Нина заказны алып киткәч тә, ул портфеленнән берәр журнал яки китап чыгарып, аш килгәнче, ә күп вакытта исә ашаган чагында да шуны караштырып утыра. Гәрчә официантлар, эчмичә генә ашаган кешеләрне бик үк өнәп бетермәсәләр дә (чөнки андыйлардан файда аз), профессорның «айнык баш» булуын гаеп итмиләр иде. Кешесе бүтән, һәр кич ресторанга эчәр өчен генә тула торган клиентлар җөмләсеннән түгел. Инде Нинага килсәк, ул үзенең профессорын нәкъ менә бик әдәпле һәм бик тәртипле булганы өчен дә чын ихластан хөрмәт итә иде. Ул инде җыен мокытның, әзрәк эчеп алгач та, официанткаларның кыска итәкле аякларына күзләрен майландырып карап утыруларыннан, шуның өстенә, җитмәсә, әллә нинди ямьсез ишарәле, мәгънәсез комплимент әйтүләреннән бик туйган иде. Ә профессор алдында ул тыныч йөри, үзен саф хатынга һәм кирәкле кешегә санап йөри. Әле бер генә тапкыр да, ялгыш кына да, ул аңардан гарьләндерерлек яки намусына тиярлек бер сүз, бер караш та ишеткәне-күргәне юк. Аннары профессор бик саран да түгел иде, исәпләшкән чакта бер сумнан ким сдачаны алып та тормый иде. Хәер, алса, Нина өчен яхшырак буласы икән, чөнки ул калдырып киткән тиеннәрдән Нина үзен ничектер бераз кимсетелгән шикелле тоя иде.
Хәлбуки профессорның Нинага үз мөнәсәбәте яхшы да, начар да түгел иде. Аның алдында официантка – бары шул гына. Әгәр инде официантка аны якты чырай белән каршы ала икән, бигрәк тә кушканнарны тизрәк китерә икән – бу бик табигый, адәм рәтле ресторанда ул шулай булырга тиеш тә. Моның өчен ул аңа рәхмәтен әйтә, вак-төяк акчасын калдырып китә. Шуңардан тыш официанткага ниндидер аерым игътибар күрсәтүнең һичбер хаҗәте юк. Һәркем үз урынын, үз дәрәҗәсен белергә тиеш ахыр чиктә!
Ләкин шулай да килгән саен бер үк официантканың хезмәтен күргәнлектән булса кирәк, ул аңа ничектер үзеннән-үзе шактый гына ияләшеп өлгерде. Дәрәҗә аермасын онытыбрак, үз итебрәк карый башлады, исемен дә сорап белде һәм күбрәк «Ниночка!» дип кенә дәшә торган булды. Ә кәефе бер яхшы вакытта ул аңа хәтта үзенең исемен дә әйтте: «Виктор Иванович» икән ул. Ләкин фамилиясен, кем булуын, кайда эшләвен, билгеле, әйтеп тормады. Нина исә бу кадәресенә дә бик шат иде, артыгын көтми иде, чөнки ул күреп тора, аның профессоры бик җитди, аз сүзле кеше… Зур кеше!
Әмма гаҗәеп бер хәл, Нина, үзе белән бергә эшләүче официанткалардан ишетеп, профессоры турында тагын шуны да белде: имештер, ул бөтенләй ялгыз кеше икән, имештер, аның яшь, чибәр хатыны булган, ләкин ул хатын ире белән безнең шәһәргә килергә теләмәгән, аңардан аерылып, чын булса, зур урындагы бер хәрби кеше белән торып калган, имеш… Кайдан, кемнән чыккан хәбәр бу?.. Һәрхәлдә, профессорның үз авызыннан чыккан сүз түгел һәм чыгуы мөмкин дә түгел. Ләкин шушы берничек тә расланмаган, дөреслеге бик шикле булган хәбәргә Нина ышана калды. Гүя профессорның әнә шундый ялгыз, бәхетсез кеше булуы аңа кирәгрәк иде, күп кенә хатын-кызлар шикелле үк, ул да хатыннары ташлаган ирләрне кызгана иде. Шушы кызгану тойгысына бирелеп, ул күңеленнән профессорын юата, назлый иде… Хәтта әгәр аның хатыны булсам, мин аны ничек кенә карамас идем, ничек кенә сакламас идем, минем янымда ул, җаным, күкәй эчендәге сары кебек яшәр иде, дип хыялланып та китә торган иде.
Хәлбуки Нинаның вакыт-вакыт болай хыяллануы ирсез, ялгыз хатын булудан түгел иде. Юк, аның да ире бар, ул да бүтәннәр рәтеннән ирле хатынга исәпләнеп йөри. Әмма нинди ир соң ул?.. Әйтсәң, кешедән оят, башы эчүдән чыкмаган бозык, әшәке, тупас бер адәм актыгы шунда… Нина ресторанда эшләгәнгә күрә генә, ире аны, кайтып урынга яткан саен, син шундый хатын да мондый хатын дип, пычрак сүзләр белән төрлечә мыскыл итә, берөзлексез бәгырен талап кына тора. Шуңардан башка ул исерек иреннән бер җылы сүз, бер йомшак мөгамәлә ишеткәне, күргәне юк. Асылда, аңа бары Нинаның акчасы кирәк, Нинаны елата-елата азаплау кирәк, шуңардан гына тәм таба ул һәм шуңа күрәдер инде, күпме генә җәберләсә-хурласа да, Нинага чат ябышып ята. Инде Нина китәм, тормыйм дия башласа, ул аны имгәтеп ташлау, хәтта үтерү белән дә куркыта. Менә шундый ерткычның тырнагына эләккән хатынга ни эшләргә кала соң?.. Кешеләрдән яшеренеп еларга, эчтән генә сызарга һәм вакыт-вакыт бүтән кеше, бүтән тормыш турында уйланып, ничектер онытылырга, юанырга гына кала. Ирдән уңмаган һәрбер хатынның яшерен сагышыдыр инде бу…