Выбрать главу

Икәү генә калгач, болар патшаның таләбен ничек итеп үтәү турында баш вата башлыйлар. Сарайдан алтыннарны чәлдергән ул мәлгунь каракларны кайдан табарга?.. Чикерткәгә бу эш бөтенләй өметсез булып күренә – мәшһүр фалчылар да фаш итә алмаган ич аларны! Хәер, ул башын артык ватмый да, чөнки өч көннән соң барыбер газиз башкайдан аерылырга туры киләчәк. Әнә хәлфә ватсын, баш аңа кирәгрәк, ник дисәң, аның мәдрәсә сандыгы Чикерткә җыеп биргән алтын тәңкәләр белән тула язды инде.

Ә хәлфә чынлап та уйлана, ашау-эчүен дә онытып уйлана. Башымны чабарлар дип тә курыкмый ул (аныкын түгел, «ишан»ныкын тәгәрәтәчәкләр ич!), әмма ләкин шул «ишан» аркасында патшаның ышанычына кереп, сарай кешесе булып китү хыялы аңа бер генә дә тынгылык бирми… Моның өчен күп тә кирәкми ләса – каядыр посып яткан угрыларны фаш кына итәсе… Ахыр чиктә, түбәтәен бер салып, бер киеп уйлана торгач, хәлфә абзаң тәки хәйләсен таба. Ул тота да Чикерткәдән түбәндәге игъланны яздыра: «Падишаһе әгъзам хәзрәтләренең чакыруы буенча, пайтәхеткә үзенең изгелеге вә күрәзәлеге белән бөтен Мәшрикъкә даны таралган ишан хәзрәтләре килде. Килүеннән максат шул ки: ишан хәзрәтләре, Изге китап ачып, падишаһ хәзинәсен баскан угрыларны фаш итәчәк. Әгәр дә мәгәр угры үзе үз ихтыяры илән урлаган алтыннарын вә һәм падишаһ хәзрәтләренең атасыннан мирас булып калган мөһерле балдагын китерсә, ишан хәзрәтләре аның җанын саклап калуны өстенә алачак. Инде дә ки китермәсә, угры барыбер тотылачак һәм иң каты җәзага хөкем ителәчәк. Килү мөддәте ошбу игълан хәбәр ителгән көннең икенче тәүлегеннән дә соңга калмаска тиештер. И угры, изге ишан хозурына килеп, тез чүгәргә ашыгың!.. Ул сине мәрхәмәтеннән ташламас».

Игъланны тагын берничә нөсхә күчерткәннән соң, хәлфә, Чикерткәне ялгызын гына калдырып, үзе каланың базар мәйданнарына йөгерә-чаба китеп тә бара. Мәгълүм ки, бу илнең тәртибе буенча, мәйданнарда быргылар уйнатып җыйган халыкка патша фәрманын яки төрле мөһим хәбәрләрне кычкырып әйтүче көр тавышлы махсус адәмнәр була – хәлфәнең исәбе менә шул хәбәр салучылардан әлеге игъланны укыту иде. Һәм ул шулай эшли дә: зур каланың барлык мәйданнарында булып, үзенең игъланын халыкка кычкыртып укыта.

Шул рәвешчә эшен бетереп, хәлфә, шактый арыган булуына да карамастан, кала читендәге аулак өйгә күтәренке кәеф белән кайтып керә. Ә Чикерткә нарасый баладай борынын әкрен генә сызгыртып йоклап ята. Хәлфә аны тибеп уята:

– Бу ниткән эш? Мин эт шикелле телемне салындырып чабам, ә син тук мачы кебек бөгәрләнәсең дә йоклыйсың! Тәмам аздың, малай!

– Хәсрәттән, хәлфә абзый, ачуланма, – ди Чикерткә, күзләрен уып.

– Нинди хәсрәттән?..

– Бетә бит, китә бит инде баш!.. Шуны онытып торсын дип яткан идем.

– Юк, син ашыкмале башыңнан аерылырга. Ахмаграк булса да, торсын әле ул үз урынында… Ни өчен чабам соң мин бу каланың кәкре-бөкре урамнарыннан? Менә быргылар уйнатылды, халык җыелды, игъланны кычкырып укыдылар, мондагы такыр башларның колагына керде инде ул… Иншалла, моның берәр нәтиҗәсе булмыйча калмас… Минем исәбемчә, карак та берәү генә булмас, икәү яки өчәү булырга тиеш алар… Игъланны ишеткәч, өчәүнең берсе килер, килмичә калмас… Беләм мин адәм баласын, иптәшен сатып булса да, башын сакларга тырыша ул!..

– Ай-һай, хәлфә абзый, башы өчен курыккан кеше патша хәзинәсен басармы икән? Булмас, – ди Чикерткә сүлпән генә.

– Ни беләсең син, мәдрәсә чыпчыгы? Урлаганда бар да батыр, ә тотыла башлагач, һәркайсы шыр җибәрә. Батырлык белән куркаклык кешенең йөрәгендә гел алмашынып тора ул, тәкъсир! Менә көтеп карыйк, ут яктысына килгән күбәләк кебек берәрсе килмәсә, патша кызы миңа хәрәм булсын!

Хәлфәнең бу гаҗәеп күрәзәлеге шул ук кичне раслана да. Иң элек караклар, чынлап та, өчәү булып чыга. Билгеле, ишан хәзрәтләренең игъланын алар да ишетәләр һәм, билгеле инде, бу хәбәр аларны шактый хәвефкә сала. Үзара киңәш коралар: нишләргә? Малмы, башмы? Бер куркаграгы әйтә, алтыннарын ишан хәзрәткә тизрәк илтеп бирик, ди. Икенчесе – хәйләкәррә-ге – ашыкмаска куша: иң элек белик, нинди ишан икән ул, ди. Китап ачып фаш итәм, дигән. Ничегрәк итеп, кайсы битеннән ачып фаш итмәкче була ул безне, башта шуны күрәсе иде, ди. Ахырда өченче бер тәвәккәллесе, төнлә ишан торган йортка барып, читтән генә хәзрәтне күзәтеп кайтмакчы була.

Базарлар таралып, кибетләр һәм кярханәләр ябылып беткәч, шәһәр дә әкренләп тынгач, ишан йортын эзләп китә угры. Бара, бара, ниһаять, кала читендәге ялгыз йортны барып таба. Дөнья тын, төн караңгы, тик ишан тәрәзәсендә генә ут яна. Угры бик саклык белән, диварга елышып кына, шул бердәнбер якты тәрәзәгә килә.