Выбрать главу

Ә көннәрдән бер көнне күл буена баштанаяк коралланган биш-алты җайдак килеп чыга. Калкулык өстендәге чатырны күрү белән атларын тизрәк шунда таба боралар. Бу вакытта хәлфә тышта була. Чаптырып килгән кораллы кешеләрне күреп, ул, «Талаучылар түгелме икән?» дип, шактый шүрләп тә ала. Ләкин килеп җиткән җайдаклардан берсенең бик зиннәтле киемнәрдән булуын күргәч кенә азрак тынычлана.

Җайдакларның әнә шул шәп киенгәне ат өстеннән төшмичә генә сәлам бирә, хәлфә исә, кул кушырып, аның сәламен ала.

– Әйтегезче, изге ишанның чатыры шушы буламы? – дип сорый сәлам бирүче.

– Ийе, ишан хәзрәтләренең изге гыйбадәт урыны шушы була, – ди хәлфә. – Кем дип белик сезне, хөрмәтле юлчылар, кайсы илләрдән киләсез?

– Без фәлән патшалыктан илчеләр булып килдек, – ди юлчы. – Безгә ишан хәзрәтләренең үзен күрү кирәк, хозурына керергә рөхсәт итегез.

– Гозерегез ни соң? – дип сорый хәлфә сак кына.

– Без олуг падишамызның сәламен ишан хәзрәтләренә тапшырырга һәм мөбарәк затны үземез белән алып китәргә тиешмез.

– Алай икән, – ди хәлфә, уйланып. – Ни өчен мөбарәк затны урыныннан кузгатырга телисез, әгәр белергә мөмкин булса?

– Падишамызның әмере шулай… Хафа булмагыз, ишан хәзрәтләренең иминлеген саклаячакмыз, ә барып җиткән сарайда аңа тиешле кадер-хөрмәт күрсәтеләчәк.

– Яхшы, алайса, мин кереп ишан хәзрәтләренә бу мөһим хәбәрне җиткерим. Соңра сезне чакырырмын. Моңа кәефегез кырылмасын, чөнки ишан хәзрәтләре һәрдаим изге гыйбадәттә утыра һәм, алдан хәбәр итмичә, һичбер кемсәне кабул итми.

Шулай ди дә хәлфә, илчегә түбәнчелек белән баш иеп, чатыр эченә кереп китә. Кергәч, Чикерткә янына тезләнеп, аның колагына шыпырт кына әйтә:

– Бәхетең бар икән, шәкерт!.. Ерак патшалыктан сине алып китәр өчен илчеләр килде.

– Нинди, кайсы патшалыктан? – ди Чикерткә, сискәнеп. – Юк, мин беркая да бармыйм, минем үзебезнең Тәпәрешкә кайтасым килә.

Ул инде кайнар яшьләрен агызып елый да башлый. Хәлфәнең моңа бик тә ачуы килә:

– Бу ниткән эш тагын?! Син хәсискә патша кадәр патшадан махсус илчеләр чакыра килгәндә, бармыйм дип, авызыңны бияләйдәй җәеп шыңшып-елап торасың. Юк, барырсың!.. Хәерче татар авылына кайтырга кайчан да өлгерербез… Бел аны, бу чакыру тикмәгә генә түгел, димәк, син сасыкның даны чит мәмләкәткә дә барып җиткән дигән сүз. Ходай кушып, патшаның да ышанычын казана алсак, беләсеңме, муеныбыздан дәүләткә батачакбыз. Йә, җитәр! Яшьләреңне сөрт, борыныңны тартма!.. Хәзер илчене кертәм. Төзек кенә утыр. Ишанча… Күп сөйләмә, җавабыңны уйлап кына бир… Падишаһе әгъзам хәзрәтләренең чакыруын кире кага алмыйм, диген… Менә шул… Кара аны!.. – Хәлфә Чикерткәнең чалмасын төзәтеп, тәсбихен кулына тоттыра да ашыгып чыгып китә.

Ул да булмый, чатырга зиннәтле киемнәре өстеннән кәкре кылыч таккан илче кыю гына килеп керә. Сәлам бирә, туп-туры ишан алдына барып тезләнә, кул күтәреп, бер дога кылалар. Шуннан соң илче, вәкарьлеген саклаган хәлдә, үзенең кайсы илдән, кем булуын әйтеп, патша хәзрәтләренең сәламен тапшырып, нинди максат белән килүен аңлатып бирә.

Бик йончыган кыяфәттә бөрешеп кенә утырган «ишан» әкрен-сүлпән генә:

– Падишагыз хәзрәтләренә безгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт инде, – ди, – Аллаһы Тәгалә үзенә һәм дәүләтенә иминлек китерсен, амин!.. Әмма аның безләргә гозере нидән гыйбарәт соң?

– Падишамыз хәзрәтләре хозурына баргач, ул үзе сезгә гозерен бәян кылыр, – ди илче, – безләргә исә сезне алып килү вазифасы гына йөкләтелде.

Ишан хәзрәтләре башын иеп, тәсбихен тартып, озак кына уйланып утыра, тик шуннан соң гына болай дип җавап бирә:

– Мин фани дөнья ыгы-зыгысыннан, ахирәтен оныткан бәндәләрдән читкә китеп, бары изге гыйбадәттә утыручы, Алланың бер зәгыйфь колымын, бернинди сәбәп белән дә мин бу… ни… мәҗбүрән эшемне бүлмәс идем, әмма ерак җирдән махсус кешеләр җибәреп, безгә тәгазим күрсәткән, безне үзенең солтанатлы хозурына чакырган падишаһе әгъзам хәзрәтләренең үтенечен кире кагарга җөрьәт итә алмыйм. Әлхасыйль, кадерле илче, мин, Аллага тапшырып, сезнең белән озын сәфәргә чыгарга ризалыгымны белдерәм. Инде, бер фатиха кылып, мөритемә тиешле боерыкларны бирергә рөхсәт итегез!..