Выбрать главу

Шуннан соң мин бер сөйләшүдә Исмәгыйль абзыйдан туп-туры сорадым:

– Ни өчен сез ялан кураенда уйнамыйсыз?

Моңа каршы ул, көрсенә биреп:

– Их, Әмирхан туган, уйнамас идеммени мин, ләкин юк бит ул, ялан курае юк, – диде.

– Ә сез дөресен генә әйтегез әле: ялан кураен үзегез яратасызмы?

– Һе, яратмыйча, әлбәттә, яратам.

– Алайса, табарга кирәк аны.

– Ә кайдан?.. Акчага сатылмый. Арчада үсми ул… Аның өчен генә Урал тауларына барыргамы?

– Бик кирәксә, барасың да аны…

– Мин әзер, – ди Исмәгыйль абзый, шунда ук сүзне уенга борып. – Әйдә, командировочный яздыр, иртәгә үк китәм.

– Курай сиңа кирәк бит.

– Нишләп миңа, халыкка кирәк ул… Ә халыкка кирәкне табу – сезнең эш… Чын, комитет алдында мәсьәләне күтәр, курай җыеп кайтыр өчен Уралга экспедиция җибәрик, диген.

Безнең сөйләшү әнә шулай ярым уен-көлкегә әйләнеп бетә торган иде. Әлбәттә, миңа тансык курай турында бүтән уйлаучы да юк, аннары Исмәгыйль абзыйның алюмин курайлары бар чагында башкасын кирәк дип белүче дә юк иде.

Ул шулай кысыр хыял булып калган да булыр иде, ләкин бер җәйне минем үземә Оренбург өлкәсенә, Куандык дигән җиргә кайтырга туры килде. Юлга чыгар алдыннан, мин бу сәфәремне Исмәгыйль абзыйга да әйттем.

Абзый, кызыксынып:

– Куандык?.. Нинди җир, кайда ул? – дип сорады.

– Сакмар буенда, – дидем мин.

– Сакмар буенда!.. Бик тә ямьле якларга китәсең икән, туган! – диде ул, сөенеп һәм әз генә көнләшкәндәй дә булып. Аннары нидер исенә төшкәндәй ачылып өстәде: – Карале, син шуннан миңа әлеге үзең мактаган ялан кураен табып кайтмассыңмы?.. Сакмар буенда үсәргә тиеш ул!

Аның бу үтенече миңа да ошап куйды.

– Ярар, абзый, эзләп карармын! – дидем мин ихлас кына.

– Зинһар, туган!.. Син үзең кырда үскән курайны таныйсыңдыр бит?

– Танымасам, мин аны шундагы агайлардан эзләтермен.

– Бигрәк тә яхшы!.. Тик син берничәне табарга куш инде… Түләргә туры килсә, алып кайткач исәпләшербез…

– Анысы өчен борчылмагыз, Исмәгыйль абзый, – дидем мин, сүзне шуның белән өзеп.

Куандык!.. Кайдан бу шигъри матур исем?.. Минем сугышка чаклы да бу тирәләрдә булганым бар иде. Беренче күргәч, үзем дә куануга охшаш хис кичергән идем. Табигатьнең гаҗәеп бай, матур җирендә утыра ул Куандык!.. Кайсы ягына карама – ямь-яшел йомры түбәле биек-биек таулар… Шул таулар арасыннан бормаланып көмештәй ак, чиста Сакмар агып килә. Таулар чигенгән җирләрдә билдән дә югары куе үлән үскән тип-тигез тугай җәелеп китә. Ә таулар китереп кыскан урыннарда текә кыялар бөтерелеп аккан Сакмар өстендә таш стенадай басып торалар… Билгеле инде, бу гүзәллекне, бу байлыкны беренче килеп күргән кешеләрнең чынлап куанулары да һәм ак тирмәләрен корып утырган шушы урынга «Куандык» дип исем бирүләре дә бик табигый, бик аңлашылса кирәк. Шигъри исем үзе үк шуны әйтеп тора!

Куандыкка мин кыз туганнарыма кунак булып кайткан идем. Аларда хәзер ир заты юк, икесенең ире һәм бердәнбер энеләре сугышта һәлак булдылар. Шуңа күрә мин, фронттан исән-имин кайткан ага тиешле кешеләре, алар өчен бик кадерле кунак идем. Сый-хөрмәтне әйткән дә юк, ашап-эчеп кенә өлгер, шуның өстенә ике-өч көн саен эссе мунча, яткан урыным да ак өйнең түрендә, сиртмәле караватта гына…

…Бу сый-хөрмәттән бик тиз маемларга да мөмкин иде, ләкин мин Ходай бирмеш һәр көн йә Сакмар буена, йә тауларга чыгып китә идем. Таулар!.. Малай чактан ук калган бер комарлыгым бар – кайда гына берәр биеклек күрмим, шуңа үрмәләп булса да менәргә тырыша идем. Менә Куандык әйләнәсендәге тауларга да мин тырыша-тырмаша мендем, ниһаять!

Тау биекме?Син менәмсең?Мен, менә алсаң, тауга мен!Тауга мен, күр дөньяны син,Күр бу дөньяның ямен!

Әйе, дөньяның хәйран ямьнәре, хәйран киңлекләре ачыла икән бу таулардан!.. Әкрен генә җил уйнаган биек түбәдән мин, үземчә чамалап, әле Орск, әле Җилаир якларына озак кына карап тора идем. Аннары…

Төш түбән, йөр син түбәндә,Күр чәчәкләр, чишмәләр,Күр игеннәр, күр җимешләр.Хәсрәтеңне бер китәр!

Әйе, Сакмар буена төшкәч, хәсрәт-уйлар, чынлап та, каядыр ага да китә. Назлы-шаян кызлар кебек бит ул җыр булып аккан Сакмар!.. Бер карасаң, чуерташлар өстеннән ак тәпиләрен елтыратып көлә-көлә йөгерә, икенче карасаң, озын толымнарын сүткән шикелле, зәңгәрләнеп-уйчанланып тын гына агып ята.

Ничөн суга сузыласың,Тал чыбыккай, интегеп,Ялварасың, борыласың,Тилмерәсең, өзеләсең,Аккан суга күз тегеп?. . . . . . . . . . . .

Әнә шулай иске шигырь өзекләрен искә төшереп, мин Куандык әйләнәсендә күп йөрдем. Әлбәттә, Исмәгыйль абзыйның курай табып кайтырга кушкан үтенечен дә хәтеремнән чыгармый идем, киресенчә, күңелгә килгән җыр, шигырьләр курайны гел искә төшереп кенә тора иде. Әмма мин үзем Сакмар тугаенда да, тау битләрендә дә, күпме каранып йөрсәм дә, аны очрата алмадым. Әллә юк, әллә эзли белмим?.. Ахрысы, танып та җиткерми торганмындыр. Иллә мәгәр бөтен нәрсә күкрәп үскән бу җылы, якты җирләрдә курай булырга тиеш бит, булмыйча мөмкин түгел!