Яңа бистәнең тын, буш урамнары буйлап атлаган чакта, мин үземнең нык ачыккан һәм эттәй ватылган булуымны тойдым. Әзрәк кенә исерә төшкәндәй чалыш-чолыш атлабрак, Пләтән урамына чыктым, аннары Тукай урамына җитеп, тәрәзәләре агарып туңган трамвайга утырдым… Утыргач та, ничектер йокы баса башлаган кебек булды…
Мәскәүский (хәзерге Киров урамы) чатына җиткәч, мин трамвайдан төшеп калдым да «Сарай» номерларының ашханәсенә кердем. Монда торган татар агай-энесе… Җылы пар, төтен, шау-шу эчендә утырып, шул агай-энегә: «Сез белмисез әле минем кайда булып, ниләр күргәнемне, кәпәчләр!» – дигән төсле горур гына карап, бик әйбәтләп, сыралап, туйганчы пилмән ашадым. Аннары көчкә генә кузгалып, үземнең Суконныйдагы тар, ялгыз бүлмәмә кайтып киттем.
Икенче көнне мин редакциягә бернәрсә язмыйча буш кул белән генә бардым. Язарга вакытым да, хәлем дә булмады. Күрәсең, бик нык салкын үткәндер инде, төн буена калтырап, туңып, янып чыктым. Редакциягә килгәч тә, туп-туры Мөрти агай янына кердем.
– Йә, нәрсә китердең? – дип каршы алды ул мине.
Мин аңа түкми-чәчми бөтен күргәнемне сөйләп бирдем… Ул миңа, ышаныргамы, юкмы дигәндәй, бераз дәшми генә карап торды да җилкәсен кашып алды, авыз эченнән генә нидер мыгырданып куйды, бары шуннан соң гына телефон трубкасына тотынды. Университетның зоология кабинетына шалтыратып, шундагы кем беләндер сөйләшә башлады. Мин шәкерт сыман тик кенә тыңлап утырдым.
Мөрти агай теге кешегә мәсьәләне кыскача гына аңлатып бирде:
– Әйтегезче, шундый бала җылавына охшатыбрак кычкыра торган кош бармы, булса – нинди кош ул, безнең бу тирәдә очрыймы? – дип сорады.
Зоология кабинетыннан болай җавап бирделәр:
– Әйе, бала җылавына охшаганрак нечкә тавыш белән кычкыручы кош бар. Ул – филин, безнеңчә – төнге ябалак. Урманда яши торган кош, ләкин бик сирәк кенә авыл-шәһәр эчендәге кайбер ташландык биналарга да кереп оялый. Сезнең мәчеттәге кош әнә шул төнге ябалак булырга тиеш.
Мөрти агай, рәхмәт әйтеп, трубкасын куйды да миңа: «Кара син бу малайны», – дигәндәй, бераз сәерсенеп карап торды, аннары саран гына елмайды:
– Молодец, энекәш, заданиене әйбәт үтәгәнсең, – диде. – Ә хәзер бар, ике-өч битлек кенә фельетон язып китер… Тозлап-борычлап яз, «мәчет җылый» дип провокация таратучы обывательләрнең авызын томаларлык булсын.
Ләкин ни сәбәптәндер мин ул чакта фельетонны яза алмадым. Бик тырышып утырсам да чыкмады миннән ул фельетон. Иң кирәге үтәлмичә өстемдә калды, тик менә күпме еллар узгач кына, минем аны, ниһаять, язып котыласым килде.
КАРТЛАР
Бүген таң алдыннан Рамазан бабайның карчыгы Әсмабикә әби үлгән дип әйттеләр… Авылда үлем-бетем сирәк булганга күрә, бу хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Күпләр өчен ул хәтта көтелмәгәнрәк хәбәр дә булды, чөнки әби, атна-ун көн генә ятып, ничектер тиз генә үлеп тә киткән. «Һай Алла, кай арада гына булды соң әле бу, күптән түгел генә әбиебез кәҗәсен куып йөри иде бит!» – дип гаҗәпләнделәр… Ләкин үлемгә, бигрәк тә карчык кешенең үлеменә, хәзер берәүнең дә артык исе китми. Була торган эш… Аның каравы исән калучыны күбрәк кызганалар. Менә сиксәннән узган Рамазан картның хәле, чынлап та, мөшкел инде. Көтмәгәндә генә алтмыш ел гомер иткән карчыгыннан аерылды да куйды. Нишләр ул, бахыркай?.. Кем карар, түшәген кем җыяр, кем җылы сүз дәшәр?.. Көчсез, хәлсез – ятим бала белән бер бит инде ул хәзер!
Ул көнне карт өенә килүчеләр күп булды. Карт-корыны әйткән дә юк, эштәге ирләр дә, авылның икенче очындагы хатыннар да, хәтта яшь-җилкенчәкләр дә килеп, бабайга күренеп кенә булсалар да чыгарга тырыштылар. Авыл Советы председателе белән колхоз председателе дә килеп киттеләр. Үлгәнне күмү эшләренә һәрвакытта бик күңел биреп йөрүче идарә члены Әзһәл абзыйга колхоз председателе әйтте: «Белегез, нәрсәләр кирәк? Кәфенлеге булмаса, хәзер сельподан ак материя җибәртермен. Тагын нәрсә?.. Акча?.. Тиздән хисапчы бер утыз сум китереп бирер… Ат җибәртермен, машина кирәксә, машина да җибәртермен… Карт сораганны көтмәгез, үзегез белеп эшләгез!» – диде. Бу бик урынлы боерык иде, чөнки картның үзенең ни дә булса уйларлык, хәрәкәт итәрлек чамасы калмаган. Фани дөнья белән алыш-биреше беткәндәй, ул иртә таңнан бирле карчыгының аягы очында бөкрәеп утыра – һичкемне күрми дә, ишетми дә. Мәетне юарга кирәк булгач та, аны ипләп-юатып кына урыннан кузгата алдылар. Хәсрәттән генә түгелдер инде бу, күрәсең, картлыгы да бик җиткән бабайның!
Безнең халыкта мәетне озак яткырмыйлар, бигрәк тә җәйнең менә мондый эссе көннәрендә. Әле иртәнге якта ук өч-дүрт кеше, көрәкләрен иңбашларына салып, зиратка кабер казырга киткәннәр иде… Зират авылдан өстәрәк, тигез чирәмлектә. Моннан биш-алты ел элек зиратны әйләндереп киртәләгәч һәм терлек кереп таптамый башлагач, андагы агачлар бик тиз куерып үсеп киттеләр. Хәзер ул кечкенә бер урман булып утыра, җәй башларында аннан өзлексез кошлар сайравы ишетелеп тора…