Выбрать главу

Төш җиткәндә инде Әсмабикә әбине әзерләп тә өлгерттеләр. Монысы өчен берни дә кирәк булмады – карчыкның күптән әзерләп куйган кәфенлеге дә, кабергә төшерүчеләргә дип саклаган сөлгеләре дә, тагын нәрсә өчендер җыйган тәңкәләре дә бар икән… Колхоздан ике ат килде, озатырга шактый гына халык та җыелды. Башта бер арбага палас җәйделәр, мендәр куйдылар, аннары әбинең иске юрганга ураган гәүдәсен өч кеше ипләп кенә күтәреп чыгарып салдылар. Карчыгы артыннан өстенә озын җилән, башына бүрек кигән Рамазан бабай үзе дә күренде. Ул, бусагадан атлап чыккач та тукталып, зәгыйфь тавышын күтәрә төшеп, көтеп торучыларга эндәште:

– Оланнар, Әсмабикә әбиегез, мәрхүмә, әйбәт кеше иде бит!

– Әйбәт кеше иде, Рамазан бабай, бик әйбәт кеше иде! – диделәр аңа каршы төрле яктан.

Шуннан соң гына Рамазан бабай, болдырдан төшеп, ике егет ярдәмендә карчыгының аяк очына менеп утырды. Башка картлар икенче арбага тезелештеләр. Атлар кузгалды. Ирләрнең бер өлеше мәет артыннан иярде, ә күп кенә өлеше атларның бераз ераклашканын көтеп тордылар да үз юллары белән китеп бардылар. Капка төбендә исә хатын-кызлар гына күзләрен сөрткәләп торып калдылар.

Атлар һәм озата баручылар, тыкрыктан авыл читенә чыгып, зиратка таба күтәрелделәр. Зират янына җиткәч, туктап, мәетне арбадан, паласының дүрт почмагыннан тотып кына, яшел чирәмгә төшерделәр. Авылда, билгеле, күптән инде мулла юк, ләкин шәригать гамәлләрен аз-маз белүче Яхъя исемле чатан бер карт бар, менә шул бабай, үлгән кешенең якыннары сораган чакта, кышын өйдә генә, җәен яшел чирәмдә җеназа да укый иде. Хәзер дә шул ук бабай, үзе кебек берничә карт белән сафка басып, мәет өстендә кычкырып җеназа укыды. Башкалар исә читтән тын гына карап тордылар… Мәет әйләнәсендәге үләндә «ак тәтәйләр» хәйран күп иде (бездә ромашка чәчәген шулай дип атыйлар), «ак тәтәйләр» өстендә ак күбәләкләр оча, киртә буендагы агачлардан әрсез кошларның чыр-чу килеп тавышлануы ишетелеп тора, ә якында гына чирәмгә чөй кагып, шуңа озын бау белән бәйләп җибәргән бер кызыл бозау: «Кешеләр монда нишлиләр?» – дигән шикелле, башын гына борып, җеназа укучыларга карап тора. Һәм шушы тереклек эчендә Әсмабикә әби үзе дә юри генә үлгән булып ята кебек… Бер уйласаң, бик гади нәрсәгә охшый бу үлем дигәнең!..

Кыска гына җеназа укыганнан соң, мәетне, кире арбага салмыйча, паласы белән генә күтәреп, зират эченә, кабергә алып киттеләр. Кабер әзер, бер читтә тәмәке тартып утырган кабер казучылар, сукмак буйлап килүчеләрне күргәч, кагынып урыннарыннан тордылар. Монда тагын Яхъя карт җитәкчелек итә башлады. Аның кушуы буенча өч кеше, мәетне ләхеткә куяр өчен, кабергә сикереп төштеләр. Әсмабикә әбинең ак кәфенгә төргән гәүдәсен юрганнан чыгардылар, астыннан өч тастымал үткәреп, шуларның башларын кабердәге әлеге кешеләргә бирделәр. Алар мәетне ипләп кенә кабергә төшерә башладылар. Шул чакта Рамазан бабай, тураеп, халыкка нидер әйтергә теләде:

– Оланнар, Әсмабикә әбиегез… – Ләкин кинәт тавышы өзелде, бөгелеп төште һәм иңбашлары калтыранып китте.

Кабер әйләнәсендәгеләр аның ни әйтергә теләгәнен аңла-гандай:

– Әйбәт карчык иде Әсмабикә әбиебез, бик тә әйбәт карчык иде, мәрхүмә! – диештеләр.

Ун-унбиш минут та үтмәгәндер, таза егетләр әбине күмеп тә куйдылар. Башкалар шул чакта иелеп йә көрәк, йә кулы белән генә кабергә туфрак ташладылар. Шуннан соң картлар кабернең ике ягына тезелеп утырдылар. Яхъя карт моңсу гына итеп Коръән укыды (хәер, аның нәрсә укыганын хәзер кем белә инде), аннары Рамазан бабай, җилән чабуына баса-баса, сәдака өләшеп маташты. Дога кылдылар, шуның белән эш бетте һәм халык ашыгып тарала да башлады. Рамазан бабайны, атка утыртып, күршеләре алып китте, кабер казучылар, Әзһәл абзыйга ияреп, сельпога таба төшеп киттеләр… Кабер очында, ниндидер бер фәрештәнең Әсмабикә әби белән сөйләшергә килүен ишетер өчен, Яхъя карт ялгыз үзе генә утырып калды.

Гаҗәп: безнең зират буенда «ак тәтәйләр» быел нигә бу хәтле күп икән?

…Рамазан бабай хәзер көн дә иртә-кич зиратка, карчыгы янына барып йөри. Без моны һәр көн диярлек күреп торабыз. Эш шунда: әлеге зиратка илтә торган тыкрык каршында гына, Ясәвиләр коймасы буенда өелеп яткан бүрәнәләр бар, менә без, бу тирәдә торучылар, эштән бушагач, кичләрен шул бүрәнәләр өстендә тәмәке тартып, гәп сугып утыргалыйбыз. Шулай булгач, Рамазан бабай да зираттан кайтышлый гел безнең каршыдан узып китә. Без аны күреп алсак, сүздән туктап, артыннан гына карап калабыз. Аның зиратка йөрүенә артык исебез дә китми, хәлен аңлыйбыз да кебек, чөнки карчыгы янына бару карт өчен хәзер бердәнбер юаныч булса кирәк… Ләкин шулай да аны күргән саен күңелне ничектер тырнабрак торган шундыйрак уй да туа: картның Ходай бирмеш һәр көнне иртә-кичен зиратка йөрүе бары үзенә юаныч табар өчен генәме, әллә моның бүтән берәр тирәнрәк сәбәбе дә бар микән?