Выбрать главу

Тышта кеше авазлары ишетелгәндәй була, хәлфә, ашыгып, чатырдан чыга. Чыкса, ни күрсен: биш-алты кеше, чатырга якынаерга курыккандай, бер читтәрәк таптанып торалар. Хәлфәне күрү белән аңа иелә-бөгелә сәлам бирәләр һәм, без дә ишан хәзрәтнең догасын алырга килгән идек, диләр. Хәлфә ялт итеп чатыр эченә керә дә Чикерткәгә: «Тагын бер төркем килгәннәр, төзек кенә утыр, хәзер кертә башлыйм. Ә тәңкәләреңне яшер, соңыннан санап алырмын», – дип әйтә. Шуннан, кире чыгып, кәрван кешеләрен берәмләп кенә чатыр эченә уздыра башлый. Тегеләрнең һәркайсы керә дә лып итеп тезләнә, мүкәйләп кенә барып, ишанның мөбарәк кулына авызын тидереп ала, акчасын чыгарып сала һәм ишанга ияреп дога кыла да артын-артын гына ишеккә таба чигенә.

Шулай итеп, ул кичне кәрван озатучыларның барысы да килеп, ишанның догасын алып, кулын үбеп китәләр. Чикерткәнең киндердән махсус теккән чапан астындагы тирән кесәсенә алтын тәңкәләр шактый ук җыелып кала.

Бу «изге эшләр»дән котылгач та, хәлфә, билгеле, ишан кесәсен бушатып, тәңкәләрне санап ала да үз сандыгына бикләп куя. Аннары таганда пешергән умачын кертә, икәүләп шуны тәмләп кенә ашыйлар, артыннан баллап чәй дә эчәләр. Шуннан соң «ишан хәзрәтләре» чалма-чапанын салып ташлый да, мендәрләре өстенә сузылып, утын ярып аргандай гырылдап йоклап та китә.

Ләкин хәлфә тиз генә йокларга ятмый әле. Бер бәйләнчек уй аның башына кереп утыра. Кәрванчыларга ишанның берәр могҗизасын да күрсәтәсе иде бит – менә шул хакта һаман баш вата ул… Могҗиза кирәк, могҗиза күрсәтсә, ишанның даны әллә кайларга таралачак. Ләкин ничек итеп, нинди могҗиза табарга соң?

Ниһаять, бик еракка китеп кояш та бата, дала өстенә бик тиз караңгылык иңә, ә күктә, төнгелеккә бер җиргәрәк җыелган кыргыз малларыдай, бихисап йолдызлар калка. Ә ай юк, айның соңгы көннәре, тиз генә чыкмаячак, шуңа күрә төне дә дөм караңгы.

Хәлфә, чатырдан чыгып, кәрван туктаган якка колак салып тора. Анда да тынлык, шылт иткән тавыш та юк – юлчылар ишанның хәер-фатихасын алганнан соң, бик тынычлап йоклыйлар, күрәсең. Шулай да хәлфә ашыкмый, ярты төн җиткәнне көтә төшә, чөнки белә ул: бу вакытта кешеләрнең йокылары каты була.

Менә бервакыт далада шундый тирән тынлык урнаша ки, әйтерсең дөнья яратылганнан бирле килә бу гаҗәеп, серле тынлык!.. Инде Аллага тапшырып кузгалырга да ярый торгандыр… Хәлфә кәрван яткан күл буена сак кына төшеп китә. Аның күзләре, мәче күзе кебек, дөм караңгыда да тирә-юньне аера ала. Бер дә адашмыйча кәрванчылар янына туры гына барып та җитә… Кәрван йоклый, тик җиргә чүккән дөяләрнең күшәве, атларның солы кетердәтүе генә ишетелеп куйгалый. Хәлфә башта, туктап, тирә-ягын бераз күзәтә, аннары мыштым гына шул дөяләр, атлар арасына керә. Әзрәк караштырып йөргәннән соң, ялгыз чатыр артына бәйләп куйган ике бик шәп, бик сылу атларны күреп ала, бик сакланып кына якынлаша, икесенә дә ипи кисәге каптыра, шуннан соң тиз генә чишеп ала да әкрен-әкрен генә кәрван яткан җирдән чыгып та китә. Төн, тынлык, сызылып кына йолдыз атылып китә, әмма кәрванчылардан селкенгән кеше дә булмый.

Хәлфә бары таң алдыннан гына үзләренең чатырына кайтып керә. Ул шунда ук «ишан хәзрәтләрен» төрткәләп уята.

– Әй, син, хәшәп, тор! Тор, диләр сиңа!.. Арт саныңны онытып йоклыйсың да йоклыйсың… Килешми ул ишанга! Бар, әнә тышка чыгып кер дә, чалма-чапаныңны киеп, өстәлең янына утыр. Бик мөһим сүзем бар сиңа.

Чикерткә торып, хәлфәсе кушканча, тиз генә чатыр артына чыгып керә дә, чапанына чорналып, чалмасын башына батырып, тәбәнәк өстәл янына аякларын бөкләп утыра.

– Инде яхшылап тыңла! – ди хәлфә. – Тиздән кәрван хуҗалары сиңа китап ачтырырга килерләр. Бүген төнлә аларның ике шәп атларын урлап киткәннәр. Менә син аларга шул атларны «табып» бирерсең.

– Ничек итеп?

– Китап ачып дим ич, миңгерәү!.. Башта тыңла! – Һәм хәлфә атларның ни төстә булуын, кай тарафка китүләрен, моннан ничә чакрымда, нинди урында торуларын әйбәтләп төшендерә дә аннары әйтә:

– Менә шуларны онытмыйча, китапка карап сөйләрсең… Ягъни мәсәлән, Хак Тәгаләнең эшкәртүе буенча Изге китап сиңа боларның барысын да ачып бирә, аңладыңмы?..

– Аңладым аңлавын да, тик ул атлар сез әйткән җирдә булмаса? Сез дә бит, хәлфә абзый, күрәзә түгел.

– Мин өйрәткәнчә эшлә син, хәшәп! Төпченмә! Ату кара аны, ишан дип тормам! Алланың үзенә якын торучы, надан халык белмәгән серләрне белүче, могҗизалар кәшеф итүче – менә кем син, сасык!.. Башкасы сиңа кирәкми… Әнә алдыңдагы кара тышлы китапны моталәга кылып утырган бул, ә кәрван хуҗалары килгәч, яшел тышлысын ачарсың.