Курайчыны берничә мәртәбәләр күрсәм дә, мин аның кайсы авылдан, кем икәнен белә алмадым. Аны шул муллалар үзләре базардан ияртеп кайталар иде. Аз гына кылый, аз гына шадра, озын буйлы бу агай, минемчә, бик шәп курайчы булгандыр. Бик дәртләнеп, бик рәхәтләнеп, ничектер җиңел итеп, гүя уйнап кына тарта иде ул үзенең кураен! (Аның сирәк кенә төкле ирене, кураен китереп терәмәс борын, ул үзеннән-үзе селкенә башлый иде инде.) Әмма шул ук вакытта ул кураеннан гаҗәп саф, гаҗәп иркен тавышлар чыгара белә һәм шуны искиткеч озын итеп, бормаландырып суза да ала иде. Кыскасы, тәмам җелеккә үтәрлек итеп уйный иде агабыз!
Ә курайга кушылып, һәрвакыт Котлыяр мулла җырлый торган иде, һичшиксез, курайчыга тиң җырчы иде ул… Авызын ачар-ачмас, иреннәре арасыннан гына бер суза башласа, тавышы киң далага да сыймас кебек… Шуның өстенә гаҗәеп моңлы, матур җырлый иде бу мулла!.. Мин аны яхшы беләм, бездә дә аның булганы бар иде. Озын кара казаки кигән мәһабәт таза гәүдәле, елтырап торган кызгылт шома битле, сирәк кенә кара сакаллы бер кеше иде ул. Базардан базарга, кунактан кунакка гел бал, кымыз эчеп тә кызык сөйләп, җыр җырлап йөргән бу кешенең мулла булуына ышануы да читен иде. Елына ике килә торган гаеттән башка ул үзенең мәчетенә йөрде микән?.. Һәрхәлдә, мин аның чалма кигән чагын күрмәдем.
Озын сүзнең кыскасы, күрше Миңнегәрәй агай өенә җыелып, сәрхуш булып утыручы муллаларның җыр-курайларын миңа бер-ике җәй буена еш кына ишеткәләргә туры килде. Нәкъ менә шул чакта башкортның тиңсез бай, гүзәл, сихри җыр-моңнары минем кайрыланып өлгермәгән күңелемә гомерлеккә диярлек сеңеп калды да булса кирәк. Аннары, озак та үтми, мин, шактый яшь башымны алып, туган-үскән оядан, якты Дим буйларыннан ерак калага чыгып киттем. Ә бер өч-дүрт елдан соң теге муллалар да кайсы кая таралып, югалып беттеләр шикелле.
Шактый күп еллар узгач, мин үзебезнең радиокомитетта (фронттан кайтып шунда эшли башлаган чагым) тагын бер курайчы белән таныштым. Бу инде татар курайчысы иде. Шуның өстенә радиода уйнаштыра, димәк, аны күпмедер дәрәҗәдә профессиональ курайчы дияргә дә була. Ләкин якынрак танышкач, мин аның кайчандыр хуҗалык эшләрендә эшләп йөргәнен, тик соңгы вакытларда гына курайчы булып танылып киткәнен белдем. Әлбәттә, музыкага бик сәләтле кеше иде ул, кулына ни тотса, шуны уйный ала, курайга да яшьтән үк өйрәнгән, әмма болар берсе дә аның өчен төп кәсеп була алмаган. Инде аны радиога чакырып уйната башлаганнар икән, моның сәбәбе бик ачык: шәһәрдә ул – бердәнбер курайчы.
Исеме аның Исмәгыйль иде. «Исмәгыйль абзый» дип эндәшә идек без аңа. Җыйнак-җиңел гәүдәле, җирән сакаллы, зур коңгырт күзле бу чибәр абзый телгә дә бик җор иде, гел уен-көлке сөйләргә ярата торган иде. Шуңадыр инде ул безнең радиокомитетка йөрүче күп кенә артистлар, җырчылар, композиторлар белән дә якыннан аралашып, ничектер җиңел генә дуслашып өлгергән иде.
Мин үзем дә Исмәгыйль абзыйны ярата идем, алюмин кураен да рәхәтләнеп тыңлый идем, ләкин ни өчендер шул чакта еш кына: «Нигә бу абзый табигый курайда уйнамый икән?» – дип, ихтыярсыздан уйлана да идем. Белмим, яшьтән үк тыңлап өйрәнгәнгә күрәме, миңа ясалма курайга караганда, кырда үскән табигый курай якынрак та һәм тансыграк та иде. Дөресен генә әйткәндә, күптән инде мине бер нәрсә гаҗәпләндерә: ни өчен табигый курай бездә юк, ни өчен ул, әйтик, башкортларда сакланган да бездә сакланмаган?.. Бик сирәк кенә очраган безнең курайчылар йә тимер, йә җиз курайда уйнаганнар. Бәлки, кеше кулы белән ясалган бу курайлар теге ялан кураена караганда әйбәтрәктер, курай сәнгатендә үзенә күрә бер алга китештер?.. Ихтимал, шуның өчен дә ясалма курай табигый курайны гамәлдән кысып чыгаргандыр?.. Бу хакта мин Исмәгыйль абзыйның үзеннән дә сораган идем. Аның әйтүенә караганда, табигый курай, билгеле, безнең татарларда да булган, хәзер дә әле кайбер җирләрдә, мәсәлән, Ык буенда ялан кураенда уйнаучылар очрый, ләкин татар халкы кырда үскән курай белән генә чикләнмичә, шуның төсле итеп тимердән, җиздән дә ясарга өйрәнгән. Моның сәбәбе безнең дымсурак, салкынчарак җирләрдә уйнарга яраклы курайны табуга караганда, аны кулдан ясау ансатрак булганга күрәдер, бәлки?! Аннары тагын ясалма курайның тавышы да безнең татар колагына нәфисрәк ишетелсә кирәк.... Бу сүзләрдә, һичшиксез, дөреслек булырга тиеш.