Выбрать главу

– Анысы инде үзен гаепле дип белгәнгә күрәдер…

– Ә нинди гаебе бар аның?.. Ризван картка сеңлесен күрсәткән чакта, аңа әллә әйтеп торганнар дисезме? Юк, булмас, андый нәрсә бик яшерен эшләнә ул, хәтта суга барырга чыккан сеңлесе дә белмичә калгандыр әле.

– Ә ярату? – диде Казбек, егетләнеп. – Ярату булганмы соң алар арасында?

– Сезгә тагын нинди ярату кирәк? – диде Лотфи карт, бик гаҗәпләнеп. – Әнә Рамазан бабагыз карчыгының кабере өстеннән кайтып та керми, ә сез монда ярату дип, оялмыйча лыгырдап утырасыз!..

Без дәшмәдек, хәтта ничектер уңайсызланып та калдык, гүя без бик гади бер хакыйкатьне аңламый идек. Дөресен генә әйткәндә, картларны тыңлап утыру яхшы, әмма аларны аңлап бетү, бигрәк тә алар белән бәхәскә керү һич тә мөмкин түгел. Әнә «ярату» дигән бер сүздән картыбыз кызды да китте. Ни өчен, бик гаеп сүзмени ул?.. Әллә яратуны картлар бөтенләй башкача аңлыймы?

Ә Рамазан бабай карчыгы янына һаман да йөри дә йөри. Һәр кичне диярлек без аның зираттан кайтканын күрәбез һәм сүзсез генә артыннан карап калабыз. Мескен бабай!.. Хәер, ни өчен мескен, бәлки, бер дә мескен түгелдер? Бәлки, аның гомере буена әкренләп төшенгән һәм үзе генә белгән зур бер хакыйкате бардыр, ихтимал, шуңардан аңа ялгызлыгын җиңеләйткән чын юаныч килә дә торгандыр. Серле-тирән булса кирәк картларның җаны, тик безгә генә ни өчендер караңгы ул!

1970

БЕР СҮЗ

Ул һәрвакытта ресторан залының түр почмагына, тәрәзә янына барып утыра торган иде. Бу аның ияләшкән урыны. Әгәр шул урын буш булмаса, аның әзрәк кенә кәефе дә кырылган шикелле була, күрәсең; башка урыннар аңа ошап бетми иде. Ләкин ул гел генә диярлек халыкның аз чагында (төшке аш белән кичке аш арасында) килә, шунлыктан күп вакытта яраткан урыны да буш була торган иде. Дөресен генә әйткәндә, официантлар да инде аның килү вакытын да, кайсы өстәлгә утыруын да, хәтта нинди ашлар яратуын да белеп өлгергәннәр иде. Тик менә кем ул бу сәер кеше?.. Чын интеллигентларга хас чиста ак йөзенә, яртылаш агарган куе чәчләренә, һәрвакыт диярлек зәвык белән пөхтә итеп киенгән туры, ыспай гәүдәсенә караганда, аның вак-төяк кенә кеше булмавы ачык күренеп тора. Мөгаен, ул йә галим, йә язучы, йә артист булырга тиеш. Әмма Казанныкы түгел, чөнки Казанның рестораннарга гел кереп йөри торган күренеклерәк кешеләрен официантлар күптән беләләр. Аннары бу яңа кунак үз-үзен тотышы белән дә тегеләрдән нык кына аерыла: мөгамәләсе һәрвакытта нәзакәтле, ә ашау-эчүгә килгәндә шактый талымлы – моны инде официантлар беренче нәүбәттә сизеп алалар. Шулай да кем соң ул?

Ләкин, кагыйдә буларак, ресторанга даими кереп йөргән кеше озак билгесез булып кала алмый, һәм күп тә үтмәгәндер, официантлар бу сәер, мөлаем кешенең дә кем икәнен белеп алдылар. Ихтимал, моңа аның бервакытта да кулыннан төшерми торган искерәк зур портфеле дә һәм килеп утырган саен шул портфеленнән чыгарып караштырырга тотынган калын-калын журналлары да ярдәм иткәндер… Кыскасы, ул фән кешесе, галим, профессор булып чыкты. Ләкин кайсы фән өлкәсеннән – бу кадәресен алар белмәделәр, хәер, моны белүнең алар өчен әллә ни кирәге дә юк иде. Аның каравы икенче бер бик мөһим нәрсәне белделәр: профессор безнең шәһәрдә яңа кеше икән, ялгызы гына тора икән һәм ресторанга ашарга йөрүе дә шуның өчен икән.

Мөхтәрәм профессорны килгән саен Нина исемле бер официантка карый торган иде. Бу, – ничегрәк дип әйтергә, арада шактый юаш һәм сөйкемле генә официанткаларның берсе. Фигурасы да аның нәфис-сылу гына, кызларныкы кебек диярлек, әмма нечкә йөзе инде таушалган, күз әйләнәсенә дә, ияк тирәсенә дә вак кына җыерчыклар сызылып өлгергән. Шулай да ул ягымлы, нәрсәсе беләндер ягымлы, аның әнә шул иртә таушалган йөзендә ниндидер яшерен оялчанлык та, нәүмизлек тә бар кебек… Аңа карагач, ихтыярсыздан күңелгә, бу үзенең тупас ире тарафыннан шактый изелгән, җәберләнгән хатын булырга тиеш, дигән уй да килә.

Профессор залга кереп, түрдәге үз урынына барып утыргач та, официантлар тизрәк Нинага дәшәләр: «Нина, әнә профессорың килде, бар, йөгер!» – диләр. Алар моны, билгеле, шаярткан булып әйтәләр, ләкин шулай да үзләренчә ниндидер киная дә сиздерәләр иде. Нина аларга ачулана алмый, киресенчә, «профессорың» дигән сүзләрдән аңа ни өчендер әзрәк кенә күңелле дә булып китә иде. Ул шунда ук хөрмәтле кунагы янына барып җитә, мөлаем гына исәнләшә, матур тышлык эченә куйган менюны тәкъдим итә һәм чиста өстәлне тагын бер кат сыпыргалап ала. Профессор, ашыкмыйча гына, менюны карый, «теге юкмы, бу юкмы?» дип сораштыра, бары шуннан соң гына заказын яздыра башлый. Гадәттә, аның заказлары бертөрлерәк була: яшелчәдән салат, май белән сыр, җиңелчә шулпа һәм икенчегә тавык яки бозау ите… Яхшы балык булса, аны калдырмый. Ләкин кыздырган яки тапап куырган итләрне бер дә алмый диярлек, тик теләгән нәрсәсе юк чакта гына алырга мәҗбүр була, анда да, каты кыздырмасыннар, дип әйтеп куя… Шулай ук аракы, коньяк кебек куәтле эчемлекләрне дә беркайчан да алганы юк, хәер, чит ил коньягын берме-икеме тапкыр алып караган иде дә, ахрысы, яратмагандыр, Нинаның үзенә дә: «Әремнән дә әче, тәмсез, безнекенә җитми», – диде. Әгәр инде яхшы грузин виносы булса, ул аны берәр фужер гына китертмичә калмый. Һәм иң соңыннан, ашыкмыйча гына, кофе эчә.