Выбрать главу

Бер кичне шулай түбән очның Лотфи карт, узып барышлый безнең янда туктап, бераз утырып торды. Шул чакта тыкрыктан Рамазан бабай да килеп чыкты. Ул гадәтенчә таягына таянып, бөкрәя төшеп, зираттан кайтып килә иде. Без аның каршы яклап үтеп киткәнен сүзсез генә карап калдык. Бабай ераклаша төшкәч, кемдер җиңел генә сулап:

– Йөри карт, йөри! – дип куйды.

– Юксына инде, мескен, юксына! – диде аңа каршы икенче берәү.

Безнең Лотфи карттан ни дә булса ишетәсебез килә иде. Лотфи карт, – Рамазан бабайдан бер ун яшькә кечерәк булса да, аның егет чагын, ир чагын күргән кеше. Аннары үзе дә карт булгач, ялгыз калган бабайның эчке хәлен дә дөресрәк аңлыйдыр инде, билгеле. Ләкин картыбыз таш сын шикелле бер сүз дәшмичә, хәтта чыраен да үзгәртмичә тик кенә утыра. Шуннан соң безнең күрше Казбек – шәһәрдән кайткан студент – үзе башлап Лотфи карттан сорады:

– Лотфулла бабай, әйтегез әле, Рамазан бабай, имеш, яшь чагында бик таза, бик чибәр егет булган диләр, дөресме шул?

– Нигә, Рамазан бабаегызның яшь чагында ниндирәк егет булганын хәзер дә чамалап була торгандыр, – диде Лотфи карт, чак кына елмая биреп.

– Чамалап булса да, күз алдына китерүе читен. Сиксәннән узган карт бит… Ә сез аның яшь чагын үзегез күргәнсез. Йә, ничегрәк иде соң?

Лотфи карт, күзләрен кыса төшеп, нидер уйлагандай, бераз дәшми торды. Аннары ашыкмыйча гына әйтте:

– Рамазан карт егет чагында мин малай гына идем әле, шулай да яхшы хәтерлим: өрлектәй төз гәүдәле, таза егет иде ул, төскә дә чибәр иде, борыны пычак сыртыдай туры, күзләре шомырттай кара, ә кашлары карлыгач канатыдай кыйгачланып тора иде… Авылда бер егет иде бабагыз!

– Әнә ничек икән?! – дидек без, гаҗәпләнеп. – Күз алдына китереп кара син аны хәзер!.. Сөйләп бирсәң, үзе дә ышанмас!

– Ә менә Әсмабикә әбине ямьсез кыз булган, диләр, дөресме шул? – диде Казбек, бер дә тыйнакланып тормыйча.

– Анысы инде сорамасаң да билгеле, – диде кемдер шунда. – Картлык ямьсезлекне яшерә алмый икән… Мәрхүм әбинең авызы зур, борыны ямьшек, шадрасы да бар иде – кая куясың?

– Юк, менә Лотфулла бабай әйтсен әле, – диде Казбек, һаман картны кыстап.

– Ни әйтәсең инде, – диде карт, авыр гына сулап. – Ходай Әсмабикә әбиегездән матурлыкны кызганган шул.

– Алайса, шундый чибәр егет ничек итеп шундый ямьсез кызга өйләнде икән, ә?.. Лотфулла бабай, сез беләсездер?..

– Беләм?.. Каян?.. Мин үзем дә ул заманда малай гына идем бит әле…

– Юк, шулай да?.. Ну, ничек булырга мөмкин бу?..

– Дөресе аның шул, – диде Лотфи карт, бераз көттереп. – Рамазан бабагыз Әсмабикәсенә күрми өйләнгән.

– Күрмичә?.. Ничек ул алай? Күрмичә кеше өйләнәмени?

– Сез, оланнар, ул заманны белмисез… Рамазан бабагыз яшь чакта әле күрмичә өйләнү, күрмичә кияүгә чыгу булгалый торган иде. Исегез китмәсен!

– Ну бит, күрмәсә дә ишеткәндер… Бөтенләй белмичә алмагандыр инде.

Лотфи карт башын әзрәк кагып торды да аннары әйтеп куйды:

– Аны алдаганнар.

– Алдаганнар?.. Ничек итеп?.. Кызык бу, кызык!

