– Абзый кеше, минем сезгә бер йомышым бар иде.
– Нинди йомыш?
– Сезнең әнә стенада «ярканат» фонаре эленеп тора. Шул фонарьны миңа биреп торсагыз иде… Әлбәттә, вакытлыча гына…
– Нигә ул сиңа?
Минем алдан ук әзерләп куйган бер хәйләм дә юк иде, шул сәбәпле дөресен генә әйтергә туры килде:
– Мин ни… менә мәчеткә кереп чыкмакчы идем.
– Мәчеткә? Нинди мәчеткә?
– Шушы сезнең күршедәге мәчеткә.
Абзый, тиз генә сүз таба алмагандай, күзләрен шарландырып, миңа беравык тик кенә карап торды. Гаҗәпләнүе аның гүя чиктән ашкан иде.
– Син нәрсә, энекәш, – диде ул, ниһаять, әкрен, усал гына, – әллә бераз салып килдеңме?
– Юк, нишләп салыйм, ап-айнык мин.
– Соң!.. Әллә башың икеме?
– Юк, башым да берәү генә, – дидем мин, елмаерга тырышып.
– Берәү генә булса йөрмә монда… үкчәңне күтәр. Син, ахрысы, ул мәчеттә нинди хикмәт барын ишетмәгәнсең әле.
– Ишеттем шул… Ә менә хәзер нәрсә барын кереп беләсем килә.
Абзый, кызып, кискен генә кулын селтәде:
– Әйдә, әйдә, йөрмә, кит моннан… Бетмәс монда сезнең ише суга… «с…ннәр»…
Абзыйның бу хәтле сыртын кабартып кире торуы мине чынлап борчый башлады. Ахрысы, мәсьәләне аңа ачыграк, җитдирәк итеп төшендермичә булмас.
– Син, абзый, мине куарга ашыкма әле, башта әйбәт кенә тыңла, – дидем мин, ничек тә юмалап, ипләп кенә. – Мин – редакциядән килгән кеше, миңа газета редакциясе сезнең мәчеттә нәрсә барын белеп кайтырга кушты. Ышанмасагыз, менә минем документым. Так што, сезгә куркып торырга урын юк, барысы өчен дә үзем җавап бирәм. Фонарегыз өчен дә курыкмагыз, кирәксә, мин акча калдырып торам… Ә газета заданиесен үтәргә кирәк, үтәмичә ярамый, белдегезме?
«Газета» дигән сүзнең тәэсире ул заманда мәчет җылавыннан бер дә ким түгел иде – абзый шактый йомшарып киткәндәй булды. Шулай да ул тиз генә бирешергә теләмәде:
– Килгәнсең икән бар, кер, нигә мине борчып йөрисең, – диде бу, мыгырданып кына.
– Миңа фонарь кирәк, фонарьсыз мин анда нәрсә күрим? Син инде, агай-эне, мине задание үтәмичә кайтып китәргә мәҗбүр итмә… Каравылчы фонарен бирмәде, дисәм, сиңа да рәхмәт әйтмәсләр.
– Их, парин! – диде абзый, чын-чыннан ачынып. – Үз башыгызга гына бәла алу түгел, кешегә дә зыян-зәхмәт ясап йөрисез.
– Син, абзый, борчылма, бернинди зыян да, зәхмәт тә булмас сиңа… ун минуттан фонареңны исән-сау китереп бирермен.
– Бирерсең, башыңны алып чыксаң.
– Һи, чыгабыз аны, – дигән булдым мин, көлеп. – Нык утыра баш, тәгәрәп төшәрлек түгел… Әле без синең белән шушы мич алдында, тәмләп кенә тәмәке көйрәтә-көйрәтә, мәчеттә күргәннәрне сөйләшеп утырырбыз.
Абзый, авыр гына сулап, урыныннан кузгалды, ашыкмыйча гына фонарен чөйдән алып бирде. Бөтен хәрәкәте аның, бу эшкә минем катнашым юк, бары мәҗбүр булганга күрә генә, дип әйтеп тора иде кебек. Мин фонарьны урындыкка куеп яндырып карадым да борылып чыга да башладым. Шул чакта абзый түзмәде, кыюсыз гына минем арттан:
– Денсез булсаң да, белгән догаларыңны укырга онытма! – дип калды.
– Рәхмәт, абзый, онытмам, – дидем мин, ишекне ябып.
Урамда адәм заты түгел, адашып йөргән эт тә юк иде. Аяк астында чайкалган фонарь яктысына карап, мин, ашыга-ашыга, мәчеткә таба киттем. Мәчеткә керә торган ишек ихатада икән. Ярый, капка ачык булып чыкты, ишегалдына уздым. Ләкин мәчетнең яшел ишеге зур йозак белән бикле иде. Мин йозакны тотып та, яктыртып та караган булдым: димәк, мәчетнең үзенә керү мөмкин түгел… Гап-гади, әмма репортёр башы уйлый белмәгән киртәләр чыга да тора. Нишләргә?.. Аптырап сулга борылган идем, тагын бер кечкенә яшел ишекне күреп алдым. Анысының йозагы юк иде. Бу – манарага менә торган ишек булырга тиеш… Туктале, мин әйтәм, теге җылау тавышы мәчетнең эченнән түгел, ә каяндыр югарыдан, чорма тирәсеннән ишетелгән иде бит. Мөгаен, бу манарага менә торган баскыч белән чормага да үтеп була торгандыр, һич югы, шунда менеп карыйм әле.
Артык уйланып тормыйча, кечкенә ишекне ачып җибәрүем булды – нәкъ каршымда бер озын ак нәрсә күренде: бу ни бу, өрәкме әллә?! Фу, нәләт, стенага сөяп куйган, мәет юа торган ак кабык икән лә!.. Йөрәк жу итеп китте. Яшен тизлеге белән хыялымнан бу кабыкта юылган мәетләр үтеп киткәндәй булды. Хәтта ул менә хәзер минем өстемә авар шикелле булып тоелды. Мин ихтыярсыздан бер адым артка чигендем, ләкин ишекне япмадым. Беренче курку шулай бөтен тәнем буйлап йөгереп узганнан соң, мин бераз исемә килдем. Тынычлана төштем. Аннары, нигә мин бу кабыктан шулхәтле шыр җибәрдем әле, җансыз нәрсә ич ул, әкәмәт, дип, үземне юатырга тырыштым һәм, батыраеп, яңадан эчкә атладым. Кабыкны читләтебрәк уздым да борылмалы тимер баскычтан песи төсле тиз-тиз генә югары менеп киттем. Азрак менгәч тә, уң кулда тагын бер тәбәнәк кенә такта ишек күренде. Бу, билгеле, чормага үтә торган ишек булырга тиеш иде… Мин, шул ишекне әкрен генә ачып, алдан фонаремны сузып, кыек астына атладым һәм, кирәк бит, мәчетнең туфраклы түшәменә аяк басуым булды – минем фонарем кыек астында урап йөргән кискен җилдән бер-ике тапкыр гына пылт-пылт итте дә сүнде. Мин дөм караңгыда басып калдым. Ашыгып, әле бер кесәмә, әле икенче кесәмә тыгылдым, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, шырпымны каравылчы будкасында фонарьны кабызган чакта калдырганмын икән ләбаса!