Выбрать главу

Сүзен шулай тәмам иткәннән соң, ишан хәзрәтләре, кулын күтәреп, күзләрен йомган килеш, озын итеп бер дога кыла. Илче дә, ишан хәзрәтне күндерүеннән бик канәгать булып, аңа ияреп дога кыла да, алдына бер янчык алтын тәңкәләр куеп, чатырдан чыгып китә.

Шунда ук ялт итеп хәлфә керә:

– Йә, ничек булды?

– Булды инде, сез әйткәнчә булды, хәлфә абзый! – ди Чикерткә боек кына.

– Менә бик әйбәт, муладис!.. Җыендык, алайса! Ай-һай, мин әйтәм, эшләр кая китте – патша хозурына барабыз гой!

Тиз генә чатырны сүтәләр, әләмне таягына урыйлар, калын китапларны өеп бәйлиләр, шуннан соң барлык әйберләрен, мендәр-юрганнарын тарантаска чыгарып төйиләр дә, атларын җигеп, әлеге җайдакларга ияреп, озын юлга чыгып та китәләр. Чикерткә өчен бу озын юлның газабы шунда иде ки: ул, тарантас өстендә барганда да, үзенең изге ишан икәнен бер генә минутка да онытмаска тиеш иде. Шуңа күрә еш кына атларны туктатып, су булган җирдә тәһарәт алып, су булмаган җирдә тәяммем генә сугып, биш вакыт намазын калдырмыйча укып барырга мәҗбүр була. Шуның аркасында юл да озаккарак сузыла.

Чиксез даланы, даладан соң галәмәт эссе ком чүлен үтеп, болар, унсигезенче көн дигәндә, ниһаять, ерак патшалыкның пайтәхетенә барып җитәләр. Биек капусыннан керәләр, кәкре-бөкре урамнарыннан узып, чылтырап арыклар аккан бакча эчендәге әллә ни зур да түгел, әмма бик чибәр салынган бер өйнең ишеге төбенә килеп туктыйлар. Бу патша боерыгы белән ишан хәзрәтләре өчен махсус әзерләп куелган өй була.

Чикерткәне тарантастан култыклап кына төшерәләр һәм кыйммәтле келәмнәр, алтын кәндилләр белән зиннәтләнгән шул өй эченә алып керәләр. Монда аны атлас-ефәкләрдән генә киенгән яшь кенә егет-хадимнәр каршы алалар.

Алып кайткан илче ишан хәзрәткә әйтә:

– Тәкъсир, сез инде бүген шушында тәгам җыеп, авыр, озын юлдан соң әйбәт кенә истирахәт итегез… Падишаһ хәзрәтләре үз вакыты белән сезне хозурына чакыртып алыр, – ди.

Ул чыгып киткәч тә, чибәр егетләр идәндәге келәмгә табын җәеп, төрле кош итләреннән кыздырылган кәбаблар, алтын-көмеш тәлинкәләрдә әлвән вә әлвән җимешләр, озын муенлы көмеш савытларда затлы шәраблар һәм зур табак белән бик әгъла пешерелгән пылау кертеп куялар. Чикерткә белән хәлфә бу сый-нигъмәтләргә исләре китсә дә, тыштан артык сиздермичә, ефәк мендәрләр өстенә утырып, җиңнәрен сызганып, иң элек әгъла пылауны куллары белән ашыкмыйча гына ура башлыйлар. Алар бүре шикелле ачыкканнар иде. Шулай да Чикерткә тыелып кына ашарга мәҗбүр, чөнки ул изге зат, тамак колы булу аңа ярамый – тәнендә җан сакларлык кына ашарга тиеш ул. Ә хәлфәгә ярый, хәлфә ул гөнаһлы бәндә, шуңа күрә олы табак пылауны берүзе диярлек ялтыратып та куя.

Пылаудан соң Чикерткә ширбәт, хәлфә шәраб эчкәләп, җимешләрнең төрлесеннән капкалап бераз хушлангач, теге хадимнәр табынны җыеп ала да боларның икесен генә калдырып чыгып китәләр.

Икәү генә калгач, мендәрләренә таянып, корсакларын угалап бераз ятканнан соң, хәлфә сүз башлый:

– Хуш, шәкерт, менә төшеңә дә кермәгән оҗмах нигъмәтләреннән авыз иттең… Менә ефәк мендәрләр өстендә шәһвәткә бирелеп ятасың… Бу бит синең башыңдагы егерме аршын бәздән ураган чалмаң өчен генә булмаска тиеш… Патша хәзрәтләре, мөгаен, сиңа берәр бик четерекле мәсьәлә йөкләр һәм шуны чишүне таләп итәр. Йә, шул чакта син ни эшләрсең, ни дип җавап бирерсең, хәлбуки яныңда акыл бирергә мин дә булмасам?..

– Белмим инде, хәлфә абзый!..

– «Белмим» – сүз түгел!.. Патшаның гозерен җавапсыз калдырырга һич тә ярамый, бел шуны!

– Ярамаса да нишлим соң? Җавап таба алмасам, патша хәзрәтләре, мин ишан түгел, диярмен.

– Әх, син, туң күчән, иштең ишәк чумарын! – дип кызып китә хәлфә. – Алай дисәң бит, сине шунда ук сарайдан чыгарып, беренче очраган тут агачына асып куячаклар… Юк, син ашыкмале сыйракларыңны сузарга, аның өчен генә килмәдек әле без чүлләр кичеп, мин барын да онытма әле син, хәшәп!.. Ике колагың белән дә яхшылап тыңла: патша өчен дә син изге ишан булып каласың! Синең эшең Коръән сүзләрен тезү, кул күтәреп дога кылу, фатихаңны бирү – бары шул гына… Инде патша хәзрәтләре сиңа берәр төрле чи төенне чишәргә кушса, түбәнчелек белән ипләп кенә әйт: олуг падишам, диген, сезнең әмерегезне үтәр өчен без кайтып, Изге китапны ачып карарга тиешбез, диген. Аңладыңмы? Бөтен нәрсәне Изге китапка сылта… Ә монда кайткач, без инде икәүләп, менә шулай кырын ятып кына мәслихәтләшербез һәм, иншалла, патша биргән төенне дә чишәрбез. Моңарчы эшли белгән баш бу юлы да берәр әмәлен табар әле, боерган булса!

Шул арада ишек шакып, рөхсәт сорап кына, әлеге илче дә килеп керә. Баш иеп сәлам биргәннән соң, ул ишан хәзрәтләрен патша сараена алып китәр өчен килгәнлеген белдерә. Чикерткәнең йөрәге жу-у итеп китә. Әмма хәлфә тыныч. Мөритләрчә өлгерлек белән ул Чикерткәне утырган җиреннән ипләп кенә торгыза, өстенә озын чапанын кидерә, кулына тәсбихен тоттыра да култыклап кына урамга алып чыга. Чыгышлый, колагына пышылдап кына: «Матри, нык бул, җебеп калма!» – дип әйтергә дә өлгерә.