Выбрать главу

Никахтан соң безнең Чикерткә, чалма-чапаннарын салып ташлап, шаһзадәләрчә тоташ ефәктән җиңелчә генә киенеп, дөньяда тиңе булмаган сылулардан сылу, гүзәлләрдән гүзәл кыз янына кияү булып керә… Шул керүдән инде ул могтәбәр кунаклар янына бүтән чыкмый да, аның изге ишан да, шайтан да, беркем дә буласы килми, бары тик бәхеткә чумган яшь кияү генә булып каласы килә. Ә шаккатыргыч туй җиде көн, җиде төн дәвам итә. Хәлфә исә, «ишан хәзрәтләре»нең бердәнбер якын кешесе буларак, мәҗлеснең иң түрендә утыра һәм үзенең зирәклеге, тапкыр сүзләре белән бик күпләрне авызына каратып та өлгерә. Чит ил кунаклары, исләре китеп: «Һай, бу нугай, кандай адәм бу?..» – диләр. Ә хәлфә, бөеренә таяна биреп: «Безме, без шундый адәм инде. Бөтен җирдә баш вәзир! Эшли дә, ярый да беләбез!» – дип кенә җибәрә.

Туйлар узгач, Чикерткә баш вәзир сыйфатында әкренләп дәүләт эшләрен үтәргә дә керешә. Хәлфә һәрвакыт аның янында була. Әйтергә кирәк, дәүләт эшләрен дә алар акыл белән бик оста йөртәләр. Патшага бик ошыйлар, патша алардан бик канәгать була.

Шул рәвешчә, тату-тыныч кына шактый еллар бергә гомер кичерәләр. Ләкин патшаның ир баласы булмый, шул сәбәпле үзеннән соң илдә патшалык итүне рәсми фәрман белән киявенә тапшыра.

Менә көннәрдән бер көнне карт патша, ниһаять, үлеп китә. Гәүдәсен ак мәрмәрдән махсус эшләнгән төрбәгә бик олылап җирлиләр. Илдә бер атналык матәм көннәре игълан ителә. Шуннан соң әлеге фәрман нигезендә патшалык итү Чикерткәгә күчә. Тора-бара халык та аны ярата, чөнки кече яшьтән үк нужаны бик нык татыган безнең ятим Чикерткә үзен акыллы, гадел һәм миһербанлы патша итеп таныта. Үз урынына исә ул хәлфә абзыен баш вәзир итеп куя. Хәлфә дә инде олаеп бара, шуның өстенә өйләнмичә дә кала (сарайдагы җарияләр белән генә юана), әмма Чикерткәгә шулкадәр ияләшә – аңардан башка инде ул яши дә алмый…

Чикерткәнең биш баласы була – өчесе малай, икесе кыз. Хатыны бер дә картаймый. Бик тату, матур, бәхетле яши алар… Озак яшиләр… Инде Чикерткә вафат булганнан соң… Хәер, Чикерткәдән соң ниләр булганын без белмибез. Әкият шуның белән тәмам. Нокта куйдык! Бигайбә! Әкият ары, мин бире, аркасына чи тире!

Кода сөйләп беткәч, мин аңардан сорадым:

– Кемнән ишеткән идегез бу әкиятне?

– Беркемнән дә түгел, үзем… – диде кода, тыйнак кына елмаеп.

– Ничек «үзем»?

– Ну… үзем чыгарган әкият.

– Шулаймыни? – дидем мин, гаҗәпләнүемне бер дә яшермичә.

– Мин дә бит кайчандыр ятим шәкерт идем, – диде кода, акланырга теләгәндәй. – Хәллерәк шәкертләрдән әзрәк өлеш тимәсме дип, кичләрен мәдрәсә идәнендә тезелешеп яткан чакларда, мин аларга озын-озын әкиятләр сөйли торган идем… Тамак кайгысы хыялны эшләткән, күрәсең…

– Алай икән… Интересно…

Мин, коданың чал башына карап, бераз уйланып тордым, аннары өйрәнелгән гадәт буенча әкият турында нидер әйтергә кирәк таптым. Билгеле, хәзерге заман күзлегеннән карап…

– Макташудан булмасын, кода, әкиятегез кызыклы, хәтта бик кызыклы. Тик менә ахыры әллә ничегрәк. Дөрес түгел кебек, минемчә.

– Нәрсәсе дөрес түгел?

– Сез үзегезнең Чикерткәгезне иң ахырда гына яхшы, гадел патша иткәнсез бит!..

– Нигә, ярамыймыни?

– Ярап бетмәс шул. Беләсезме, бик шәп фәкыйрь дә, баегач, бигрәк тә патша булып алгач, еш кына иң алама кешегә әйләнә дә куя… Ә сездә әйләнмәгән. Ни өчен?

– Юк, – диде кода, башын селкеп. – Элек бөтен әкиятләр дә шулай бетә торган иде, ник дисәң, халыкның һәрвакытта да яхшы патша күрәсе килгән.

Һәм ул моның бик күп мисалларын китерде. Кыскасы, ышандырды кода! Әкиятнең бер гаебе дә юк икән монда. Хикмәт исә халыкның өмет-хыялында икән. Бәс, шулай булгач, коданың әкиятен дә нәкъ үзе сөйләгәнчә калдырырга туры килә, иптәшләр! Әлеге ни… рациональ орлыгы өчен генә булса да…

1976

МАНДАРИН САТУЧЫ

Менә икенче тәүлек инде мин «С» шәһәренең аэропортында каңгырап утырам. Мәскәү тарафыннан самолётлар очмый гына бит! Алма-Атага оча, Алтайга оча, тагын әллә кайларга оча, ә Мәскәүгә юк, Мәскәү кабул итми – анда тоташ болыт, куе томан, диләр. Көзге һава җылы өеңдә телевизор карап яткан чагында гына әйбәт икән, әмма берәр ят шәһәрнең тап-такыр, шәрә аэропортына килеп эләксәң, аңардан да әшәкерәк урын юктыр, валлаһи!

Шушы бер тәүлек эчендә ялан хәтле аэровокзал бинасы халык белән шыгрым тулды, тыгылды, утырып торыр урын да калмады. Бу – Урал үзәге, бирегә кайсы яклардан гына очып килмиләр, һәм шуларның бик күбесе – Мәскәүгә узып баручылар. Нефтьче дә, кибетче дә, урман кисүче дә, алтын эзләүче дә, балалы хатын да, пенсионер карчык та – барысы да пайтәхеткә ашыга! Чынлап та, Мәскәү җирнең кендегенә әйләнгән икән. Хәтта менә мин дә, Казан кешесе, үземнең шәһәргә төшеп тә тормыйча, туп-туры башкалага очарга тиешмен. Институттан шундый боерык алдым – тиз генә Мәскәүгә барып җитәргә кушканнар. Тиз генә!.. Тиз генә туалетка барып килергә була, шуннан башкасы хәзергә әле Алла кулында.