Бу легенданы яңарак ишетсәм дә, курайның үзен миңа бик яшьли күрергә һәм тыңларга туры килде. Безнең Дәүләкәнгә терәлеп кенә торган Яңа Көрмәнкәйдә курай уйнаучы бер карт бар иде – менә шул картны хәтерлим әле мин… Тик минем балалык хәтеремдә аның кураеннан бигрәк башка ягы ачык сакланган. Хикмәт шунда: Тимербай карт курайчы гына түгел, балыкчы да иде. Һәм без, Дәүләкән малайлары, Дим тугаена барган чакта, Тимербай картның шундагы күлләрдә тар гына бүрәнә каекка утырып, сыңар ишкәге белән камышларны ера-ера нәрәтә куеп йөргәнен гел күрә торган идек. Ул кояштан, җилдән бакырга әйләнеп, какланып беткән, бик чандыр бер кеше иде. Балакларын тезенә чаклы сызганган, күлмәгенең алдын ыштан бөрмәсенә кыстырган, үзе һәрвакытта ачык, ә башында беләүләнеп каткан түбәтәй… Аннары тагын шул ук ыштан бөрмәсенә бәйләп, ул иске күн кыныда кечкенә үткен пычак та йөртә иде. Бигрәк тә менә шул пычакка безнең күзебез яна иде һәм, әйтергә кирәк, бу пычаклы бабайдан без әзрәк кенә курка да торган идек.
Соңыннан Тимербай карт нәрәтәгә кергән бик шәп табан һәм кара балыкларны иске кәрзингә тутырып, өстен яшел үлән белән каплап, Дәүләкән урамында ыштан балакларын да төшермәгән килеш сатып йөри иде.
Аннары инде, үсә төшкәч, мин аның курайда уйнавын да хәтерли башладым. Әйбәт, оста уйный идеме ул – мин әле белми идем, әмма өч-дүрт тишегеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, эче куыш, җип-җиңел, кибеп беткән көпшәдән шундый гаҗәеп озын көйләр чыгара алуына хәйран кала торган идем. Бер могҗиза булып тоела иде ул миңа, һәм мин, кем өрсә дә курайдан шулай көй-моң чыгара аламы икән, дип баш вата идем. Билгеле инде, минем «курай» дигән шул җип-җиңел көпшәне тотып, өреп карыйсым килә иде… Ләкин Тимербай карт кураен юри генә, карар өчен генә дә һичкемгә тоттырмый иде. Уйнап беткәч, ул кураеның башын ни өчендер ялаштырып ала да аннары күлмәк изүеннән каядыр эчкә үк тыгып куя. Бу да мине бик гаҗәпләндерә иде.
Әмма минем курай белән чынлап торып сихерләнүем тагы да үсә төшкәч, унөч-ундүрт яшьлек чагымда булды. Беләсез: бу шундый вакыт инде – күңел кыллары үзеннән-үзе тибрәнеп, йөрәктә җыр-моң туарга гына тора! Хыялның да бик җилкенгән, эзләнгән, очынган чагы!.. Нәкъ менә шушы чакларда миңа курайны еш кына ишетергә дә туры килде.
Безнең күршедә генә Миңнегәрәй исемле башкорт тора иде. Аның ике аты бар. Шул атларын тәңкәле камыт-эшлеяләр белән читән тарантаска җигеп, поезд килүгә Дәүләкән станциясенә чыга һәм, поезддан төшкән кымызчыларны утыртып, Дим буе авылларына илтеп куя торган иде. Бу аның төп кәсебе, атларын һәрвакыт таза, көр тота, ә көз җитеп, беренче кар төшкәч, шул атларның берәрсен иярләп, төлке, бүре сугарга да чыга иде. Шуның өчен генә ул ике бурзай да асрый иде. Кыскасы, бик егет кеше иде безнең күрше Миңнегәрәй агай.
Менә шул Миңнегәрәй агайга базар көннәрендә Дим буеның берничә мулласы, әйтик, Шәрип авылыннан Котлыяр мулла, Казанголдан – Исхак мулла, Япардан Сафуан мулла гел килә торганнар иде. Бу өч мулла бик дуслар иде, ахрысы, чөнки кайчан карама, алар һәрвакыт бергә булалар иде.
Аларның базарда бернинди сату-алу эшләре юк, иртәнге якта чыгып, базарны бер әйләнәләр дә үзләре кебек тагын берничә мулланы яки бай башкортны ияртеп кайталар һәм Миңнегәрәй агайның түр сәкесендә көне буе диярлек ашап-эчеп, курай тартып, җырлашып утыралар… Ике ихата арасында тәбәнәк читән генә, ә күрше өйнең тәрәзәләре киңенчә ачык, шунлыктан барысы да: сәкедәге чирек-чирек кымызлары да, табак тулы итләре дә һәм кунаклар үзләре дә ап-ачык күренеп тора. Гомумән, башкорт муллалары ашап-эчеп утыруларын берәүдән дә яшермиләр иде. Исерә калсалар да гаеп итүче юк – мулла да кеше!
Менә шул ачык тәрәзәләрдән инде бервакыт, абзыкаем, курай белән җыр агыла башлый!.. Һәм мин шуны ишетүгә, барган җиремнән капкынга эләккәндәй, шып тукталып кала идем. Һич ычкына алмый идем мин ул татлы әсирлектән… Бөтен дөньямны онытып, ләззәтеннән, сызландыруыннан җыларга җитешеп тыңлыйм да тыңлыйм… Күз алдымда үзенең якты киңлекләре, тын түбәләре, ак тирмәләре, утрауда йөргән җылкылары белән кылганлы дала әкрен генә җәелә дә җәелә… Бик биектә бөркет салмак кына йөзә. Еракта ялгыз җайдак шәүләсе күренеп кала, әллә кайда гына әрлән сызгыруы ишетелгән кебек була… Һәм иң гаҗәбе: шул далада ак тастарлы җиңгәнең муенына корык салган бияне савып утырганын бик ачык итеп күрә торган идем. Бу шулхәтле ачык җанлы булып күз алдына килә, мин хәтта җиңгәнең ике тез арасына янтайтыбрак кыстырган агач чиләген дә, шул чиләккә биянең ике имчәгеннән алмаш-тилмәш бәреп төшкән нечкә генә сөтне дә күргәндәй була идем… Әнә шулай әллә кайларга алып китә, хыялый итә иде мине бу башкорт курае, башкорт җыры!