Выбрать главу

Урамга чыккач, ишан хәзрәтләрен көмеш иярле, көмеш йөгәнле, муенына алтын шөлдерек таккан кечкенә ишәк өстенә күтәреп атландыралар. Шул рәвешчә, ике яклап атлы сакчылар озата барган хәлдә, аны сарайга алып та китәләр. Бу өйдә хәлфә үзе генә торып кала.

Барып җиткәч, ишанны, ишәк өстеннән төшереп, ике ягыннан култыклап, сарайның чит ил кунакларын гына кабул итә торган гаять тә бай, зиннәтле бер залына алып керәләр. Яшел бәрхет белән тышланган атлас мендәрле йомшак көрсигә китереп утырталар. Шунда ук залның ике ягындагы ишектән патшаның вәзирләре һәм иң олы түрәләре кереп, үзләренә тәгаенләнгән урыннарга дәрәҗәләре буенча урнашалар. Озак та үтми, каяндыр быргылар уйнаткан тавыш ишетелә – залдагы кешеләр барысы да берьюлы аягүрә катып, бер мәлгә тып-тын булып калалар. Тик Чикерткә генә йомшак көрсигә тәмам баткандай кузгалмыйча утырып кала. Менә берзаман түрдәге сырлап эшләнгән, алтын йөгерткән зур ишек гүя үзлегеннән тавышсыз гына ике якка ачыла, һәм залга, өстендәге чапаны, башындагы таҗы белән елык-елык уйнаклап, патша хәзрәтләре үзе дә, ап-ак сакаллы баш вәзирен ияртеп, килеп керә. Зал уртасындагы атлас чатырлы алтын тәхетенә ашыкмыйча гына барып утыра. Шунда ук тәхетнең ике ягына гөрзиле сакчылар килеп баса.

Патша хәзрәтләре утыру белән, башкалар да янәдән үз урыннарына утырышалар. Шуннан соң ишан хәзрәтләре тәсбих элгән кулын күтәреп, селкенә биреп, бик озын итеп дога кыла. Аның артыннан патша үзе дә, патшаның вәзирләре дә битләрен сыпырып куялар. Дога тәмам булгач, патша хәзрәтләре ишан хәзрәтләреннән исәнлек-саулыгын, озын сәфәрне ничегрәк кичерүен йомшак кына сораша, чакыруны кабул итеп, хозурына килүе өчен рәхмәтен белдерә һәм ахырдан нинди максат белән чакыртуын болай дип әйтеп бирә:

– Бәлки, ишеткәнсездер дә инде, тәкъсир, билгесез угрылар, сараема кереп, хәзинәмнән күп кенә асыл ташларымны, алтыннарымны урлап чыктылар. Шулар белән бергә, атамнан мирас булып калган, минем өчен аеруча кадерле булган бер алтын балдак та югалды. Тирә-әтрафтагы мәшһүр фалчыларны чакыртып, угрыларны фаш итүләрен сорасам да, алар миңа ярдәм итә алмадылар. Инде сезнең халык арасында даны таралган могҗизалар күрсәтүче бер изге зат булуыгызны ишеткәч, ниһаять, менә сезне ерак җирләрдән үз хозурыма чакыртып алдым. Әгәр дә ки, ишеткәнемчә, сезнең шундый зат булуыгыз хак икән, сез миңа угрыларны, һичшиксез, фаш итеп бирерсез дип ышанам. Ул чагында мин сезне мәмләкәтемнең баш вәзире итеп куячакмын. Менә шулай… Инде дә мәгәр сез халыкны алдап йөрүче бер надан, ялган ишан булсагыз, бүтән чара юк, миңа сезнең мут, хәйләкәр башыгызны халык җыелган мәйданда чаптырырга туры киләчәк. Сезгә бу шаять аңлашыла торгандыр, тәкъсир?

– Әйе, аңлашыла, – ди Чикерткә әкрен генә.

Патша хәзрәтләренең сүзне бик мөлаем-йомшак башлап та, бу кадәр каты-куркыныч итеп бетерүе, әйтәсе дә түгел, Чикерткәне бик нык куркуга сала. «Бетте баш!» – дип уйлый ул шунда ук эченнән, сикереп торып ишеккә дә ташланасы килә, әмма ләкин хәлфәнең биргән киңәшләрен исендә тотып, ничек кенә булса да сабырлыгын җуймаска тырыша. Патшаның сүзләренә артык исе китмәгәндәй тәсбихен тартып, фани дөнья уйларыннан киткәндәй күзләрен йомып, озак кына өнсез-сүзсез утыра. Бары шуннан соң гына ашыкмыйча тыныч кына әйтә:

– Олуг падишаһ, безгә күрсәткән игътибарыгыз вә мәрхәмәтегез өчен тәшәккердән гаҗизмен, әмма ләкин әйтергә тиешмен ки: мин күрәзәче дә, фал салучы да түгелмен. Мин гомеремне гыйбадәткә багышлаган Тәңренең бер зәгыйфь колымын, Хак Тәгалә күңелемә ни салса, мин бары шуны гына изһар итә алам. Моның өчен миңа шәһәр ыгы-зыгысыннан китеп, әтәч тавышы да ишетелми торган берәр аулак урында Изге китап ачып карашым кирәк. Шул сәбәпле мин сез галиҗәнаптан без фәкыйрегезне әнә шундый аулак урынга күчерүегезне һәм өч көн мөддәт бирүегезне баш иеп сорыймын. Иншалла, өч көн дәвамында Хак Тәгалә Изге китап аша миңа ни дә булса эшкәртер дип ышанам.

Билгеле, Чикерткә мондый шартны аулак җирдән качып китеп булмасмы дигән бер өмет белән дә куя. Патша аның үтенечен кабул итә һәм вәзирләренә каладан читтә әтәч тавышы да ишетелми торган җирдән берәр өй табып, хәзрәтне мөрите белән бергә шунда күчерергә куша.

Өй табыла, боларны шунда күчереп куялар. Бик мул итеп, өч көнгә җитәрлек азык-төлеген дә биреп калдыралар. Тик хадимнәр генә булмый, чөнки ишан хәзрәтләре, Аллаһы Тәгалә белән аулакта ялгызы гына гәп алып барыр өчен, хадимнәрдән баш тарта.