Ә бу вакытта хәлфә белән Чикерткә дә йоклап ятмыйлар. Берсе – ишек төбендә, икенчесе бүлмәдә төнге кунакны көтәләр.
Угры, диварга сылашып, бүлмә эченә үрелеп кенә карый һәм күрә: бүлмә уртасындагы тәбәнәк өстәл янында чалма-чапан кигән берәү әкрен генә селкенә-селкенә калын китап укып утыра. Ишан хәзрәтләре шушы үзе микәнни инде? Нәкъ шул чакта ишек артыннан хәлфә бер генә тапкыр «эһ-һем» дип тамак кырып куя, ләкин угры моны ишетми. Ә ишан хәзрәт китабыннан башын күтәрмичә нидер мыгырдана башлый, аннары кинәт кенә сикереп тора да: «Берсе килде, берсе килде!» – дип кычкырырга тотына.
Угры, моны ишетеп, бөтенләй коелып төшә: «Килгәнемне белде, китабына карап белде! Чукынган да ишан икән!» Ул шунда ук тәрәзә яныннан сыза. Ашыга-ашыга, иптәшләре янына кайта да ишеткән-күргәннәрен түкми-чәчми аларга сөйләп бирә. Өч угрының икесе күп уйлап тормыйча: «Болай булгач, алтыннарны тизрәк илтергә кирәк, барыбер ул безне фаш итәчәк», – диләр. Ләкин әлеге хәйләкәре: «Юк, ашыкмыйк, тагын бер сынап карыйк әле», – ди. – Ничек итепме?.. Менә икәү барып карыйк, икәүләп килгәнебезне белерме-юкмы?..»
Шулай килешеп, угрыларның икесе яңадан ишан йортына китәләр. Барып җитәләр. Ишан тәрәзәсендә ут яна, ә үзе тәбәнәк өстәл янында һаман китабына төртелеп утыра. Бу юлы инде хәлфә ишек артыннан ике тапкыр әкрен генә тамак кырып куя. Угрылар исә тәрәзәнең ике ягына ышыкланып, ни булыр икән дип, тын да чыгармыйча карап торалар. Ишан хәзрәт, селкенә-селкенә бераз укыгач, шашынган шикелле кинәт кенә сикереп тора да, кул-аякларын болгап: «Икесе килде! Икесе!» – дип, бик яман акыра башлый… Угрылар тәрәзә яныннан җил өргәндәй юк булалар. Шактый чапканнан соң, болар, туктап, үзара сөйләшеп алалар:
– Алай, эш харап икән, ул тилергән ишаннан котылып булмас, хәзер үк патшаның алтыннарын китереп бирергә кирәк, баш кадерлерәк! – диләр.
Әмма кайтып җиткәч, теге хәйләкәр комсызы тагын әйтә:
– Нигә алтыннарны илтергә, алтыннар калып торсын, балдакны гына илтик, патшага атасының балдагы кадерлерәк, дигән ич ишан үзенең безгә язган хитабында, – ди.
Үзара озак кына тарткалашканнан соң, ахырда балдакны гына илтергә булалар. Бу юлы да ишанны сынап карыйсылары килә: алтыннарны таптырырмы-юкмы ул?
Шул ук төнне өчәүләшеп тагын ишан йортына китәләр. Ә тәрәзәдә һаман ут яна… Килеп җитүләре була, ишан хәзрәт бүлмәсендә котырына да башлый: «Өчесе дә килде. Өчесе дә, өчесе дә!..» Ул хәтта кызып китеп, киң ыштан балакларын җилфердәтә-җилфердәтә, чатлы-ботлы биергә дә тотына… Угрылар тәрәзәдән генә балдакны бүлмә уртасына ташлыйлар да үзләре, тасыр-тасыр чабып, төн эчендә эреп тә югалалар.
Шунда ук тыштан, күзләрен елтыратып, хәлфә килеп керә:
– Йә ничек?
Чикерткә учына йомган балдакны ачып күрсәтә:
– Менә… ташлап киттеләр.
– Шәп, бик шәп! – ди хәлфә, кулларын угалап.
– Ә алтыннарны китермәгәннәр, – ди Чикерткә, нәүмизләнеп.
– Алтыннарына төкер! Безгә бусы да җиткән.
– Ә патша таптырса?
– Таптырмас, патшаның болай да алтыны күп… Кая, бир әле монда балдакны. Ай-һай, авыр да икән соң, ләгънәт, ничә мыскал булыр бу?!
Ә Чикерткәнең һаман үз кайгысы:
– Угрыларны фаш итеп булмады бит, хәлфә абзый, патша хозурына баргач, мин нәрсә дип әйтермен?
– Йә, җыларга тормале, чебеш!.. Мин барын онытма! Патша хәзрәтләрен шаккатырачаксың әле син бу балдак белән!
– Ничек итеп?
– Анысын иртәгә белерсең… Ә хәзер сөтләп, йөземләп бер чәйләп җибәрик булмаса!
Төн уза, таң ата, Чикерткә ефәк юрган астында йоклап кала, ә хәлфә, балдакны эләктереп, иртән иртүк патша сараена китеп бара. Сарайның бик зур бакчасы була. Бакчада гаҗәеп агачлар, гаҗәеп гөлләр үсә, түгәрәк күлләр елтырап ята, чылтыр-чылтыр чишмәләр агып тора. Һәм шулай ук анда нинди генә кошлар да булмый!.. Баш бармак хәтлесеннән алып, бозау чаклысына кадәр!.. Аларның сайравыннан, кычкыруыннан бөтен бакча гөж килеп тора. Әмма ничек керергә соң бу җәннәттәй бакчага? Хәлфә биек диварлар буйлап йөри, ләкин бер дә керерлек тишек таба алмый. Ахырда, йөри торгач, дивар астыннан агып чыккан бер арыкка туры килә. Күп уйлап тормыйча сикереп төшә дә, каты агымны ера-ера, дивар астыннан бакчага кереп тә китә. Кергәч, арыктан чыгып, чабуларын сыгып, бер юан агач артына ышыклана да бакчадагы кошларны күзәтә башлый. Күлдә йөзгән кошлар аңа кирәкми, җирдә йөргәннәре кирәк – аларның да тик иң зурлары гына…
Ахырда аның алдына, салмак кына атлап, берничә тәвә кошы килеп чыга. Арада берсе, шәрә башлысы, аеруча зур-таза була. Хәлфә теге балдакны кесәсеннән тиз генә чыгарып ипи йомшагына әйбәтләп төрә дә тәвә кошының алдына ипләп кенә ыргыта. Тәвә кошы аны шунда ук йотып та җибәрә. Хәлфәгә шул гына кирәк тә иде. Яңадан арыкка төшеп, бата-чума дивар астыннан чыга да, уңга-сулга карамыйча, өенә сыптыра.