Ә бу вакытта Чикерткә: «Тагын кая китеп олакты бу хәлфә абзый?» – дип, бүлмәсендә боегып утыра. Әллә ташлап качтымы дип, бик борчылып куркып та куя. Алай дисәң, тәңкә тулы сандыгы менә монда, мендәр астында гына… Алтыннарын ташлап качмас ул кеше!
Чынлап та, бераздан хәлфә үзе дә тирләп-пешеп кайтып керә. Керүе белән үк сорый:
– Сарайдан килмәделәрме әле?
– Юк, күренмиләр…
– Шөкер, алайса, кайтып җиттем… Тиздән килерләр, әзер булып тор!
– Мин әзер, тик син генә әллә кайда йөрисең! – ди Чикерткә, үпкәсен белдереп.
– Синең башыңны саклап калыр өчен йөрим, сасык! Бүген патша хозурында җавап тотасың бар, белеп тор!
– Беләм. Тик син миңа балдакны биреп куй.
– Балдак юк.
– Ничек юк? – ди Чикерткә, коты алынып.
– Мин ул балдакны, – ди хәлфә, кара сакалын учлап, – Аллага тапшырып, тәвә кошына йоттырдым.
– Алдыйсың, алдыйсың, – ди Чикерткә, үрсәләнеп. – Яшергәнсең, үзеңә алып калмакчы буласың…
– Үкермә, хәсис!.. Могҗиза бу, аңлыйсыңмы? Изге ишан могҗизасы!.. Балдакны патшага чыгарып тоттырмыйсың, ә Изге китап сүзе белән әйтеп бирәсең, атагыздан калган мөһерле балдак тәвә кошының карынында, дисең… Төшендеңме инде?
– Ниткән тәвә кошы, кайда соң ул?
– Патшаның сарай бакчасында. Син, Чикерткә, шуны гына бел: балдак кош карынында, вәссәлам!..
– Ә ышанмасалар?
– Ышанмасалар – суеп карарлар. Тик шуны онытма: тәвә кошлары анда берничәү… Шәрә башлысында диген, ягъни мәсәлән, таз башлысында, аңладыңмы?
– Аңладым, – ди Чикерткә, мөгрәнеп кенә.
Ә бераздан ишан хәзрәтләрен алып китәр өчен, сарай атлары җигелгән зиннәтле фаэтон килеп тә җитә. Чалма-чапаннарын киеп, әзерләнеп торган ишан хәзрәтләре яшел таягын алып, ашыкмыйча гына, фаэтонга чыгып утыра.
– Хуш, хәлфә абзый, күрешмәсәк бәхил бул! – ди Чикерткә, чак еламыйча.
– Һи, шәкерт, – ди хәлфә, кәефле генә елмаеп, – бу фаэтон мине дә алырга киләчәк әле, кайгырма!
Атлар кузгалалар һәм Чикерткәне тибрәндереп кенә алып та китәләр.
Ә бу вакытта патша хәзрәтләре үз тирәсенә бөтен вәзирләрен җыеп, тәхетендә ишанны көтеп утыра. Менә берзаман ишек ачыла, һәм ике сарай хадиме ишан хәзрәтләрен ике ягыннан култыклап, патша хозурына алып керәләр. Тәхет каршына китереп, кыйммәтле келәм каплаган бер калкурак урынга үзен ипләп кенә утырталар. Ишан хәзрәтләре башта озак кына итеп дога кыла. Башкалар да аңа иярәләр. Шуннан соң патша хәзрәтләре ишан хәзрәтләренә әйтә:
– Тәкъсир, сезгә бирелгән өч көн мөддәт үтеп китте. Шушы вакыт эчендә сез, Изге китап ачып, минем хәзинәмне талаучыларны фаш итәргә тиеш идегез. Шартын беләсез: йә үлем җәзасы, йә вәзирлек вазифасы!.. Йә, ни әйтәсез?
Чикерткә җавап бирергә ашыкмый, күпмедер вакыт патшаның үзен дә, сүзен дә оныткандай күзләрен йомып, тәсбихен тартып утыра. Аннары кинәт кенә уянгандай, башын күтәреп, патшага туп-туры карый да һич каушау сиздермичә, тыныч кына сөйләп китә:
– Олуг падишаһ, Хак Тәгаләнең эшкәртүе буенча, Изге китаптан без фәкыйрегезгә шул мәгълүм булды: хәзинәгезне талаган угрылар өчәү булган, ләкин алар урлаган алтыннарын алып чит мәмләкәткә чыгып киткәннәр. Аларны шуннан гына эзләп табарга була… Әмма… – Чикерткә әз генә тынып тора. – Әмма атагыздан мирас булып калган кадерле балдакны табарга мөмкин, ул шушыннан, сарай ихатасыннан чыкмаган.
– Чыкмаган?! – ди патша, алга омтылыбрак. – Кайдан табарга соң аны?
– Табуы читен булмас… Изге китап күрсәтүенчә, балдак бакчагыздагы тәвә кошының карынында!
Моны ишеткәч, патша ышанмыйча башын гына селкеп куя.
– Ай-һай, тәкъсир, Изге китап сезне алдамый микән?! Аннары тәвә кошлары минем бакчамда берәү генә түгел бит, кайсы юньсезнең карынында икән соң ул балдак?
– Таз башлысында! – ди Чикерткә.
– Таз башлы тәвә кошы юк минем бакчамда! – ди патша, ачулана биреп.
– Ягъни мәсәлән, йоны коелган шәрә башлысында, – ди Чикерткә һаман шулай тыныч кына.
– Андые бар шикелле, – ди патша, ахыр килешеп. – Ләкин әйтегезче, тәкъсир, балдак аның карынына ничек итеп эләккән соң?.. Үзе сарайга кереп, сандыкны ачып йотмагандыр ич?!
Менә бу сорауга хәлфәдән бернинди дә сүз-киңәш булмаган иде. Ни диеп җавап бирергә? Чикерткә, тәсбихен тарткан булып, аз гына уйланып тора да бик гади генә итеп аңлатып бирә:
– Угрылар, ашыгып бакча аша качканда, балдакны төшереп калдырганнар. Ә тәвә кошы, мәхлук, шуны табып, таш урынына йоткан да җибәргән.
Патша рәхәтләнеп бер көлә, вәзирләр дә тыелып кына көлешеп алалар.