Выбрать главу

Шуннан эш җайлана инде. Тәвәккәлләп яучы җибәрәләр (шул ук димләп йөрүчене), бай кызын бирергә риза була, аннары озакка сузмыйча туен да итәләр. Ике авыл арасы якын җир түгел, моннан Такталачыкка туй барып җиткәнче дә никах укылганчы, көзге көн үтеп тә китә. Рамазан бабагыз инде ак келәткә, кәләш куенына күз бәйләнгәч кенә барып керә… Оланнар, мин сезгә ишеткәнемне генә сөйлим, чын дөресен инде аның Рамазан бабагыз үзе генә белә торгандыр… Кыскасы, зөфаф төне узгач, икенче көнне генә ул янында яткан Әсмабикәсен ачык күргән, диләр. Бик гаҗәпләнгән, имеш, ни уйларга да белмәгән, әмма кызның үзенә берни дә сиздермәгән. Тик, җаен туры китереп, атасыннан: «Әткәй, киленеңә бер күз сал әле, шунымы син миңа димләдең?» – дип сораган. Ризван карт, киленен күргәч, бик аптыраган: «Юк, – дигән, – минем моны күргәнем юк, миңа бөтенләй башка кыз күрсәттеләр», – дигән. (Әлеге чибәр сеңелләреннән берсе булган икән ул.) Моны белгәч, Рамазан бабагыз башта бик яман дуламакчы, туйны ташлап китмәкче булган. Ләкин атасы, әйткәнемчә, сабыр, адәмчелекле кеше, малаен ул эштән тыйган: «Кыз хәзер синең никахлы хатының, – дигән, – эт баласы түгел, эт баласын да ташлап китмиләр, кара аны, җылатасы булма!» – дигән… Дөрес тә инде, никах укылган, бер кич янында кунган, ничек итеп, нинди җан белән кыз баланы ташлап китмәк кирәк?! Ямьсез дигәч тә, гарип түгел бит ул, кул-аягы, бөтен җире тап-таза. Озын сүзнең кыскасы, Рамазан бабагыз, өлешемә чыккан көмешем шушы икән, дигән дә Әсмабикәсен әйбәтләп туйлап өенә алып кайткан… Менә шул аның тарихы, оланнар!

Лотфи карт сөйләп бетерде дә җиң очы белән нечкә мыекларын сыпырып куйды. Ләкин аның бик гади генә итеп сөйләгән бу сүзләрендә нидер җитми иде әле. Ярый, алдап булса да егетне өйләндергәннәр, ди, әмма өйләнгәч бергә торасы бар бит әле. Соңыннан ничегрәк яшәгәннәр алар?..

– Алтмыш ел гомер иттеләр, – ди Лотфи карт тыныч кына.

– Ләкин гомер итү төрлечә була бит, Лотфулла бабай!

– Булмыйча… Гомер юлы бик озын, чокырлы да чакырлы, шома гына бармый ул… Шуны да әйтергә кирәк: Рамазан бабагыз яшь чагында шактый кызу канлы кеше иде, юктан да дулап китә торган гадәте бар иде. Әмма ләкин Әсмабикә әбиегезгә Ходай матурлык бирмәсә дә, күркәм холык биргән. Сабыр, чыдам, артыгын әйтмәс, яшен йота белер… Хәзерге кайбер яшь киленнәр төсле тавыш чыккан саен тырт итеп әтиләренә йөгермәгән.