылавына ышанырга мөмкин, ди? Акылга сыймый ич бу. Алайса, мәчетнең эчендә нәрсәдер бар, нәрсәдер куйганнар анда…
Мәчетнең җылавы, бүленгәләп, бер ун минут чамасы дәвам иткәндер, аннары ул тынды; ахрысы, бөтенләйгә тынды… Чөнки тавыш ишетелми башлагач та, халык, сеанс тәмам дигәндәй, куркынып һәм укынып, тизрәк таралып та бетте. Ә мин баскан урынымда торып калдым. Кузгалырга көчем җитмичә, ихтыярсыздан торып калдым… Мин бик аптырауда идем, ни уйларга да, ни эшләргә дә белми идем. Әгәр кайтып, Мөрти агайга, үз колагым белән ишеттем, дип әйтсәм, ул мине шул ук көнне редакциядән куачак, валлаһи, куачак. Контрлар провокациясенә бирелгәнсең чыпчык! диячәк. Газетада эшләргә ярамыйсың, булмый, мәгънә чыкмый синнән, диячәк. Инде ышана калса, нигә колагың белән ишеткәнеңне күзең белән күреп кайтмадың, дип, җаныма тиячәк. Бу очракта бигрәк тә,чөнки ул да, мәчет эчендә нидер бар, нәрсәдер куелган, дип уйлаячак. Аныңча бит, репортёр дигән кемсә бөтен нәрсәнең төбенә үзе төшәргә, үзе күрергә, үзе белергә тиеш…
Нишләргә соң, ә?.. Вәт сиңа мәсьәлә, шайтан алгыры! Инде катып-туңып та беттем, дер-дер калтырый да башладым, ә торам, казыкка бәйләнгән тай шикелле селкенеп-таптанып торам да торам. Үзем мәчеткә карыйм, куркыныч ул миңа, үзенең серле тынлыгы, караңгы зурлыгы белән шомландыра, куркыта ул мине… Ә китеп булмый, китсәм, миңа тагы да начаррак булыр төсле. Ахырда чарасыздан, бөтен шик-шөбһәләргә кул селтәп, мин катгый бер карарга килдем: керергә һәм бу серле-шомлы мәчетнең эчен бер әйләнеп, карап чыгарга кирәк. Ни булса, ул! Әйе, ни булса, ул!… Ашамас әле таш мәчет, йотмас, әйләнеп чыгармын әле ничек тә, тик каушамаска гына кирәк. Егет кеше ләбаса мин!
Ләкин шулай батыраеп урынымнан кузгалуым булды, минем алга шунда ук беренче кыенлык килеп тә басты: хәзер төн бит инде, мәчет эче дөм караңгыдыр, утсыз-нисез нәрсә генә күрә алырмын мин?! Димәк, кермичә кайтып китәргә дә була, ут юк, вәссәлам!
Мөрти агай үзе дә дөм караңгы мәчет эченә кереп тормас иде, билгеле… Әмма ни өчендер минем бу сылтаудан тизрәк файдаланасым килмәде, тәвәккәлләгән эштән ансат кына баш тарту ничектер уңайсыз булып тоелды.
Менә күзем мәчет күршесендә салынып яткан бинаның каравыл будкасына төште. Туктале, мин әйтәм, каравылчы янына кереп карыйм, аның фонаре булырга тиеш, биреп тормасмы… Булмаса инде, икенче мәсьәлә… Шулай уйлап, урам аша чыктым да такта будкага барып кердем. Каравылчы абзый бик шәп урнашкан икән – будканың нәкъ уртасында, җир идәндә кечкенә чуен мич гүләп янып тора, ә абзый шуның каршында тун чабуларын кайтарып, аякларын аерып, ботларын ышкый-ышкый җылынып утыра.
– Исәнме, абзый, – мин әйтәм.
Абзый миңа кырын гына күз ташлап алды, көттереп һәм мыгырданып кына:
– Исән әле, чынлап сорасаң, – дип куйды.
– Җылы икән сезнең монда, – дидем мин, чакыруны да көтмичә, тизрәк чуен мич янына узып: – Әх, үткән икән шул суык үзәккә…
Абзый дәшмәде, тик шактый гаҗәпләнеп һәм шикле сынап, миңа баштанаяк бер сөзеп кенә карап алды. Күрәм: минем вакытсыз килеп керүем абзыйга бер дә ошамады. Аның мине, бөтенләй ят кешене, хәзер үк будкасыннан җилтерәтеп кууы яки тревога күтәреп берәр этлек эшләве дә мөмкин иде. Ләкин минем бик туңган булуым һәм балаларча әрсезлегем аны бераз аптырашта калдырды шикелле.
Шулай да мин, абзый үзе телгә килгәнче, йомышымны әйтергә ашыктым: