Выбрать главу

Бер мәлгә киеренке тынлык урнашты. Бану апаның сүзләре көчле тәэсир иткән булырга тиеш, ләкин берәү дә моны ни өчендер сиздерергә теләми. Шулай ук Кәрим абзый белән Рәмзия ханым да әүвәлгечә бер-берсенә карамаска тырышып, тын да алмыйча утыралар, әмма икесе дә Бану апа турында ихтыярсыздан: «Кара, нинди олы җанлы хатын икән!» – дип, эчләреннән генә уйларга мәҗбүрләр.

Ниһаять, сөйләшүне алып баручы Булат – Кәрим абзыйның улы, математик, фәннәр кандидаты – урыныннан кузгала биреп:

– Мәсьәлә ачык! – дип куйды. – Инде Гыймран абзыйны тыңлап карыйк.

Гыймран абзый – Рәмзия ханымның ире, төп кебек таза, йомры бер кеше… Аны, кайсыдыр заводның әрҗәләр цехында мастер булып эшли, диләр. Җыелыштагы шикелле, ул урыныннан ук торып сөйләргә тотынды:

– Монда Кәрим абзыйны бик мактап ташладылар әле… Алайга китсә, мин дә хатынны яманлый алмыйм. Минем хатын да шәп, хәтта ки бик шәп!.. Моңарчы алай-болай шаярганы да сизелмәде. Ә хәзер… әнә нишләгән, оятсыз!.. Ну, үзегез беләсез, моның өчен хатынны ишекле-түрле йөгертеп, дуңгыз урынына ярып булмый бит – заманасы ул түгел. Аннары, дөресен генә әйткәндә, хатын минем үземә кирәк, как же, бик кирәк!.. Кәрим агай шәп кеше икән дип, Рәмзия аны ярата икән дип, ансат кына кулдан ычкындырасы килми шул… Түлке менә ничек иттереп аны, оятсызны, тотарга?! Карават аягына чылбыр белән беркетеп куеп булмый бит – китим дисә, караватыңны сөйрәп тә китеп барыр, ышан син аңа! Сыер дуласа, аттан уздыра, диләр… аннары тагын шунысы да бар: мин үзем коллектив сүзенә буйсынып өйрәнгән кеше… Партия безне шулай өйрәтте, ийе, менәтерә!.. Әгәр дә ки сез монда, мәхәббәт зур нәрсә ул, тыярга ярамый, торсыннар, дип әйтәсез икән, миңа ни эшләргә кала? Әйдә, чукынып китсеннәр, дип кул селтәргә генә кала, заманасы шулай булгач ни…

Гыймран абзый йомры, каты башын уң кулы белән бераз сыпырып торды да, башка әйтер сүз таба алмагач, әкрен генә урынына утырды. Булат шунда ук аңардан сорады:

– Димәк, сез дә риза!

– Нәрсәгә? – диде Гыймран абзый, күзләрен түгәрәкләндереп.

– Ну, Рәмзия апаның минем әти белән кушылуына.

– Үзегез шулай кирәк дисез ләбаса!.. Мин ни… коллективка буйсынып өйрәнгән кеше инде…

– Мәсьәлә ачык, – диде Булат, Гыймран абзыйның мескен кыяфәтенә карап та тормыйча. – Ике як та гашыйкларның кушылуына каршы түгел, димәк… Сүзнең кыска булуы яхшы, бигрәк тә бу темага сөйләшкәндә…

– Туктагыз әле, – диде Рәмзия ханымның студентка кызы Эмма, сикереп торып. Ул чия кебек кызарган, ул яна, ул кабалана иде: – Мин дә әйтмәкче булам… Минем әтигә рәхмәт әйтәсем килә. Ул да, наконец, мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлаган… Бу бит, бу бит бик важно. Скандал юк, угроза юк, барысы да бик мирно… Мин даже бу турыда курсовой эш язарга да уйлап утырдым. Например, «Яңа кешеләрнең яңа сыйфатлары» или «Иске кешеләрнең яңа сыйфатлары…» Ну, эш исемдә түгел, ә…

Булат кыргый рәвештә аның сүзен бүлде:

– Сез риза, шулаймы?

– Конечно, конечно, мин әнием өчен бик шатмын! – диде кыз, ашыгып.

– Алайса, нокта куйдык. Мәсьәлә хәл ителде. Әни, давай, бокалларны китер, шампанскийны чыгар!.. Гашыйкларны чакырып, тәбрик итик!

…Нәкъ шушы урында Кәрим абзый кара тиргә батып уянып китте. Башта, ни булганын аңламыйча, бертын сыны катып ятты, аннары кинәт кенә исенә килде. Йә Хода, төш икән, төш кенә икән ләбаса! Мең шөкер!.. Йә, шуннан мондый хәл өнеңдә була калса нишләрсең, әкәмәт?! Бр-р, куркыныч!.. Ярый, Кәрим абзагызның бәхете әле, Бану апагыз аңардан мәхәббәт турындагы хыялларны күптән инде бәреп чыгарып бетерде. Башыңны читкәрәк борсаң да: «Карама кеше хатынына, күзләреңне умырып алырмын!» – дип кенә җибәрә. Хәзер менә абзагызның җаны тыныч… Исән генә була күрсен инде Бану апагыз!

1972

ЧИКЕРТКӘ

(Әбдерәхим кода әкияте)

Сез белмәгән, ә без күрмәгән борын заманда иске авыл мәдрәсәсендә ата-анасыз бер ятим малай укып яткан. Барыр-торыр җире булмагач, ятим шәкерт, үзенең хәлфәсенә самавыр куеп, аш пешереп, җәен-кышын шул мәдрәсәдә яши биргән. Хәлфә янында үз тамагы да ач булмаган моның. Аннары атнакичләрен авыл малайлары боларга сәдака итеп әз-мәз онын, ярмасын, йомыркасын, сөтен дә китергәлиләр икән. Шулай ук хәлфә үзе дә аш мәҗлесләренә барган җиреннән ятим шәкертенә бәлеш төпләре кыстырып кайткалый торган булган. Сирәк эләксә дә ярап куйган бәлеш төбе!.. Әмма шулай да үсеп барган малайга ашау асла җитмәгән, буйга һаман үскән, ә тәненә бер дә ит кунмаган, сыйраклары да бик нечкә булып калган. Шуңадыр инде шәкертләр аңа «Чикерткә» дигән ләкап тә биргәннәр. Ятимнең моңа әллә ни ачуы килмәгән – болай да ул аз сүзле, сабыр холыклы малай булган.