Выбрать главу

– Әйтсәгезче, кардәш, бу кем чатыры була, кем тора анда? – дип сорыйлар.

Хәлфә үз нәүбәтендә зур бер серне ачкандай итеп:

– Бу – бөтен әтрафта дан тоткан фәлән ишанның чатыры була, – дип җавап бирә.

– Нишли соң ул монда, – дип сорыйлар тегеләр.

– Ишан хәзрәтләре, – ди хәлфә җавабында, – Аллаһы Тәгаләгә якын торыр өчен адәмнәр арасыннан китеп, ошбу тын сахрада ялгызы көн вә төн изге гыйбадәттә утыра!..

– Алай икән, – диләр килүчеләр тыйнак кына, – ә син үзең кем буласың?

– Мин изге ишанның мөбарәк кулын тоткан мөрите булам, – ди хәлфә, – һәм бер мәлгә аптырабрак-уйланыбрак калган җайдаклардан үзе сораша башлый: – Сез кемнәр буласыз, бу кәрван кайдан, кайсы якларга китеп бара?

– Без кәрван озатучылар булабыз, – диләр тегеләр, – фәлән җирләрдән фәлән илгә мал төяп барабыз…

– Юлыгыз уң булсын, Ходай бәла-казалардан сакласын, – ди хәлфә, кара сакалын сыпырып.

Җайдаклар кулларын күкрәкләренә куеп рәхмәтләрен белдерәләр, аннары монда изге ишан торганын хуҗаларына кайтып әйтер өчен тиз генә китеп тә баралар.

Хәлфә шунда ук борылып чатырга керә.

– Ә, утырасыңмы? – ди ул Чикерткәгә. – Шулай кирәк, тәкъсир. Тик чалмаңны батырыбрак ки, авып төшмәсен… Тиздән кәрван хуҗалары килергә тиеш. Алар, синең догаңны алыр өчен, яныңа керерләр. Китаптан башыңны күтәрмә, сүзеңне кыска тот, ә догаңны озак итеп укы, аңладыңмы?

Чикерткә башын гына кага. Ул инде тәбәнәк өстәл янында утыра-утыра алҗып беткән була, һавага чыгасы, далада рәхәтләнеп йөрисе килә, әмма булмый – түзәргә кирәк, түзмичә ярамый, хәлфәнең талканы коры, ишан дип тормас, бөкләп ишкән тастымалы әнә мендәр астында гына…

Хәлфә чатырдан чыкканда, кәрван туктаган яктан ике кеше җәяүләп кенә бу якка таба килә иде инде. Өс-башларына караганда, болар, һичшиксез, кәрван хуҗалары булырга тиеш. Хәлфә, бер таш өстенә утырып, аларны сабыр гына көтеп ала. Менә килеп җитәләр, сәлам бирәләр, утырып дога кылалар, аннары әйтәләр:

– Әфәндем, бу ефәк чатырда ишан хәзрәтләренең изге гыйбадәттә утыруын белеп, без бик хәйран вә шат булдык. Инде безгә дә олы зат үзенең хәер-фатихасын бирмәсме икән? Хозурына кереп тезләнәсебез килгән иде.

– Мәрхәба, изге ният белән килгәнсез икән, – ди хәлфә, торып. – Әмма башта үзем кереп, ишан хәзрәтнең рөхсәтен алышым кирәк. Аз гына көтегез.

Кергәч, Чикерткә шыпырт кына:

– Килделәр! – ди. – Каушама, һаман мөгрәнеп кенә укыган бул, ара-тирә кычкырып та куйгала, ишетеп торсыннар! Мин аларны азрак тота төшәрмен. – Чыккач, тегеләргә әйтә: – Ишан хәзрәтләре Изге китап моталәга кылып утыра, бераз сабыр итәргә кирәк булыр, әфәнделәр! – ди.

Кәрван хуҗалары сабыр гына көтәләр, мөриттән ишанның исән-саулыгын, хәл-әхвәлен сорашалар. Ә бераздан хәлфә чатыр эченә башын тыгып карый да:

– Инде, кардәшләр, керсәгез дә ярый, тик озак тормасагыз иде, ишан хәзрәт көне буе гыйбадәттә утырып, бик арыды булса кирәк, – ди…

Тегеләр, чүәкләрен салып, чатыр эченә керү белән лып итеп тезләнәләр, тез өстендә генә мүкәйләп ишан хәзрәтнең алдына баралар һәм йөзләрен җиргә оралар. Шул рәвешчә, бик түбәнчелек белән изге ишаннан фатиха бирүен сорыйлар. Чикерткә, чалмалы башын игән килеш кенә, тәсбих аскан кулын күтәреп, әкрен генә селкенә-селкенә, бик озак итеп дога кыла. Маңгаеннан алып ияк очына кадәр битен сыйпаганнан соң, мосафирлардан сәфәрләре турында сораша, сәүдә итеп йөрүнең саваплы эш булуы турында Коръәннән берничә аять тә китерә, пәйгамбәремез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһивәссәламнең дә сәүдәгәр булуын исләренә төшерә. Мосафирлар алларына карап, оеп кына утыралар, ишан хәзрәт сүзен бетергәч, кесәләреннән чыгарып, аның алдына сәдакаларын салалар һәм мөбарәк кулына иреннәрен тидереп алалар. Ишан хәзрәт сәүдәләренә уңыш, малларына бәрәкәт, үзләренә иминлек теләп, тагын бер озын гына итеп дога кыла. Шуннан соң кәрван хуҗалары ишанга кат-кат баш иеп, тезләре өстендә генә чигенеп, чатырдан чыгып китәләр.

Мосафирларны озаткач та, хәлфә, ашыгып, Чикерткә янына керә.

– Йә ничек? – ди ул, түземсезләнеп.

Чикерткә учын ачып күрсәтә: ике зур алтын тәңкә!.. Хәлфә айгыр кешнәгәндәй көлеп җибәрә:

– И-ха-ха!.. Менә күрдеңме, сасык!.. Кәрван юлы – хәерче татар авылы түгел шул! Машалла иншалла, эшләр ходка китә болай булгач… Ә син, шәкерт, ишанлыкны шәп очлап чыктың, афәрин!.. Шулай кирәк, Коръәннән дә, хәдистән дә, телеңә дә килгәнне сип тә утыр!.. Ул хәсисләр барысы да туң күчән, ни әйтсәң дә бата үзләренә… Тик син вәкарь сакла, изгеләрчә тот үзеңне, хикмәт менә шунда гына!..