Выбрать главу

– Ярый, тәкъсир, – ди патша, көлеп туктагач, – сүзләреңнең хаклыгын хәзер белербез!

Шунда ук ул сарай хадимнәренә шәрә башлы тәвә кошын тотып китерергә һәм үзе алдында суярга да куша.

…Атланып чабарлык таза, мәһабәт кошны патша алдына тотып китерәләр, озын аякларын ныгытып бәйләп, кырын яткыралар да, әгузе бисмилла әйтеп, чалып та җибәрәләр. Аннары эчен ярып карыйлар, һәм менә патшаның күз алдында кош карыныннан әлеге балдак ялтырап килеп чыкмасынмы?! Бу тамашага бөтен сарай әһеле ис-акыллары китеп, тәмам хәйран вә вәйран булып калалар. Күпмедер вакыт бөтенләй телләренә килә алмыйча торалар. Патша хәзрәтләре балдакны кулына алып, авырлыгын белергә теләгәндәй чөеп тә карый, бары шуннан соң гына аягүрә басып, Чикерткәгә әйтә:

– Афәрин, тәкъсир!.. Инде мин сезнең хак ишан булуыгызга тәмам ышандым, – ди.

Ә Чикерткә һич исе китмәгән бер кыяфәт белән тәсбихен тарткалап тик кенә утыра бирә.

– Ләкин, тәкъсир, – ди патша, сүзен дәвам итеп, – минем сезнең белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсем килә. Әйдәгез әле, булмаса, бакчага чыгыйк!

Патша тәхетеннән төшә, ишан урыныннан тора, башкалар барысы да аларга баш иеп калалар.

Бакчага чыккач, патша ишанны үзе дусларча култыклап, бераз аны-моны сөйләнеп барган була да аннары кинәт исенә нидер төшкәндәй тукталып кала.

– Тәкъсир, сез атлый торыгыз, мин хәзер артыгыздан җитәрмен, – ди ул ишанга.

Ишан моңа шактый гаҗәпләнә калса да, билгеле, атлый тора, ләкин артына борылып карарга курка. Ә арттарак калган патша хәзрәтләре шул арада җиргә чүгәләп нәрсәдер тотарга азаплана. Бер чүгәли, ике чүгәли, учы белән җиргә сугып та алгалый, аннары торып ишанны куып җитә дә, йомарлаган кулын сузып, аңардан сорый:

– Йә, тәкъсир, әйтеп бирегез әле, минем шушы кулымда нәрсә?

Ишан ни әйтергә дә белмичә аптырап тора, ә патша аны отыры кыстый да кыстый:

– Йә, әйтегез, әйт! Сез изге зат икәнсез, белергә тиешсез. Йә, нәрсә минем учымда?..

Ниһаять, ишан хәзрәтләре аңлап ала: бу – сынау, патша хәзрәтләре тагын бер мәртәбә аны сынап карамакчы икән!.. Ләкин нәрсә әйтә алсын ул, патшаның учына нәрсә йомганын каян белсен ул? Хәлфә абзые да юк бит янында! Менә кайчан килеп җитте «изге ишанның» соңгы сәгате! Килә икән шул, күпме генә хитрит итсәң дә, барыбер килә икән!.. Беткән баш беткән дигәндәй, малай-ишан, ахырда бик ачынып, үз-үзенә әйтә:

– Әй Чикерткә, Чикерткә! Бер сикердең – котылдың! Ике сикердең – котылдың! Өч сикердең – анысыннан да котылдың! Инде менә дүртенчесендә котыла алмадың – тотылдың!

Моны ишетүгә, патша хәзрәтләре шатлыгыннан хәтта кычкырып җибәрә:

– Ах, тәкъсир, белдең бит, белдең!.. Менә Ходаның хикмәте! – Һәм йомарлаган кулын ачып күрсәтә – учында яшел бер… чикерткә!

«Йә Хода, мең шөкер сиңа! – дип куя ишан да эченнән генә. – Дөньяда чикерткәләрең бер мин генә түгел шул синең!..»

– Синдә икән күрәзәлек, синдә икән зирәклек! – ди патша. – Дөрестән дә бит, мин, бу бөҗәкне тотар өчен, дүрт тапкыр чүгәләп, дүрт тапкыр учым белән җиргә сугарга мәҗбүр булдым. Инде минем бер шигем дә калмады, тәкъсир, син чын мәгънәсендә изге зат, олы акыл иясе икәнсең!.. Вәгъдә – иман, бүгеннән мин сине үземнең баш вәзирем итәм һәм өстәвенә сиңа бердәнбер кызымны да бирәм. Ризамы?

– Рәхмәт, патша абзый! – ди Чикерткә бичара аптыравын-нан. Мин инде сезнең теләккә каршы килә алмыйм. Тик шартым бар.

– Әйтегез, тәкъсир!

– Миңа һәрвакыт итагать белән хезмәт иткән мөритемне миннән аермасагыз иде.

– Теге сезгә ияреп йөргән чандыр, кара хәлфәне әйтәсезме? Бик мут кешегә охшаган ул, әмма акыллы адәм булса кирәк. Ярый, мин риза, үз яныгызда бер хадимегез итеп тотарсыз, ә киләчәктә, бәлки, аңа берәр төрле дәүләт эше дә бирербез, әгәр бик мутлашып китмәсә…

– Рәхмәт, падишам, рәхмәт! Тыныч булыгыз, мин аны үз кулымда нык тотармын.

Шул ук көнне патшаның боерыгы белән, фаэтон җибәреп, хәлфәне сарайга алып та китәләр. Озын кара казаки киеп, кырпу бүреген кырын салган хәлфә, кияү егетедәй, тәңкә тулы сандыгын култык астына кыстырып кына килеп төшә.

Икенче көнне инде патшаның бердәнбер кызын ишан хәзрәтләренә никахлап бирү турында бөтен илгә рәсми хәбәр дә таратыла. Патша сараенда туйга әзерлек башлана. Шәһәрдәге бөтен йортларга бәйрәм флаглары эленә. Күрше дәүләтләрдән ханнар, шаһлар, шаһзадәләр кунак итеп чакырыла. Илдәге бөтен мәшһүр җырчылар һәм уенчылар сарайга җыела.

Никах укыласы көнне халык урамнарга, мәйданнарга агылып чыга. Бөтен җирдә – бәйрәм, шатлык, җыр-музыка… Алар өчен мәйданнарда зур-зур казаннар асыла. Әллә ничә йөз баш куй, тана, тәвәләр суела… Ә сарайдагы туй мәҗлесен инде әйткән дә юк – анда нинди генә кош итләреннән кәбаблар кыздырылмый да, нинди генә зат ашлар, җимешләр, шәраблар табынга куелмый!