Выбрать главу

Кечкенә бу вакыйга Исмәгыйль абзыйга шактый нык тәэсир итте булса кирәк, ул сүз таба алмагандай бераз дәшми торды, аннары, башын кагып:

– Кара син, ә, изге бәндәләр дә бар икән! – дип куйды. Шуннан соң кураларны, дөньяның иң кадерле бер нәрсәсе шикелле култык астына сак кына кыстырып, кат-кат рәхмәтен әйтеп китеп барды.

Әмма иң кызганыч, Исмәгыйль абзыйның ялан кураенда уйнаганын миңа ишетергә туры килмәде… «Белмим шул» дигән иде ул, курайларны миннән алып киткән чагында. Нидер сизенгән шикелле әйткән икән абзый кеше!.. Башта аның өен, урыны яңа төзелешкә кирәк булгач, шәһәрдән шактый еракка, каядыр Чыңгыз тирәсенә күчерделәр. Исмәгыйль абзый шуның мәшәкатенә кереп батты, ахрысы, бөтенләй күзгә күренми башлады. Аннары күпмедер вакыттан соң үзе дә, каты авырып, көтмәгәндә генә үлеп киткән… Мин аның үлемен хәтта ишетми дә калдым. Кем әйтмешли, дөнья бу!..

Ләкин соңыннан инде, Исмәгыйль абзыйны искә төшергән чакта, теге курайларны ул нишләтте икән дип уйлап куйгалый идем. Бары күптән түгел генә ишетеп белдем: Исмәгыйль абзыйдан калган барлык курайлар да Тел, әдәбият институтының музыка кабинетында саклана икән… Юри кызыксынып барып карадым. Моннан күп еллар элек Хаҗиәхмәт агай Сакмар буеның тау битләреннән кыркып алган, әнисе Миңзифа карчык җәяүләп Куандыкка китерә килгән, мин исә махсус футлярга салып алып кайткан курайлар кабинет шүрлегендә, иске газеталарга төрелгән килеш яталар. Сүтеп карагач, мин аларны таныдым. Исмәгыйль абзый һәркайсына өстән дүрт, астан бер тишек ясаган (нәкъ башкорт курае төсле итеп), кулыңа ал да сыздырып сузып җибәр!.. Әмма алар өнсезләр, сыздырып сузып җибәрердәй кешесе юк – әкияттәге теге малай кебек кешесен, кешесен кайдан табарга?!

1970

ОНЫТЫЛМАС МИНУТЛАР

Кәрим абзый белән Рәмзия ханым – гашыйклар. Ихтимал, шунлыктандыр алар бер-берсенә гаҗәп тиң, пар килгәннәр. Кәрим абзагыз иллеләр өстендәге, буе-сыны бик төз, бик егәрле, чын ир кеше – ир солтаны! Ә Рәмзия ханым кырыклар тирәсендәге гаҗәеп сылу, нәфис, мөлаем бер хатын. Йөзе дә аның кызларныкы кебек чиста, алсу, күзләре якты, кашлары нечкә. Картая белми торган токымнан булса кирәк.

Имештер, кешеләр туган чакта ук үзләренә билгеләнгән ишләре белән туалар, тик күп очракта алар бер-берсен таба гына алмыйлар. Ә менә Кәрим абзый белән Рәмзия ханым, бик соңга калып булса да, ниһаять, бер-берсен тапканнар һәм, табигый инде, ялкынлы дәрт белән яратышып-якынаеп та киткәннәр.

Ләкин без капчыкта ятмаган шикелле, яшерен мәхәббәт тә озак билгесез булып кала алмый, иртәме-соңмы, барыбер төртеп чыга ул. Моның өчен берәр таныш-белешнең ишетеп яки күреп алуы гына кирәк – шомлы хәбәр шунда ук тиешле җиренә барып та җитә.

Шуннан соң инде… Шуннан соң менә алар, ягъни Кәрим абзый белән Рәмзия ханым, заманча бик шәп җиһазлы иркен квартираның бер бүлмәсендә икәү генә утыралар. Дөрес, бер-берсеннән читтәрәк утыралар һәм бер-берсенә карамаска тырышалар. Әмма тыныч үзләре… Бәйрәмчә киенгәннәр: Кәрим абзыйның өстендә ак нейлон күлмәк белән бик килешле утырган кара костюм, ә Рәмзия ханымда ачык изүле, тар билле күк күлмәк, аягында французский туфлиләр.

Алар көтәләр, әйе, каушамыйча сабыр гына үзләренә хөкем чыгарылуын көтәләр, чөнки күрше залда гына ике гаиләнең әгъзалары бу ике гашыйкның язмышын хәл итәр өчен үзара җитди киңәш корып утыралар. Ябылып бетмәгән ишектән аларның сөйләшүләре ишетелә. Гаҗәеп нәрсәләр ишетелә аннан… Мәсәлән, Кәрим абзыйның хатыны Бану апа ашыкмыйча, тыныч кына болай сөйли:

– Мәхәббәткә каршы нәрсә әйтеп була? Мәхәббәтне кешенең иң саф, иң изге хисе, диләр. Мин үзем дә моңа ышанам. Шулай булгач, кешене кемгәдер гашыйк булганы өчен генә гаепләргә, хөкем итәргә ярыймы, мөмкинме? Аны яратудан тыярга, тиргәргә, каргарга, җәнҗал куптарырга, кыскасы, төрле кыргый чаралар белән аны мәхәббәттән ваз кичтерергә безнең хакыбыз бармы? Аннары бит, әгәр дә аның мәхәббәте чын икән, ниләр генә эшләсәң дә, нинди генә җәһәннәм газапларына салсаң да, аны барыбер мәхәббәтеннән ваз кичтереп булмаячак. Минем янымда калган тәкъдирдә дә, ул барыбер үзенең икенче берәүгә булган мәхәббәте белән яшәячәк. Шулай булгач, нигә аны да, үзеңне дә гомерлек газапка дучар итәргә, нигә тормышның астын өскә китереп, ямьсезләнеп, дошманлашып бетәргә? Иң яхшысы, бу эшне зур фаҗигагә әйләндермичә, тату гына, тыныч кына аерылып куймаскамы? Менә мин шул хакта уйланам. – Бану апа, аз гына тынып торганнан соң тирән сулап, янә болай диде: – Тагын шуны да әйтәсем килә: Кәрим абыегыз бик тә әйбәт, бик тә намуслы, инсафлы кеше. Әйе, әйе, инсафлы кеше!.. Менә утыз ел бергә торып, ул мине бер генә тапкыр да авыр, нахак сүз әйтеп рәнҗетмәде, ялгыш кына да, ичмасам, чәнчә бармагы белән дә ул миңа тимәде. Бик бәхетле яшәдем мин аның белән, рәхмәт аңа шуның өчен! Әмма, әмма… нишлисең, язмыштыр инде, ул хәзер бүтәнне ярата… Бүтәнгә күчте аның күңеле… Бу хәбәрне ишеткәч, мин аңардан: «Дөресме, Кәрим?» – дип сорадым, ә ул һич тә икеләнмичә: «Әйе, дөрес, Бану!» – диде. Намуслы кеше шул – алдашу юлына басмады. Менә шуңа күрә дә мин аның теләгенә каршы килә алмыйм, бик авыр булса да, юк, килә алмыйм… Мин аның Рәмзия ханымга булган мәхәббәтен хөрмәт итәм, мин… кыскасы, дусларым, миннән аларга фатиха!.. Бәхетле яшәсеннәр!..