Выбрать главу

Нина аңа: «Рәхим итегез!» – диде, кунак китабыннан аерылмыйча гына: «Рәхмәт!» – дип куйды. Шуның белән хәзергә Нинаның эше бетте, ул китәргә, ул яңадан чакырганны көтәргә тиеш. Аңа нәүмизләнергә ярамый, юк, ярамый, аның үз эше, үз урыны бар.

Ә профессор ашыкмый иде. Шул йөз грамм коньягын да ул, өчкә бүлеп, аз-азлап кына эчте, закускаларын да туктый-туктый озаклап ашады. Күрәсең, бик кызыклы нәрсәгә тап булгандыр инде дип уйлады Нина… Ул боларның барысын да читтән генә күзәтеп торды, чамалап торды һәм, кунак закускасын бетерүгә барып:

– Ашыгызны китеримме инде? – дип сорады.

– Әйе, ярый… – диде профессор таркау гына.

Нина, бушаган савытларны җыештырып, өстәлне яңадан сөрткәләгән арада, кыюланып әйтте, ниһаять:

– Виктор Иванович, нигә ашаганда да китабыгыздан аерылмыйсыз?.. Болай укый-укый ашау зарарлы, диләр ич!

– Нишлим соң, Ниночка! – диде профессор, җиңел генә көрсенеп. – Бер дә вакыт җиткерә алмыйм шул.

– Анысы шулайдыр инде, ләкин ял итәргә дә кирәктер бит… Сезне кызганып әйтүем…

– Рәхмәт, Ниночка! – Һәм профессор китабын ябып куйды.

Нәкъ шушы минутта алар янына графин белән аракысын, тәлинкә белән закускасын күтәргән кызыл чырайлы бер юан кеше килеп басты.

– Хөрмәтле Виктор Ивановичка сәлам!.. Рөхсәт итегез, сезнең белән компания төзеп җибәрергә! – диде ул, шаулап, һәм рөхсәтне көтеп тә тормыйча утыра да башлады.

– Ә, Семён Семёнович, сез икәнсез! – диде профессор, елмаеп кына. – Рәхим итегез!.. Ләкин минем монда эшем бетте диярлек.

– Зарар юк. Минем дә эшем күп түгел, менә төбендә генә калды… Сезне күргәч, яныгызга килмичә китүне килештермәдем, хөрмәтле профессор!.. Йә тагын үпкәли башларсыз, шулай бит, Ниночка күгәрченем?!

Нина нидер әйтмәкче иде, ләкин тиз генә сүзен таба алмады һәм ашыккан булып китеп тә барды. Әйе, ул бу кызыл чырайны яхшы белә иде, күптәнге таныш, кермичә калган көне юк диярлек. Тик бервакытта да ашарга керми, эчәргә генә керә, күбесенчә буфеттан гына үз өлешен салып чыгып китә. Закускасын өенә кайткач каба, имеш. Әмма ул ни җитте кеше генә түгел, аны да кайсыдыр институтның доцентымы, профессорымы, диләр. Бик кирәкле кешедер, ахрысы, чөнки күпләр аның белән очрашканда хөрмәт һәм түбәнчелек күрсәтеп исәнләшәләр – Нина моны үзе дә күргәне бар. Әнә Виктор Иванович белән дә таныш булып чыкты бит әле ул… Ләкин шулай да Нина аны бер дә яратмый иде. Әллә нинди шапшак, дорфа, йөгәнсез бер адәм шунда. Кычкырып сөйли, шаркылдап көлә, теленә ни килсә, шуны әйтә дә ташлый, хәтта официанткаларга «тозлырак» сүз ычкындырудан да тартынып тормый. Үзе турында бик югары уйлый, күрәсең, урамавыз!.. Ә Нинага аның кем булуы нигә кирәк – әдәп белән культурасы җитмәгәч! Әнә, ичмасам, Виктор Иванович… Хәер, янәшә куеп буламы соң аларны?!

Нина Виктор Ивановичка ашын китергәндә, алар үз дөньялары турында бик бирелеп кенә сөйләшеп утыралар иде. Нинага игътибар да итмәделәр шикелле… Тик бераздан ашның икенчесен алып килгәч кенә, профессор аңа тагын кофе да китерергә кушты. Билгеле, Нина монысын да бик тиз китереп җиткерде. Әмма, ни үкенеч, болай ук тырышырга кирәк булмаган икән. Ул инде кофейник белән чәшкәләрне кунаклары алдына куеп китә дә башлаган иде, ләкин нидер исенә төшеп, шунда, тегеләрдән аз гына читтәрәк торган кечкенә савыт-саба өстәле янында тукталды. Бер генә минутка тукталды, ә тегеләр аны китте дип белделәр, ахрысы, көтмәгәндә сүзләрен бүлеп, Нина турында сөйләшеп алдылар, һәм Нина, ихтыярсыздан шуны ишетеп, селкенергә дә кыймыйча тыңлап торырга мәҗбүр булды. Сүзне әлеге кызыл чырай Семён Семёнович гадәтенчә туп-турыдан башлады:

– Карап торам да, Виктор Иванович, бу җиңел сөяк сезнең тирәдә бөтерелеп кенә йөри бит, хикмәте нидә икән?..

– Уңган официантка шулай булырга тиеш тә, – диде Виктор Иванович.

– Ай-һай, хикмәт шунда гына микән?! Башкалар тирәсендә болай бөтерелгәнен бер дә күргәнем юк. Миңа калса, ул чибәркәй сезгә гашыйк, Виктор Иванович, валлаһи, гашыйк!

– Юкны сөйләмәгез! – диде Виктор Иванович коры гына.

– Нигә аңа исегез китә? – диде тегесе, отыры шаулап. – Сезгә кемнең генә күзе төшмәс! Җитмәсә, ялгыз башыгыз, ә мондагы хатыннар барысын да белеп торалар. Валлаһи!.. Менә юри генә кылын тартып карагыз әле, күрерсез…

Ләкин профессор шунда ук аның сүзен бүлде:

– Гафу итегез, Семён Семёнович, сез мине просто кимсетәсез, – диде ул, бик нык хәтере калгандай. – Бер ресторан чыпчыгы белән чуалырга… Сез мине кемгә саныйсыз?..