Лотфи карт җавап бирергә ашыкмады, нидер күңелен борчыгандай, ул уйга калыбрак утыра иде. Ләкин аны төрле яктан: «Сөйләгез инде, Лотфулла бабай, сөйләгез», – дип, бик нык кыстарга тотындылар. Бары шуннан соң гына картыбыз, эчке икеләнүен җиңгәндәй бер сулап:

– Ярый, алайса, – диде. – Үлгән кешенең йөгенә керү килешми килешүен, күңел дә тартып бетерми, әмма мин сезгә, оланнар, үзем ишеткән кадәресен генә сөйлим. Гайбәт түгел, Ходай кичерсен!.. Иң элек шуны әйтәм: Әсмабикә әбиегез безнең авылдан түгел бит, Такталачыктан, шуннан безгә килен булып төшкән кыз. Такталачык, үзегез беләсез, бездән унсигез чакрымда, кайчандыр зур базарлы, биш мәхәлләле бер авыл иде. Анда байлар да күп булган, хәер, сез аның ул чагын белмисез инде, ә соңыннан бу авыл яртылаш диярлек таралып бетте… Менә шул Такталачыкта Гобәйдулла исемле бер бай була. Ходай аңа кызларны күп биргән икән, бер-бер артлы җитеп килгән дүртме-бишме кызы булган, имеш. Арада иң өлкәне менә шушы Әсмабикә әбиегез булган инде… Ишле кызга кияү табып бетерү ансат эш түгел, хәтта бай кешегә дә… Шуның өстенә, ул чактагы гадәт буенча, башта иң өлкәнен бирергә тырышканнар, өлкәнен бирмичә торып, кечерәкләрен бирә башлауны килештермәгәннәр, теге беренче кызлары утырып калыр дип курыкканнар. Бу урында шуны да әйтергә кирәк: байның кече кызлары барысы да бик чибәр булганнар, имеш, тик Әсмабикә бичара гына матурлыктан мәхрүм булып калган… Шулай да атасы, Гобәйдулла бай, өлкән кызына ничек тә кияү табарга тырышкан. Бай кешенең, мәгълүм инде, тирә-якта таныш-белешләре күп була, безнең авылда да аның кемдер бер якын танышы булган, менә шул кеше Ризван картка, дөресрәге, Ризван картның малаена, байның кызын димләргә тотынган. Шәт, аңлыйсыздыр, Ризван карт ул – Рамазан бабагызның атасы, мин дә аны яхшы хәтерлим әле… Юаш кына, адәмчелекле бер кеше иде, мәрхүм!.. Җирдән башын күтәрмәгән гади бер мажик… Бай кеше белән туганлашып китү картның күңеленә, билгеле, хуш килә – соң, шулай булмыйча, заманасы шундый бит аның… Тик ышанып кына бетми, булмас, бай кеше кызын безнең ише мужикка бирмәс, ди. Ә димләп йөрүче ышандыра, яучы гына җибәр, Гобәйдулла бай кызын берәүгә бирмәсә дә, синең малаеңа бирәчәк, ди, ант итеп ышандыра. Шуннан соң Ризван карт мәсьәләне улына чишә: «Менә, – ди, – шундый җирдән, шундый кешенең кызын сиңа димлиләр, ни уйлыйсың, соратып карыйбызмы әллә?» – ди. Рамазан бабагыз моңа риза була (булмыйча, бай кызына кем өйләнмәс!), ләкин бер шартын куя: «Кызны күрмичә алмыйм», – ди… Инде теге димләүче ике арада йөри бит, менә шул – егетнең теләген байга җиткерә. Бай моңа каршы әйткән, имеш: кызны никахка чаклы егеткә күрсәтергә шәригать кушмый, атасы килсен, атасы күреп китәр дигән, имеш… Шуннан нишләргә кала? Киңәшәләр дә әлеге димләүче белән Ризван карт, ат җигеп, Такталачыкка китеп тә баралар… Анда баргач, Гобәйдулла байның үзенә төшмиләр, ярамый, бай бернәрсә дә белмәскә тиеш, янәсе… Каршыдарак торган бер йортка керәләр, Ризван картны урам тәрәзәсенә утырталар һәм көтәргә кушалар. Менә берзаман, күпмедер вакыт узгач, бай капкасыннан купшы гына киенгән, көянтә-чиләк аскан бер кыз килеп чыга… Картка әйтәләр, әнә кара инде, синең улыңа буласы кыз шул үзе, диләр… Кыз, чынлап та, бик сылу, бик чибәр була. Карт аның вак-вак кына атлап чишмәгә киткәнен дә, чишмәдән кайтканын да карап тора… Әлхасыйль, кыздан бик канәгать булып калган Ризван карт… Кайткач, улына да кызны бик мактап сөйләгән: «Улым, үз күзем белән күрдем, кызның килмәгән җире юк, алсаң – уңарсың!» – дигән.