Выбрать главу

Инде нишләргә? Зиһенемне җыя алмыйча, багана төсле катып торам, тизрәк, яхшы чакта кире борыласым килә, әмма аягымны кузгату түгел, аз гына селкенергә дә куркам, көчем җитми. Бу караңгыда ничек төшәрмен дә ничек итеп теге кабык яныннан узармын? Ай-яй! Һәм, ышанасызмы, нәкъ шул чакта чорманың түр почмагыннан бик ачык булып әлеге бала җылаган сыман нечкә тавыш ишетелмәсенме: «И-и-и!..» Әтекәем, әнекәем, әбекәем!.. Чәч үрә тора дип ишеткәнем бар иде, белмим, үрә торгандырмы, юктырмы, әмма баш тиресе тартышып, чәч төпләрем сап-салкын булып китте… Әгәр шуннан тагын ишетелә калса?! Чәчең генә түгел… Алла сакласын!..

Ташка әйләнгәндәй торам, көтәм, ләкин юк, ишетелми, тып-тын, бары тик җил генә әйләнеп, выжлап йөри. Кайдан соң бу җиле тагын? Игътибар беләнрәк карасам, чорманың урам башында тонык кына бер яктылык күренә. Анда төнлек тәрәзәсе булса кирәк, ул, билгеле, ватыктыр инде… Әшәке җил әнә шуннан исә икән.

Теге җылау тавышы яңадан ишетелмәгәч, минем котларым алынып, куркуым әзрәк узгандай булды. Мин тынычлабрак уйлый башладым: димәк, монда нидер бар. Шикләнергә урын калмады – бар, һичшиксез, бар! Әмма нәрсә икән соң ул? Үзлегеннән тавыш чыгара торган берәр механизм куйганнармы, әллә берәр җәнлек-мазар чыелдыймы? Җәнлек дисәң, аның йөрүе-хәрәкәте ничектер сизелергә тиеш иде. Ә бу бары «җылап» кына ала да тына, бүтән бер шылт иткән тавыш та чыгармый… Йә, нәрсә булырга мөмкин? Ничек кенә белергә моны?.. Әллә шул тавыш килгән җиргә әкрен генә барып карыйсы микән? Чынлап та, ни булыр икән, әгәр… шунда таба атласам? Әйе, ни булыр? Ә бәлки, берни дә булмас, шайтан алгыры!.. Гаҗәп: адәм баласында кызыксыну дигән нәрсә куркудан да көчлерәк икән, шул чакта мин моны бик ачык сиздем, һәм шушы кызыксыну мине гүя аркан белән тарта башлады: үз-үземә хисап та биреп тормыйча, тәвәккәлләп, мин әлеге шомлы почмакка таба атладым. Аягымны шудырып кына бер атладым, ике, аннары кыюлана төшеп, аякны күтәребрәк тагын атлаган идем, кинәт ниндидер юан бер нәрсәгә абынып та киттем. Каһәр генә суксын, түшәмгә аркылы салынган өрлек икән бу… Кулымнан, шалтырап, фонарем очты, үзем «гөрс» итеп йомшак туфракка капландым. Җан саклаган чакта гына була торган тизлек белән үз-үземне белештермичә сикереп торуым булды – каяндыр шунда кыек буеннан гына нәрсәдер фырылдап күтәрелде. Кош! Ходавәндә, кош ич бу, кош! Менә ул, канатларын шап-шоп селкетеп, пырылдап, кыек астында бер-ике әйләнде дә әлеге урамга караган ватык тәрәзәдән тышка очып чыгып та китте. Бу тамашада күпме вакыт өнсез калып торуымны һич әйтә алмыйм, ләкин шуны ачык беләм: мин курку тоймадым, куркуны тоюдан узган идем. Барысы да шулхәтле кинәт булды ки, мин хәтта һичнәрсә уйларга да өлгерми калдым. Тик бераздан, исемә килгәч кенә, мине курку-шомлану калтыратып җибәргәндәй итте, ләкин бу соңга калган курку иде инде – ул мине артык тетрәтмәде.

Тагын берәр нәрсә ишетелмәсме дип, мин күпмедер вакыт селкенмичә басып тордым. Тын, караңгы, җил өргәли, әмма бернинди тавыш та, өн дә юк. Алайса, бөтен хикмәт шул кошта булса кирәк. Бик сәер, бик гаҗәп иде бу, ләкин башкача тагын нәрсә уйларга, нәрсә көтәргә мөмкин?!

Ахырда мин кузгалырга булдым. Башта аягым белән капшанып, фонарьны табып алдым, аннары борылып, бик саклык белән чорма ишегенә таба киттем. Шушы минутта мине – артымда кемдер, нидер бар шикелле – тагын курку-шомлану биләп алды. Ирексездән, ашыгып, ишеккә килдем, тизрәк баскычка чыктым һәм даң-доң басып түбән төштем. Әлеге кабык яныннан тын да алмыйча тиз генә уздым да кечкенә яшел ишекне шап иттереп яптым. Кар яктысына чыккач, башта өстемне каккаладым, шуннан соң каравылчы будкасына кереп, абзыйга фонарен бирдем:

– Менә, абзый, фонарең исән-сау, – дидем мин үземә дә әллә ничек ят тоелган сәер тавыш белән.

Абзый миңа, өрәккә караган шикелле телдән калып, күзләрен чекерәйтеп карап тора башлады. Аннары минем тирләп туңган ат шикелле калтырануымны күреп, кашларын җыерыбрак, җитди генә:

– Кил, утыр, җылын, – диде.

– Юк, мин өшемәдем, абзый, – дидем мин, бөрешкән авызымны ерырга тырышып. Чыннан да, мин бу минутта өшү-туңуны һич сизми идем. Шуңа күрә абзыйга рәхмәтемне әйтеп, тизрәк чыгып китәргә ашыктым.